Яхъяга бирелгән Ачылыш 19:1—21

  • Йәһне мактагыз (1—10)

    • Бәрәннең туе (7—9)

  • Ак атка атланган җайдак (11—16)

  • Аллаһының бөек мәҗлесе (17, 18)

  • Ерткыч җиңелгән (19—21)

19  Шуннан соң мин күктә зур төркем тавышына охшаш көчле тавыш ишеттем. Алар болай диделәр: «Йәһне* мактагыз!+ Коткару, дан һәм кодрәт Аллаһыбызныкы,  чөнки аның хөкемнәре хак һәм гадел.+ Җирне үз фәхешлеге* белән бозып бетергән бөек фахишәне Аллаһы хөкем итте, һәм үз хезмәтчеләренең каны өчен аңардан үч алды».+  Шулчак алар тагын бер тапкыр: «Йәһне* мактагыз!+ Бабыл җимерекләренең төтене мәңге күтәрелә»+,— дип әйтте.  Шунда 24 өлкән+ һәм дүрт тере зат,+ йөзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылды һәм: «Амин! Йәһне* мактагыз!»+ — диде.  Тәхеттән дә тавыш килде һәм: «Аның бар хезмәтчеләре,+ аңардан куркучылар, гадиләр һәм бөекләр,+ Аллаһыбызны мактагыз»,— диде.  Шунда мин зур төркем, шаулап аккан сулар һәм көчле күк күкрәү тавышына охшаш тавыш ишеттем. Алар болай диде: «Йәһне* мактагыз,+ чөнки Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә* Аллаһыбыз+ патша булып идарә итә башлады!+  Шатланыйк, куаныйк һәм аны данлыйк, чөнки Бәрәннең туй көне килеп җитте, һәм аның кәләше үзен әзерләде.  Кәләшкә ялтырап торган, чиста, нәфис җитен кием кияргә рөхсәт ителде. Нәфис җитен — изге кешеләрнең тәкъва эшләре».+  Фәрештә миңа болай диде: «Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле дип яз».+ Шуннан соң: «Бу сүзләр — Аллаһының хак сүзләре»,— дип өстәде. 10  Шунда мин, аңа сәҗдә кылырга дип, аның алдына тезләндем. Ләкин ул миңа: «Алай эшләмә!+ Аллаһыга сәҗдә кыл!+ Мин бит синең һәм Гайсә турында шаһитлек бирү эшен+ башкаручы кардәшләреңнең хезмәттәше генә. Чөнки Гайсә хакында шаһитлек бирү — пәйгамбәрлекләрнең максаты»+,— диде. 11  Мин ачылган күкне күрдем. Менә! Ак ат.+ Аның җайдагы Тугры+ һәм Хак+ дип атала. Ул гадел хөкем итә һәм гадел сугыш алып бара.+ 12  Аның күзләре янып торган ялкын шикелле,+ ә башында күп диадемалар.* Аңа үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган. 13  Ул кан таплары булган* кием кигән һәм Аллаһы Сүзе+ дигән исем белән атала. 14  Аңа ак атларга атланган һәм ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияреп бара. 15  Аның авызыннан, халыкларны һәлак итәр өчен, озын үткен кылыч+ чыгып тора, һәм ул аларны тимер таяк+ белән көтәчәк. Ул шулай ук Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу изгечендә йөзем изә.+ 16  Аның киемендә — ботында — патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы+ дигән исем язылган. 17  Мин шулай ук кояш нурларында торучы бер фәрештәне күрдем. Ул күктә очучы бар кошларга көчле тавыш белән болай дип кычкырды: «Монда килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз.+ 18  Патшаларның, гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең,+ атларның һәм аларның җайдакларының+ итен ашагыз. Барысының: иреклеләрнең һәм колларның, гадиләрнең һәм бөекләрнең итен ашагыз». 19  Шунда мин ерткычны, җир патшаларын һәм аларның гаскәрләрен күрдем. Алар атта утыручыга һәм аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнар иде.+ 20  Ерткычны һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәрне+ тотып алдылар. Ялган пәйгамбәр шул галәмәтләр ярдәмендә ерткыч тамгасын+ кабул иткәннәрне, аның сурәтенә+ табынучыларны юлдан яздырган иде. Аларның икесен дә тере килеш янып торган күкертле күлгә ыргыттылар.+ 21  Ә калганнары атта утыручының авызыннан чыккан озын кылыч белән үтерелде.+ Аларның итен ашап барлык кошлар туенды.+

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «патшалык билгесе булган таҗлар».
Я, бәлки, «кан сибелгән».