Яхъяга бирелгән Ачылыш 2:1—29
2 Эфе́с+ җыелышының фәрештәсенә+ болай дип яз: „Уң кулында җиде йолдыз тотучы һәм җиде алтын шәмдәл арасында йөрүче+ болай ди:
2 „Синең эшләреңне, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм яман кешеләргә түзеп тормаганыңны беләм. Шулай ук үзләрен рәсүл дип атаучыларны+ (ә алар рәсүлләр түгел) сынаганыңны да беләм. Син аларның ялганчылар булуын күрдең.
3 Син чыдам һәм, минем исемем хакына+ күп нәрсәләр кичереп тә, хәлсезләнмәдең.+
4 Шулай да сиңа бер шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне югалттың.
5 Шуңа күрә кайдан егылганыңны исеңә төшер, тәүбә ит+ һәм элекке эшләреңне башкар. Тәүбә итмәсәң,+ яныңа килеп, шәмдәлеңне+ урыныннан алып куярмын.
6 Ләкин яхшы ягың да бар: мин нәфрәт иткән Никәлә́с тарафдарларының*+ эшләрен син дә нәфрәт итәсең.
7 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен:+ „Җиңүчегә+ мин Аллаһы оҗмахындагы тормыш агачыннан+ ашарга рөхсәт итәчәкмен“.
8 Сми́рна җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Үлеп терелгән+ „Беренче һәм Соңгы“+ болай ди:
9 „Синең газап чигеп ярлы яшәвеңне дә (ә син бай),+ шулай ук үзләрен яһүд дип атаучыларның көфер сүзләрен дә беләм. Әмма алар яһүдләр түгел, ә Шайтан синагогасы.+
10 Үзеңне алда көткән газаплардан курыкма.+ Менә! Иблис кайберләрегезне төрмәгә утыртачак, һәм сез тулысынча сыналырсыз, ун көн хәсрәт кичерерсез. Үлемеңә кадәр тугры кал, һәм сиңа тормыш таҗы бирермен.+
11 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен:+ „Җиңүчегә+ икенче үлем+ һичнинди зыян китермәячәк“.
12 Пирга́м җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Ике ягы да үткен, озын кылычлы Зат+ болай ди:
13 „Синең Шайтан тәхете торган урында яшәвеңне беләм, шулай да син минем исемемә тугры каласың.+ Минем тугры шаһитем+ Антипаны сезнең шәһәрегездә, Шайтан яшәгән җирдә үтерделәр.+ Хәтта шул көннәрдә дә син миңа карата булган иманыңнан ваз кичмәдең.+
14 Әмма сиңа каршы берничә шелтәм бар: синдә кайберәүләр Билья́м тәгълиматын+ тота. Ә ул Балакны+ Исраи́л улларын гөнаһка тартырга өйрәткән. Ул моны алар потларга корбан ителгәнне ашасыннар өчен һәм фәхешлек* кылсыннар өчен эшләгән.+
15 Синдә Никәләс тарафдарларының+ тәгълиматын тотучылар да бар.
16 Шуңа күрә тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килеп, аларга каршы авызымнан чыгып торган озын кылыч+ белән сугышырмын.
17 Рухның җыелышларга:+ „Мин җиңүчегә+ яшерелгән ма́нна+ һәм ак таш бирермен. Ул ташка яңа исем язылган булыр, һәм шул исемне аны алучы гына белер“,— дип әйткәнен колагы булган ишетсен.
18 Фиати́ра+ җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Күзләре — янып торган ялкын,+ ә аяклары саф бакыр шикелле+ булган Аллаһы Улы болай ди:
19 „Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм соңгы эшләреңнең элеккеләреннән бөегрәк булуын беләм.
20 Шулай да сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изәбе́л исемле хатынга+ түзеп торасың. Ул минем колларымны фәхешлек*+ кылырга һәм потларга корбан ителгәнне ашарга өйрәтеп, юлдан яздыра.
21 Мин аңа тәүбә итәргә вакыт биргән идем, әмма ул үзенең фәхешлегеннән* тәүбә итәргә теләми.
22 Менә! Мин аны авыру түшәгенә салырмын, ә аның белән зина кылучыларны, аңа ияреп кылган эшләреннән тәүбә итмәсәләр, зур афәткә дучар итәрмен.
23 Аның балаларын үлемгә китерүче авыру белән һәлак итәрмен, шунда бар җыелышлар минем иң эчке уйларны* һәм йөрәкләрне тикшерүче икәнемне белерләр. Мин һәркемгә эшенә карап бирәчәкмен.+
24 Ләкин Фиати́радагы калган кешеләрегезгә, шул тәгълиматка иярмәүче һәм Шайтанның „тирәнлекләре“+ дип аталганга якын да килмәүче кешеләргә болай дим: мин сезнең өскә бернинди йөк салмыйм.
25 Тик мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны нык тотыгыз.+
26 Җиңүчегә һәм минем юлларым буенча ахырга тикле йөрүчегә халыклар өстеннән хакимлек бирермен+
27 (ә миңа шундый ук хакимлекне Атам тапшырды). Шунда ул аларны тимер таяк+ белән көтәр, һәм алар балчык чүлмәк ватылгандай ватылыр.
28 Мин аңа таң йолдызы+ бирермен.
29 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“.