Яхъяга бирелгән Ачылыш 22:1—21

  • Тормыш суы елгасы (1—5)

  • Йомгаклау сүзләре (6—21)

    • Тормыш суын бушлай алыгыз (17)

    • «Кил, Хуҗабыз Гайсә» (20)

22  Шунда ул миңа Аллаһының һәм Бәрәннең+ тәхетеннән агып чыккан, бәллүрдәй чиста тормыш суы елгасын+ күрсәтте.  Ул елга зур урамның уртасыннан ага. Елга ярларының икесендә дә елына 12 тапкыр, һәр айны, җимеш бирүче тормыш агачлары бар. Агачларның яфраклары халыкларны савыктыру өчен иде.+  Шәһәрдә ләгънәт ителгән бер нәрсә дә инде булмаячак. Анда Аллаһының һәм Бәрәннең+ тәхете торачак, һәм Аллаһының хезмәтчеләре аңа изге хезмәт башкарачак.  Алар аның йөзен күрәчәк,+ һәм аның исеме аларның маңгайларына язып куелган булачак.+  Төн инде булмаячак.+ Йәһвә* Аллаһы аларга яктылык биреп торганга, аларга яктырткыч та, кояш яктылыгы да инде кирәк булмаячак.+ Алар мәңге патшалар булып идарә итәчәк.+  Фәрештә миңа болай дип әйтте: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак.+ Әйе, пәйгамбәрләргә сүзләр иңдерүче+ Аллаһы — Йәһвә* — үз хезмәтчеләренә тиздән булачак нәрсәләрне күрсәтер өчен, үз фәрештәсен җибәрде.  Менә! Мин тиздән киләчәкмен.+ Бу язма төргәкнең пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче һәркем бәхетле».+  Мин, Яхъя, боларны ишеттем һәм күрдем. Ишеткәч һәм күргәч, мин сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәткән фәрештәнең аякларына егылдым,  ләкин ул миңа: «Алай эшләмә! Мин синең, пәйгамбәр кардәшләреңнең һәм бу төргәккә язылган сүзләрне үтәүчеләрнең хезмәттәше генә бит. Аллаһыга сәҗдә кыл»+,— диде. 10  Шуннан соң ул болай дип әйтте: «Бу төргәкнең пәйгамбәрлек сүзләрен яшермә, чөнки билгеләнгән вакыт якын. 11  Гаделсезлек кылучы гаделсезлек кылуын, бозыклык эшләүче бозыклык кылуын дәвам итсен, ә гадел эш итүче гаделлек кылуын, изгелек кылучы изгелек кылуын дәвам итсен. 12  „Менә! Мин тиздән киләм һәм һәркемгә әҗер бирәчәкмен. Һәркемгә эшләренә карап кайтарырмын.+ 13  Мин — А́льфа һәм Оме́га,*+ беренче һәм соңгы, баш һәм ахыр. 14  Тормыш агачларының+ җимешләрен ашарга һәм капка+ аша шәһәргә керергә хаклары булсын өчен үзләренең озын киемнәрен юып куйганнар бәхетле.+ 15  Ә этләр,* спиритизм* белән шөгыльләнүчеләр, фәхеш* кешеләр, үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм ялганлап йөрүче+ һәркем шәһәрнең тышында“. 16  „Мин, Гайсә, болар турында сезгә шаһитлек бирергә дип җыелышлар хакына үз фәрештәмне җибәрдем. Мин — Давыт тамыры һәм токымы,+ якты таң йолдызы“».+ 17  Рух та, шулай ук кәләш+ тә: «Кил!» — диләр. Моны ишетүчеләр дә: «Кил!» — дисеннәр.+ Сусаучылар килсеннәр, теләүчеләр тормыш суын бушлай алсыннар.+ 18  «Бу пәйгамбәрлек төргәгенең сүзләрен ишетүче һәркемне кисәтәм: әгәр дә берәрсе боларга берәр нәрсә өстәсә,+ Аллаһы аңа бу төргәктә язылган бәла-казаларны өстәячәк;+ 19  әгәр берәрсе бу пәйгамбәрлек төргәгенең сүзләреннән берәр нәрсәне алып куйса, Аллаһы бу төргәктә әйтелгәннәрдән аны мәхрүм итәчәк: аңа тормыш агачларыннан+ ашарга һәм изге шәһәргә+ керергә рөхсәт итмәячәк. 20  Моның барысын раслаучы: „Әйе, мин тиздән киләм“+,— дип әйтә». «Амин! Кил, Хуҗабыз Гайсә». 21  Изгеләргә Хуҗабыз Гайсәнең юмарт игелеге күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Яки «А һәм Я». Альфа һәм Омега гр. әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре.
Ягъни Аллаһы карашыннан җирәнгеч булганны кылучы кешеләр.
Сүзлектән «Фәхешлек» к.