Яхъяга бирелгән Ачылыш 3:1—22

  • Сәрдискә (1—6), Филаделфиягә (7—13), Лаудикиягә хәбәр (14—22)

3  Сәрди́с җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Аллаһының җиде рухы+ һәм җиде йолдызына+ ия булган Зат болай ди: „Синең эшләреңне мин беләм: тере булып күренсәң дә, син үле.+  Уяу бул+ һәм калганнарны — үләр хәлгә җиткәннәрне ныгыт, чөнки мин эшләреңнең Аллаһым каршында тәмамланган булуын күрмим.  Шуңа күрә алганнарыңны һәм ишеткәннәреңне исеңдә тот, аларны сакла һәм тәүбә ит.+ Уянмасаң, карак кебек+ килермен, һәм кайсы сәгатьтә килүемне белмәссең.+  Шулай да сездә, Сәрдистә, киемнәрен нәҗесләмәгән+ берничә кеше бар, һәм алар минем белән бергә ак киемдә+ йөрерләр, чөнки алар моңа лаеклы.  Җиңүчегә+ ак кием+ кидерелер, һәм мин аның исемен тормыш китабыннан+ сызып ташламам. Мин аның исемен Атам белән аның фәрештәләре каршында танырмын.+  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“.  Филаде́лфия җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Давыт ачкычына+ ия булган изге,+ хак+ Зат (ул ачканны һичкем яба алмас, ул япканны һичкем ача алмас) болай дип әйтә:  „Синең эшләреңне беләм (менә мин синең каршыңда һичкем яба алмаслык ишек ачтым).+ Синең көчең әллә ни күп булмаса да, минем сүземне саклап, исемемнән ваз кичмәгәнеңне беләм.  Менә! Шайтан синагогасындагы үзләрен яһүд дип атаучылар (ләкин алар яһүдләр түгел,+ ә ялганчылар), килеп, аякларыңа егылыр.* Мин аларны моңа этәрермен. Шунда алар сине яратканымны белерләр. 10  Син чыдамлыгым+ хакында әйтелгәнне сакладың,* шуңа күрә бөтен җиһанга җирдә яшәүчеләрне сынар өчен киләчәк сынау вакытында мин дә сине саклап калырмын.+ 11  Тиздән киләм.+ Таҗыңны+ һичкем тартып алмасын өчен, үзеңдә булганны нык тот. 12  Мин җиңүчене Аллаһым гыйбадәтханәсенең баганасы итәрмен, һәм ул аннан инде алып куелмас. Аның өстенә мин Аллаһымның исемен+ һәм күктән, Аллаһымнан иңүче шәһәрнең — яңа Иерусалимның+ исемен һәм үземнең яңа исемемне+ язармын. 13  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“. 14  Лауди́кия+ җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Тугры һәм хак+ шаһит,+ Аллаһының иң беренче итеп яраткан заты,+ Амин+ болай ди: 15  „Мин синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгел. И, салкын я кайнар булсаң иде. 16  Әмма син салкын+ да, кайнар+ да түгел, син җылымса гына, шуңа күрә мин сине авызымнан төкереп чыгарырга җыенам. 17  Син: „Мин бай+ һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗ түгел“,— дисәң дә, үзеңнең бәхетсез, мескен, ярлы, сукыр һәм ялангач булуыңны белмисең. 18  Шуңа күрә бай булыр өчен, миннән үзеңә утта сафландырылган алтын, ялангач булуыңны күрмәсеннәр өчен һәм сиңа оятка калмас өчен,+ кияргә ак кием, шулай ук күзләрең күрсен өчен,+ сөртергә күз мае+ сатып алырга киңәш итәм. 19  Мин яратканнарымның һәрберсен төзәтәм һәм тәрбиялим.+ Шуңа күрә ашкынучан бул һәм тәүбә ит.+ 20  Менә! Мин ишек төбендә шакып торам. Берәрсе тавышымны ишетеп ишеген ачса, мин аның йортына кереп аның белән кичке ашны ашармын, ә ул минем белән ашар. 21  Мин җиңеп чыгып Атам белән бергә аның тәхетенә утырган кебек,+ җиңүчегә+ дә үзем белән бергә тәхетемә+ утырырга рөхсәт итәрмен. 22  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“».

Искәрмәләр

Яки «сәҗдә кылыр».
Я, бәлки, «чыдамлыгым үрнәгенә иярдең».