Яхъяга бирелгән Ачылыш 5:1—14
5 Шунда мин тәхеттә Утыручының+ уң кулында ике ягына да язылган һәм җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәк күрдем.
2 Һәм бер куәтле фәрештә көчле тавыш белән: «Мөһерләрен кубарып, төргәкне ачарга кем лаеклы?» — дип игълан итә иде.
3 Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да төргәкне ачып укырлык һичкем табылмады.
4 Төргәкне ачып укырга лаеклы беркем табылмаганлыктан, мин бик нык еладым.
5 Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: «Елама. Менә! Яһүд кабиләсеннән Арыслан+ — Давыт+ тамыры+ җиңеп чыкты,+ шуңа күрә ул төргәкнең җиде мөһерен кубарып, аны ачарга лаеклы».
6 Мин шуны күрдем: тәхет янында* дүрт тере зат белән өлкәннәр+ арасында бәрән+ тора. Ул чалынган шикелле иде.+ Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе бар иде. Бу күзләр — Аллаһының бөтен җиргә җибәрелгән җиде рухы.+
7 Бәрән барды да тәхеттә Утыручының+ уң кулыннан төргәкне алды.
8 Ул төргәкне алу белән, дүрт тере зат һәм 24 өлкән+ Бәрән алдына тезләнделәр. Аларның һәрберсендә арфа һәм фимиам белән тулы алтын касәләр бар иде. (Фимиам — изгеләрнең догалары.)+
9 Алар мондый яңа җыр+ җырлый иделәр: «Син төргәкне алып, аның мөһерләрен кубарырга лаеклы, чөнки сине чалдылар, һәм син үз каның белән Аллаһы өчен һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән+ кешеләр сатып алдың,+
10 аларны Аллаһыбыз өчен патшалар+ һәм руханилар+ иттең. Алар җир өстеннән патшалык итәчәк».+
11 Шунда мин тәхет, тере затлар һәм өлкәннәр тирәсендә күп кенә фәрештәләр күрдем һәм аларның тавышын ишеттем. Аларның саны мириадлаган мириадлар* һәм меңләгән меңнәр+ иде.
12 Алар көчле тавыш белән: «Чалынган Бәрән+ кодрәт, байлык, зирәклек, көч, хөрмәт, дан һәм фатиха алырга лаеклы»+,— дип әйтә иделәр.
13 Һәм мин күктәге, җирдәге, җир астындагы+ һәм диңгездәге яратылган бар затның, әйе, барысының: «Тәхеттә Утыручыга+ һәм Бәрәнгә+ мәңге мактау, хөрмәт,+ дан һәм кодрәт булсын»+,— дип әйткәнен ишеттем.
14 Шунда дүрт тере зат: «Амин!» — диде, ә өлкәннәр тезләнеп сәҗдә кылды.