Яхъяга бирелгән Ачылыш 6:1—17

  • Бәрән алты мөһерне кубара (1—17)

    • Ак атка атланган җиңүче (1, 2)

    • Кызыл аттагы җайдак (3, 4)

    • Кара аттагы җайдак (5, 6)

    • Аксыл-саргылт атка атланган җайдакның исеме Үлем (7, 8)

    • Мәзбәх янында үтерелгәннәрнең җаннары (9—11)

    • Бөек җир тетрәү (12—17)

6  Мин Бәрәннең+ җиде мөһернең+ берсен кубарганын күрдем һәм шуны ишеттем: дүрт тере затның+ берсе күк күкрәвенә охшаган тавыш белән: «Бар!» — диде.  Шунда мин ак ат+ күрдем. Аның җайдагының җәясе бар иде, һәм җайдакка таҗ+ бирелде. Шул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты.+  Бәрән икенче мөһерне кубаргач, мин икенче тере затның:+ «Бар!» — дигәнен ишеттем.  Шунда кызыл ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсен өчен, җирдән тынычлыкны алырга рөхсәт ителде. Җайдакка зур кылыч+ бирелде.  Бәрән өченче мөһерне+ кубаргач, мин өченче тере затның:+ «Бар!» — дигәнен ишеттем. Шунда мин кара ат күрдем, ә аның җайдагының кулында үлчәү иде.  Һәм мин тере затлар арасыннан ниндидер тавыш ишеттем. «Бер динарга*+ бер үлчәм* бодай һәм бер динарга өч үлчәм арпа. Ә зәйтүн маен һәм шәрабны саклап тот!»+ — диде бу тавыш.  Бәрән дүртенче мөһерне кубаргач, дүртенче тере затның:+ «Бар!» — дип әйткән тавышын ишеттем.  Шунда аксыл-саргылт төстәге атны күрдем. Аның җайдагының исеме Үлем, ә аңа ияреп Кабер* бара иде. Аларга кешеләрне озын кылыч, ачлык,+ үлемгә китерүче авырулар һәм кыргый хайваннар+ белән үтерер өчен җирнең дүрттән бер өлеше өстеннән хакимлек бирелгән иде.  Бәрән бишенче мөһерне кубаргач, мин корбан китерү урыны+ янында Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлек биргәннәре+ өчен үтерелгәннәрнең җаннарын*+ күрдем. 10  Алар көчле тавыш белән: «Изге һәм хак+ Аллаһы Тәгалә, кайчан инде син җирдә яшәүчеләрне хөкем итәрсең һәм безнең каныбыз өчен үч алырсың?»+ — диделәр. 11  Аларның һәрберсенә озын ак кием бирелгән.+ Аларга үзләре кебек үтереләчәк+ хезмәттәшләренең һәм кардәшләренең саны тулганга тикле тагын бераз көтәргә әйтелгән иде. 12  Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне кубарганын күрдем, шунда бөек җир тетрәү булды, кояш матәм киеме* кебек каралды, ай кан кебек кызарды,+ 13  ә күктәге йолдызлар, инҗир агачының өлгермәгән җимешләре көчле җил селкүеннән коелгандай, җиргә коелдылар. 14  Күк, кулъязма төргәге кебек бөтерелеп,+ юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгалды.+ 15  Җирнең патшалары, түрәләр, хәрби башлыклар, байлар, көчлеләр, бар коллар һәм иреклеләр таулардагы мәгарәләрдә һәм таш кыялар арасында яшеренеп,+ 16  таулар белән кыяларга болай диделәр: «Безнең өскә авып, безне каплагыз,+ безне тәхеттә Утыручының+ йөзеннән һәм Бәрәннең+ ачуыннан яшерегез, 17  чөнки аларның бөек ачу көне килде,+ һәм кем моны кичереп исән кала алыр?»+

Искәрмәләр

Динар — Римдагы көмеш тәңкә, бер көнлек хезмәт хакы. Ә14 кушымт. к.
Гр. га́дес. Сүзлекне к.
Күрәсең, мәзбәх янында түгелгән канны аңлата. Сүзлекне к.
Күрәсең, кәҗә йоныннан ясалган кием. Мт 11:21 дәге искәрмәне к.