Яхъяга бирелгән Ачылыш 7:1—17

  • 4 фәрештә җилләрне тотып тора (1—3)

  • 144 000 мөһерләнгән (4—8)

  • Ак кием кигән бихисап күп кеше (9—17)

7  Шуннан соң мин җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем: алар, бернинди дә җил җиргә, диңгезгә һәм бернинди дә агачка исмәсен өчен, җирнең дүрт җилен нык тотып тора иде.  Шунда мин тагын бер фәрештәне күрдем: ул кулына тере Аллаһының мөһерен тотып, кояш күтәрелгән яктан* күтәрелә иде. Шул фәрештә җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә рөхсәте булган дүрт фәрештәгә көчле тавыш белән болай диде:  «Без Аллаһыбыз хезмәтчеләренең маңгайларына+ мөһер сугып+ чыкканчыга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез».  Шунда мин мөһерләнгәннәрнең санын ишеттем: алар 144 000+ иде. Мөһер сугылганнар Исраи́л улларының+ һәрбер кабиләсеннән иде.  Яһүд кабиләсеннән унике мең мөһерләнгән иде,Руби́н кабиләсеннән — унике мең,Гәд кабиләсеннән — унике мең,  Әши́р кабиләсеннән — унике мең,Нәфтәли́ кабиләсеннән — унике мең,Манашше́+ кабиләсеннән — унике мең,  Шимо́н кабиләсеннән — унике мең,Ле́ви кабиләсеннән — унике мең,Иссаха́р кабиләсеннән — унике мең,  Зәбулу́н кабиләсеннән — унике мең,Йосыф кабиләсеннән — унике мең,Биньями́н кабиләсеннән унике мең мөһерләнгән иде.  Шуннан соң мин һичкем санап чыга алмаслык бихисап күп кеше күрдем. Һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән+ чыккан бу кешеләр озын ак кием+ киеп һәм кулларына пальма ботаклары+ тотып, тәхет белән Бәрән алдында басып тора иделәр. 10  Алар көчле тавыш белән: «Коткару тәхеттә утыручы+ Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән+ килә!» — дип әйтә иделәр. 11  Ә бар фәрештәләр тәхет, өлкәннәр+ һәм дүрт тере зат тирәли басып тора иде. Алар тәхет алдында йөзтүбән капланып Аллаһыга сәҗдә кылды 12  һәм: «Амин! Аллаһыбызга мактау, дан, зирәклек, рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм көч мәңге булсын.+ Амин»,— диделәр. 13  Шунда өлкәннәрнең берсе миннән: «Озын ак киемгә+ киенгән бу кешеләр кемнәр алар һәм каян килгәннәр?» — дип сорады. 14  «Хуҗам, син үзең беләсең»,— дидем мин аңа шунда ук. Ул миңа болай диде: «Алар бөек афәтне+ кичереп киләләр һәм озын киемнәрен Бәрәннең каны+ белән юып агартканнар. 15  Шуңа күрә алар Аллаһы тәхете алдында торалар һәм көне-төне аңа аның гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкаралар. Тәхеттә Утыручы+ аларның өстеннән үз чатырын җәяр.+ 16  Алар башка ачыкмас, сусамас, һәм аларны кояш та, эсселек тә көйдермәс,+ 17  чөнки тәхет янындагы* Бәрән+ аларга көтүче булыр+ һәм аларны тормыш суы чишмәләренә+ алып барыр. Аллаһы аларның һәр күз яшен сөртер».+

Искәрмәләр

Яки «көнчыгыштан».
Яки «уртасындагы».