Вәгазьче 1:1—18

  • Бөтен нәрсә мәгънәсез (1—11)

    • Җир мәңге тора (4)

    • Табигатьтәге әйләнешләр тукталмый (5—7)

    • Кояш астында яңа нәрсә юк (9)

  • Кеше зирәклеге чикле (12—18)

    • Җил куу (14)

1  Вәгазьченең*+ — Иерусалимда патша булып идарә итүче Давыт улының сүзләре.+  «Нинди мәгънәсезлек!* — дип әйтә вәгазьче.—Нинди мәгънәсезлек! Бөтен нәрсә мәгънәсез!»+  Кояш астында кылган бар эшләреннәнКешегә ни файда бар?+  Бер буын китә дә, икенчесе килә,Ә җир мәңге тора.+  Кояш калка* да батаҺәм калкыр урынына кайтырга ашыга.*+  Җил көньякка таба исә һәм әйләнеп төньякка юнәлә,Ул әйләнеп-әйләнеп йөри, бертуктаусыз исә.  Бөтен елгалар* диңгезгә ага, ләкин диңгез тулып ташымый.+ Елгалар кайдан агып чыкса, шунда кабат кайтып яңадан ага башлый.+  Бөтен нәрсә арыта,Алар сөйләп бетергесез. Күзләр карап,Колак ишетеп туя алмый.  Инде булган нәрсә кабат булачак,Инде башкарылган эш янә башкарылачак,Кояш астында яңа нәрсә юк.+ 10  «Менә кара, бу — яңа»,— дип әйтерлек берәр нәрсә бармы? Ул инде күптәннән бирле бар,Безнең заманга кадәр дә булган. 11  Борынгы заман кешеләрен һичкем хәтерләми,Соңрак яшәячәк кешеләрне дә һичкем искә төшермәс,Аларны исә тагы да соңрак яшәячәк кешеләр хәтерләмәс.+ 12  Мин, вәгазьче, Иерусалимда Исраи́л патшасы булып идарә итәм.+ 13  Мин бөтен күңелемне биреп һәм зирәклегемне кулланып,+ күк астында башкарыла торган бар нәрсәне — Ходай адәм улларына шөгыльләнер өчен биргән аяныч эш-хезмәтне тикшереп өйрәндем.+ 14  Кояш астында башкарыла торган бөтен эшләрне күрдем. Бөтен нәрсә мәгънәсез һәм җил куу гына.+ 15  Кәкрене турайтып булмый,Ә юк нәрсәне санап булмый. 16  Бервакыт мин үз күңелемнән: «Менә, мин бик зирәк, хәтта Иерусалимда миңа кадәр яшәгән һәркемнән дә зирәгрәк булып киттем,+ күңелем зирәклек һәм белем белән тулды»+,— дип уйлап куйдым. 17  Мин бөтен күңелем белән зирәклек, дуамаллык* һәм акылсызлыкның асылына төшенергә тырыштым,+ бу да җил куу гына икән. 18  Чөнки зур зирәклек күп кайгы китерә,Белемен арттыручы хәсрәтен дә арттыра.+

Искәрмәләр

Евр. кохе́лет. Мәгъ. «[җыелыш я халык] җыючы».
Яки «ыгы-зыгы».
Яки «яктырта».
Яки «ашыгып кайта».
Яки «кышкы ташкыннар; вакытлы ташкыннар».
Яки «чиксез ахмаклык».