Вәгазьче 12:1—14

  • Картлык җиткәнче Барлыкка Китерүчене истә тот (1—8)

  • Вәгазьченең йомгак сүзләре (9—14)

    • Зирәк сүзләр көтүче таягы кебек (11)

    • Аллаһыны тирән хөрмәт ит (13)

12  Бөек Барлыкка Китерүчеңне яшьлегеңдә истә тот.+ Авыр* көннәрең җиткәнче,+ «Тормышымнан канәгатьлек юк»,— дип әйтәчәк елларың килгәнче,  кояш, ай һәм йолдызларның яктысы беткәнче,+ яңгырдан соң* болытлар кире килгәнче, аны хәтерлә.  Чөнки ул вакытта йорт сакчылары калтырар; куәтлеләр бөгелер; он тартучылар, аз булганга күрә, эшләүдән туктар; тәрәзәләрдән караучылар караңгылык күрер;+  урамга чыккан ишекләр ябылыр; тегермән тавышы тынар; син кош сайравыннан уяна башларсың һәм барлык җыр кызлары көчсезләнер.+  Ул чакта биеклек куркытыр, юлда йөрү дәһшәтле булыр, бадәм агачы чәчәк атар,+ чикерткә сөйрәлеп барыр, каперс җиләкләре шартлар, чөнки кеше озакка үз йортына әвереләчәк урынга китәр+ һәм урамнарда матәм булыр.+  Көмеш бау өзелгәнче, алтын касә ватылганчы, чишмә янындагы чүлмәк ярылганчы һәм кое чыгыры җимерелгәнче, Ходайны истә тот.  Ул вакыт килгәч, туфрак үзе алынган җиргә,+ ә рух* үз чыганагына — Аллаһыга кайтачак.+  «Нинди мәгънәсезлек!* — дип әйтә вәгазьче+.— Бөтен нәрсә мәгънәсез!»+  Вәгазьче, зирәк булып китүдән тыш, халыкны үзе белгән нәрсәләргә өйрәтеп тә торды,+ шулай ук гыйбрәтле сүзләр җыентыгы төзер өчен, уйланды һәм төпле тикшерүләр үткәрде.+ 10  Вәгазьче матур-матур сүзләр сайлады+ һәм хакыйкать сүзләрен төгәл итеп язып барды. 11  Зирәкләрнең сүзләре көтүче таягы кебек+ һәм җыелган мәкальләре ныклап кагылган кадаклар сыман, аларның һәммәсе дә бер көтүчедән килә. 12  Ә моннан тыш сиңа, улым, башка нәрсәләр турында мондый кисәтү бирәм: күп китаплар язуның иге-чиге юк, аларны чиктән тыш күп уку-өйрәнү ардыра.+ 13  Әйтелгәннәрнең асылы шундый: Аллаһыны тирән хөрмәт ит,+ аның әмерләрен үтә,+ бу — кешенең төп бурычы бит.+ 14  Чөнки Аллаһы һәр эшне, шул исәптән һәр яшерен нәрсәне хөкем итәр, яхшымы, яманмы икәнен тикшерер.+

Искәрмәләр

Яки «бәла-казалы».
Я, бәлки, «яңгырлар белән».
Яки «яшәү көче».
Яки «ыгы-зыгы».