Вәгазьче 3:1—22

  • Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар (1—8)

  • Тормыштан канәгатьлек табу — Аллаһы бүләге (9—15)

    • Кеше күңеленә мәңгелек салынган (11)

  • Аллаһы барысын гадел хөкем итә (16, 17)

  • Кешеләр дә, хайваннар да ахыр чиктә үлә (18—22)

    • Барысы туфракка кайтыр (20)

3  Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар, Күкләр астында һәр эшнең үз вакыты бар.  Туу* вакыты бар һәм үлү вакыты бар,Утырту вакыты бар һәм утыртканны йолкып алу вакыты бар,  Үтерү вакыты бар һәм дәвалау вакыты бар,Җимерү вакыты бар һәм төзү вакыты бар,  Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар,Кайгырып кычкыру вакыты бар һәм бию вакыты бар,  Ташлар тарату вакыты бар һәм аларны җыю вакыты бар,Кочаклау вакыты бар һәм кочаклаудан тыелу вакыты бар,  Эзләү вакыты бар һәм югалту белән килешү вакыты бар,Саклау вакыты бар һәм ташлау вакыты бар,  Ерту+ вакыты бар һәм тегү вакыты бар,Дәшми тору+ вакыты бар һәм сөйләү+ вакыты бар,  Сөю вакыты бар һәм нәфрәт итү вакыты бар,+Сугыш вакыты бар һәм тынычлык вакыты бар.  Эшләгән кешегә үзенең бөтен тырышлыкларыннан ни файда бар?+ 10  Мин Ходай тарафыннан адәм улларына шөгыльләнер өчен бирелгән эшләрне күрдем. 11  Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм* итеп булдырган.+ Хәтта кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган. Шулай да алар Аллаһының эшләрен башыннан алып ахырына кадәр һичкайчан аңлап бетерә алмаячак. 12  Мин мондый нәтиҗәгә килдем: кешеләр өчен күңел ачып һәм игелек кылып гомер итүдән яхшырак нәрсә юк,+ 13  алар ашап-эчәргә һәм тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табарга тиеш. Бу — Аллаһы бүләге.+ 14  Мин шуны да аңладым: Аллаһы башкарган бар нәрсә мәңге булачак. Аларга бернәрсә өстәп тә, аларны берничек киметеп тә булмый. Аллаһы моны кешеләр үзен тирән хөрмәт итсеннәр өчен шулай эшләгән.+ 15  Хәзерге нәрсәләр элек тә булган, булачак нәрсәләр дә булган иде инде,+ ләкин Аллаһы эзәрлекләнгәнне* эзли. 16  Мин кояш астында тагын шуны да күрдем: гаделлек булырга тиеш урында — явызлык, тәкъвалык булырга тиеш урында яманлык иде.+ 17  Шунда мин үз күңелемнән: «Аллаһы тәкъваны да, явызны да хөкем итәчәк,+ чөнки һәр эшнең, һәр гамәлнең үз вакыты бар»,— дип уйлап куйдым. 18  Мин үз күңелемнән адәм уллары турында шуны да уйлап куйдым: Аллаһы аларны тикшерер һәм үзләренә хайваннарга охшаш булуларын күрсәтер. 19  Кешеләрнең дә, хайваннарның да ахыры бар бит, аларның барысын да бер үк нәрсә көтә.+ Кешеләр дә, хайваннар да үлә, һәммәсе дә бер үк рухка ия.+ Димәк, кеше хайваннардан өстен түгел. Барысы да буш нәрсә шул. 20  Һәммәсе дә бер үк урынга бара.+ Барысы да туфрактан булдырылган,+ барысы да туфракка кайтыр.+ 21  Адәм улларының рухы өскә күтәреләме, хайваннарның рухы аска — җиргә иңәме, кем белсен?+ 22  Мин шуны күрдем: кеше өчен үз эшләреннән канәгатьлек табудан яхшырак нәрсә юк, бу аның әҗере* бит,+ чөнки ул киткәч, нәрсә буласын күрергә аңа кем мөмкинлек бирә ала?+

Искәрмәләр

Яки «Тудыру».
Яки «яхшы оештырылган; тиешле; ярашлы».
Я, бәлки, «үткәннәрне».
Яки «өлеше».