Вәгазьче 4:1—16

  • Җәбер-золым үлемнән дә начаррак (1—3)

  • Хезмәткә акыллы караш (4—6)

  • Дусның кыйммәтлеге (7—12)

    • Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак (9)

  • Идарәченең тормышы буш булырга мөмкин (13—16)

4  Мин кояш астындагы бөтен җәбер-золымга кабат игътибар иттем һәм җәберләнгәннәрнең күз яшьләрен күрдем, аларны юатучы кеше юк иде.+ Җәберләүчеләре хакимлеккә ия иде, һәм аларны юатучы булмады.  Шунда мин үле кешегә терегә караганда яхшырак дип уйлап куйдым.+  Ләкин әле тумаган+ һәм кояш астындагы кайгы-хәсрәтне күрмәгән+ кешегә аларның икесенә караганда да яхшырак.  Мин шуны күрдем: бер-берсен уздырырга теләк кешеләрне күп тырышлыклар куярга* һәм хезмәтләрендә оста булырга этәрә.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.  Акылсыз кеше кул кушырып утыра, ә аның тәне хәлсезләнә.+  Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак.+  Мин кояш астында булган тагын бер буш нәрсәгә игътибар иттем:  бер ялгызы гына яшәүче бер кеше бар. Аның дуслары да, уллары да, бертуганнары да юк, ләкин ул армый-талмый эшли дә эшли. Аның күзләре байлыкка туя алмый.+ Ә ул үзеннән: «Җанымны рәхәтлектән мәхрүм итеп, кем өчен шулай тырышып эшлим соң?» — дип сорыймы икән?+ Бу да буш һәм аяныч нәрсә.+  Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак,+ чөнки алар үз эшләре өчен әҗерен* ала. 10  Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр. Әмма торгызырлык кешесе булмый торып егылса, ни эшләр? 11  Ике кеше бергә ятса, аларга җылы булыр. Ә ялгыз кеше ничек җылына алсын? 12  Берәү ялгыз кешене җиңә алса да, икәү аңа каршы тора алыр. Өч катлы бауны тиз* генә өзеп булмый. 13  Карт, әмма акылсыз һәм кисәтүгә инде колак салмаучы патшага+ караганда ярлы, әмма зирәк егет яхшырак.+ 14  Чөнки ул* тегенең патшалыгында ярлы булып туган булса да,+ төрмәдән патша булыр өчен чыкты.+ 15  Мин кояш астында йөрүче бөтен тере кешеләрне күзәттем һәм патша урынына килгән яшь варис белән нәрсә булганына игътибар иттем. 16  Аның ярдәмчеләре күп булса да, соңрак килгән кешеләр аңардан канәгать булмас.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.

Искәрмәләр

Яки «тырышып эшләргә».
Яки «зуррак файда».
Яки «җиңел».
Күрәсең, зирәк егет турында сүз бара.