Вәгазьче 5:1—20
5 Аллаһының йортына барган чакта үз адымнарыңны күзәт,+ анда, акылсызлар кебек, корбан китерер өчен түгел,+ ә тыңлар өчен бару яхшырак.+ Алар бит яманлык кылганнарын аңламый.
2 Уйламыйча сөйләмә, йөрәгең Аллаһы алдында дуамал сүзләр әйтә күрмәсен.+ Аллаһы күктә бит, ә син җирдә. Шуңа күрә авызыңны үлчәп ач.+
3 Чөнки бик күп мәшәкатьләрдән* кеше төш күрә,*+ ә акылсыз бик күп сүзләр сөйләп сафсата сата.+
4 Аллаһыга вәгъдә биргәндә, аны кичектермичә үтә,+ чөнки ул акылсызларны хупламый.+ Биргән вәгъдәңне үтә.+
5 Вәгъдә бирмәү вәгъдә биреп тә, аны үтәмәүдән яхшырак.+
6 Авызыңнан чыккан сүзең сине гөнаһка батырмасын+ һәм фәрештә* алдында: «Бу ялгыш булды»,— дип әйтмә.+ Ник әйткән сүзләрең белән Аллаһыга, ачуын чыгарып, кылган эшләреңне җимерергә бирергә?+
7 Чөнки күп мәшәкатьләрдән кеше төш күргән кебек,+ күп сүзләр бушлыкка илтә. Ә син Аллаһыны тирән хөрмәт ит.+
8 Төбәгеңдә ярлыны җәберләгәннәрен, гаделлек белән тәкъвалыкны бозганнарын күрсәң, гаҗәпләнмә.+ Чөнки түрәне аңардан өстен булган башка берәү күзәтеп тора, һәм алардан өстенрәк булганнар да бар.
9 Җирдән килгән табыш бу кешеләрнең барысы арасында бүленә. Хәтта патша да җир уңышыннан туклана.+
10 Көмеш сөйгән кеше — көмешкә, байлык сөйгән кеше табышка туймас.+ Бу да буш нәрсә шул.+
11 Мал-мөлкәт арту белән аннан файдаланучылар да арта.+ Хуҗасына, үз милкенә карап торудан башка, аннан ни файда бар?+
12 Хезмәт итүче күп ашаса да, аз ашаса да, йокысы татлы була. Ә байга зур милке йокларга бирми.
13 Кояш астында мондый бер фаҗига* күрдем: берәүнең җыйган милке аның үзенә зыян китерә.
14 Берәр хәтәр эш аркасында ул шул милкен югалта һәм баласы тугач, аңа мирас итеп калдырырлык бернәрсәсе калмый.+
15 Кеше ана карыныннан ничек дөньяга килгән булса, нәкъ шулай ук шәрә килеш китәчәк тә.+ Ул тырышып эшләп тапкан бернәрсәне дә үзе белән алып китә алмый.+
16 Бу да зур фаҗига:* ул ничек дөньяга килсә, шул килеш китәчәк. Бушка гына тырышып эшләүнең ни файдасы бар?+
17 Өстәвенә, ул ашаган ризыгыннан рәхәтлек тапмый, бөтен гомерен хәсрәт чигеп, авырып һәм ачуланып үткәрә.+
18 Мин шуны күрдем: кеше Аллаһы биргән кыска гомер эчендә ашап-эчсә һәм кояш астында кылган бөтен тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерсә,+ бу бик яхшы һәм күркәм нәрсә. Чөнки бу аның әҗере.*+
19 Шулай ук Аллаһы кешегә байлык, мал-мөлкәт бирсә+ һәм аны аларның рәхәтен күрергә сәләтле итсә, кеше үз әҗерен* алып, тырыш хезмәтенә шатлана белсен. Бу — Ходайның бүләге.+
20 Ул үз гомеренең тиз узып барган көннәрен сизмәс* тә, чөнки Аллаһы аның йөрәген шатлык белән тутыра.+
Искәрмәләр
^ Яки «бик күп борчылулардан».
^ Яки «хыяллана».
^ Яки «хәбәрче».
^ Яки «бәла».
^ Яки «бәла».
^ Яки «өлеше».
^ Яки «өлешен».
^ Яки «исенә төшермәс».