Вәгазьче 6:1—12

  • Мал-мөлкәттән рәхәтлек күрмәү (1—6)

  • Булганына куан (7—12)

6  Кояш астында киң таралган тагын бер фаҗига* күрдем мин:  Аллаһы кешегә байлык, мал-мөлкәт һәм дан бирә, шулай итеп ул җаны теләгән бар нәрсәгә ия була. Әмма Аллаһы аңа моның барысыннан файдаланырга бирми, башка берәү боларның барысын куллана. Бу да буш нәрсә һәм зур кайгы.  Йөз баласы туып һәм күп еллар яшәп, олы яшькә җиткән, әмма кабергә төшкәнче* мал-мөлкәтеннән рәхәтлек күрмәгән кеше* турында ни әйтим? Аңа караганда үле туган балага яхшырак.+  Чөнки ул бушка гына дөньяга килеп, караңгылыкка китеп бара, аның исемен дә караңгылык каплый.  Кояш күрмәгән һәм бернәрсә дә белмәгән булса да, аңа теге кешегә караганда яхшырак.*+  Теге кеше рәхәтлек сизмичә ике мең ел яшәсә дә, моннан ни файда? Барысы да бер үк урынга китмиме соң?+  Кешенең бөтен тырыш хезмәте — аның карыны өчен,+ шулай да аның җаны һичкайчан туймас.  Зирәк кешенең акылсыздан ни өстенлеге бар?+ Ярлы кеше исән калыр өчен ни эшләргә икәнен белсә, моннан ни файда?  Күз күргән нәрсәләргә куану хыялларга бирелүдән* яхшырак. Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына. 10  Булган һәрнәрсәгә инде исем бирелгән, һәм кешенең дә асылы билгеле; ул үзеннән көчлерәк берәү белән бәхәсләшә* алмый. 11  Сүз* күбәйгән саен буш нәрсә дә күбәя, алардан кешегә ни файда? 12  Кешегә күләгә кебек үтеп баручы буш һәм кыска гомере эчендә нәрсә белән шөгыльләнү яхшырак икәнен кем белә?+ Кеше киткәч, кояш астында нәрсә булачагын аңа кем әйтер?

Искәрмәләр

Яки «бәла».
Яки «әмма кабер дә үзенеке булып китмәгән һәм».
Яки «җан».
Сүзгә-сүз «күпкә тынычрак».
Яки «җанның арлы-бирле йөрүеннән».
Яки «алдында үз эшен яклый».
Я, бәлки, «Әйберләр».