Вәгазьче 8:1—17

  • Камил булмаган кешенең җитәкчелеге (1—17)

    • Патшаның әмерләрен үтәп яшә (2—4)

    • Кешенең хакимлеге зыян китерә (9)

    • Җәза тиз арада бирелмәсә (11)

    • Аша, эч һәм куан (15)

8  Зирәк кешегә тиң кеше бармы? Кем туган авырлыкны хәл итә* ала? Кешенең зирәклеге йөзен якты, кырыс кыяфәтен ягымлы итә.  Мин болай дип әйтәм: «Аллаһыга биргән антың хакына+ патшаның боерыкларын үтә.+  Аның яныннан китәргә ашыкма.+ Яман юлга басма.+ Патша нәрсә теләсә, шуны эшли ала бит,  чөнки аның сүзе зур көчкә ия.+ Кем аңа: „Син ни эшлисең?“ — дип әйтә ала?»  Әмерне үтәүче зыян күрмәс,+ зирәк йөрәк дөрес вакытны һәм тәртипне* белер.+  Һәр мәсьәләнең чишү вакыты һәм тәртибе бар,+ кешеләрнең авырлыклары бик күп бит.  Нәрсә буласын һичкем белмәгәнгә, моның ничек буласын кем әйтә ала?  Һичкемнең дә рух* өстеннән хакимлеге булмаган кебек һәм һичкем рухны тыя алмаган кебек, һичкемнең дә үлем көне өстеннән хакимлеге юк.+ Сугыш вакытында һичкем азат ителмәгән кебек, явызлыкка баткан кешеләр дә явызлыктан азат ителмәячәк.*  Мин боларның һәммәсен кояш астында башкарылган һәрбер эшне күңелем аша үткәргәч күрдем һәм кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китергәнен аңладым.+ 10  Мин изге урынга кереп-чыгып йөргән явызларны җирләгәннәрен күрдем, ләкин аларны үзләре явызлык кылган шәһәрдә тиздән онытып бетерделәр.+ Бу да буш нәрсә. 11  Явыз эш өчен җәза тиз арада бирелми,+ шуңа күрә кеше йөрәге явызлык кылырга тәвәккәл булып китә.+ 12  Гөнаһ кылучы йөз тапкыр яманлык эшләп тә озак яшәргә мөмкин, шулай да мин шуны беләм: Аллаһыны тирән хөрмәт иткән кешеләр игелек күрәчәк, чөнки алар аны ихтирам итә бит.+ 13  Ә явыз кеше игелек күрмәс,+ күләгә кебек үтеп баручы гомерен дә озайта алмас,+ чөнки аңарда Аллаһыга карата тирән хөрмәт юк. 14  Җир йөзендә шулай ук мондый буш* нәрсә бар: кайчак тәкъва кешегә явызларга тиешле мөгамәлә күрсәтелә,+ ә явыз кешегә тәкъваларга тиешле мөгамәлә күрсәтелә.+ Бу да буш нәрсә, дидем. 15  Мин шатлыкны мактадым,+ чөнки кеше өчен кояш астында ашап-эчүдән һәм куанып яшәүдән яхшырак нәрсә юк. Аллаһы аңа кояш астында биргән гомере буе ул тырышып эшләргә дә, куанырга да тиеш.+ 16  Мин бөтен күңелемне биреп зирәклек тупладым һәм, көне-төне йокламыйча, җир йөзендә башкарылган* бөтен эшләрне күрергә тырыштым.+ 17  Аннары, Аллаһының бөтен эшләренә игътибар иткәч, мин шуны аңладым: кешеләр кояш астында булган нәрсәләргә төшенә алмый.+ Ничек кенә тырышса да, кешеләр моны аңлап җиткерә алмас. Җитәрлек зирәклегебез бар, дисәләр дә, чынында алар моңа төшенә алмый.+

Искәрмәләр

Яки «берәр мәсьәләгә аңлатма бирә».
Яки «хөкемне».
Яки «сулыш; җил».
Я, бәлки, «явызларны явызлыгы коткара алмый».
Яки «күңелсез».
Я, бәлки, «кешеләр көне-төне йокламыйча җир йөзендә башкарган».