Гыйбрәтле сүзләр 1:1—33

  • Гыйбрәтле сүзләрнең файдасы (1—7)

  • Яманнар белән аралашу куркыныч (8—19)

  • Чын зирәклекнең авазы урамда яңгырый (20—33)

1  Исраи́л патшасы+ Давытның улы+ Сөләйманның+ гыйбрәтле сүзләре.  Бу гыйбрәтле сүзләр зирәклеккә өйрәнер өчен,+ тәрбия алыр өченҺәм тирән мәгънәле сүзләрне аңлар өчен,  Төшенүчән, тәкъва,+ гадел*+ һәм намуслы булыргаЯрдәм итүче өйрәтү алыр өчен,+  Тәҗрибәсез кешене алдын-артын уйларга+ өйрәтер өчен,Яшьләргә белем һәм аң бирер+ өчен язылган.  Зирәк кеше тыңлар да күбрәк үгет-нәсыйхәт алыр,+Аңлаучан кеше акыллы* җитәкчелек табар,+  Шулчак гыйбрәтле һәм хикмәтле сүзләрне,Зирәкләрнең сүзләрен һәм аларның табышмакларын аңлар.+  Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — белем башлангычы.+ Акылсызлар гына зирәклек белән тәрбияне санга сукмый.+  Улым, атаңның үгет-нәсыйхәтен тыңла,+Анаңның күрсәтмәсен* калдырма.+  Алар — башың өчен матур итеп үрелгән такыя,+Муеныңа тагылган нәфис бизәк.+ 10  Улым, гөнаһ кылучылар сине аздырмакчы булса, бирешмә.+ 11  Алар болай дияр: «Әйдә безнең белән. Тозак корып, кан койыйк,Гаепсез кешеләрне сагалап торыйк. 12  Аларны, Кабер* йоткандай, тере килеш йотыйк;Гүргә баручыларны, гүр йоткандай, тулысынча йотып алыйк. 13  Аларның бөтен байлыгын алыйк. Йортларыбызны табыш белән тутырырбыз. 14  Безгә кушыл.* Талаганыбызны бертигез бүләрбез».* 15  Улым, аларга иярмә. Сукмакларына аяк басма.+ 16  Явызлык юлында аяклары җиргә тими,Алар кан коярга ашыга.+ 17  Кошның күз алдында тозак кору мәгънәсез. 18  Шуңа күрә алар кан түгәр өчен сагалап тора,Җаннарны һәлак итәр өчен посып ята. 19  Намуссыз табышка кызыккан кешеләрнең юлы әнә шундый,Андый табыш үз иясенең җанын һәлак итәр.+ 20  Чын зирәклекнең+ авазы урамда яңгырый,+Тавышы мәйданнарда ишетелә.+ 21  Ул тормыш кайнап торган урам чатларында кычкыра. Шәһәр капкалары янында болай ди:+ 22  «Әй тәҗрибәсезләр, кайчанга кадәр сез тәҗрибәсезлекне сөярсез? Әй мыскыллап көлүчеләр, күпме инде мыскыллап көлүдән рәхәтлек табарга була? Әй акылсызлар, кайчанга кадәр сез белемне нәфрәт итәрсез?+ 23  Мин төзәткәндә, юлларыгызны үзгәртегез.+ Шулчак сезгә рухымны коярмын;Сезгә сүзләремне җиткерермен.+ 24  Чөнки мин кычкырдым, ә сезнең тыңлыйсыгыз килмәде,Кулымны суздым, әмма һичкем игътибар итмәде,+ 25  Бер киңәшемне дә санга сукмадыгыз,Төзәтүләремне кире кактыгыз. 26  Сезгә бәла килгәндә, мин дә шатланырмын,Сез дәһшәт күргәндә, мыскыллап көләрмен.+ 27  Сезгә давыл кебек дәһшәт,Көчле җил кебек бәла килгәч,Кайгы һәм газап өстегезгә ябырылгач, мин көләрмен. 28  Шул чакта алар мине чакырырлар, әмма мин җавап бирмәм,Мине тырышып эзләрләр, әмма тапмаслар,+ 29  Чөнки алар белемне нәфрәт иттеләр,+Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәтәселәре килмәде.+ 30  Алар киңәшләремне кире кактылар,Төзәтүләремнең берсен дә санга сукмадылар. 31  Шуңа күрә сайлаган юлларының җимешләрен татырлар,+Корган ниятләренә* туенырлар. 32  Чөнки тәҗрибәсезләрне үз кирелеге һәлак итәр,Акылсызларны үз гамьсезлеге кырып бетерер. 33  Әмма мине тыңлаучы иминлектә яшәячәк+Һәм бәла-казадан курыкмаячак».+

Искәрмәләр

Яки «дөрес хөкем итүче».
Яки «төпле».
Яки «канунын».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Жирәбәңне безнең белән сал».
Яки «Янчыгыбыз уртак булыр».
Яки «мәкерләренә; планнарына».