Гыйбрәтле сүзләр 10:1—32

  • Зирәк угыл — атасының сөенече (1)

  • Тырыш куллар баетыр (4)

  • Күп сөйләүче гөнаһ кылыр (19)

  • Йәһвәнең фатихасы баета (22)

  • Йәһвәгә карата курку-хөрмәт гомерне озайта (27)

10  Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+ Зирәк угыл — атасының сөенече,+Ә акылсыз угыл — анасының бәласе.  Явызлык юлы белән табылган байлык файда китермәс,Тәкъвалык исә үлемнән коткара.+  Йәһвә тәкъва кешегә* ач йөрергә юл куймас,+Явызларның теләкләрен исә ул кире кагар.  Ялкау куллар ярлы итәр,+Тырыш куллар баетыр.+  Җәен ашлык уручы угыл зирәк була,Ә урак өстендә йоклап ятучы угыл үзен оятка калдыра.+  Тәкъва кеше фатихалар ура,+Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.  Тәкъва кешенең исеме* фатихаланыр,+Явыз кешенең исеме исә юкка чыгар.*+  Зирәк йөрәкле кеше нәсыйхәтне* кабул итәр,+Ахмак телле исә тапталып бетәр.+  Сафлык юлыннан йөрүче имин йөрер,+Ә юлларын кәкре иткән кеше фаш ителер.+ 10  Мәкерле ният белән күз кысучы кайгы китерә,+Ахмак сүз сөйләүче тапталып бетәр.+ 11  Тәкъваның теле — тормыш чишмәсе,+Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.+ 12  Нәфрәт низаглар тудыра,Мәхәббәт исә бөтен гөнаһларны каплый.+ 13  Үткен акыллы кешенең телендә зирәклек табылыр,+Ә акылга сай кешенең аркасына чыбык эләгер.+ 14  Зирәкләр белемне күңелләрендә саклый,+Акылсызларның теле исә бәла китерә.+ 15  Байның милке* — аның өчен ныгытылган шәһәр. Ә ярлының фәкыйрьлеге — аның өчен һәлакәт.+ 16  Тәкъваның эшләре тормышка илтә,Ә явызның табышы гөнаһка китерә.+ 17  Тәрбиягә колак салучы кеше башкаларга тормыш юлын күрсәтә,*Шелтәне санга сукмаучы исә юлдан яздыра. 18  Нәфрәтен яшергән кеше ялган сөйли,+Кара гайбәт* таратучы кеше акылсыз була. 19  Күп сөйләүче гөнаһ кылмый калмас,+Телен тыючы исә акыллы эш итә.+ 20  Тәкъваның теле иң сыйфатлы көмеш сыман,+Явызның йөрәге исә бернигә дә тормый. 21  Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра,*+Ахмаклар исә акыллары сайлыктан вафат була.+ 22  Йәһвәнең фатихасы кешене баета,+Ул фатихасына кайгы-хәсрәт* өстәми. 23  Азгын тәртип акылсызлар өчен уен ул,Үткен акыллы кешегә исә зирәклек хас.+ 24  Явыз нидән курыкса, шул аның башына төшәр,Ә тәкъва кешеләрнең теләге тормышка ашар.+ 25  Давыл үткәч, явыз юк булыр,+Ә тәкъва кешенең нигезе мәңге торыр.+ 26  Теш өчен серкә, күз өчен төтен ничек булса,Ялкау кеше дә хуҗасы өчен шундый була. 27  Йәһвәгә карата курку-хөрмәт гомерне озайта,+Явызларның яшәү еллары исә кыскартылыр.+ 28  Тәкъваларның өмете шатлык китерә,+ Ә явызларның өмете өзелер.+ 29  Йәһвәнең юлы — саф кеше өчен ныгытма,+Ә явызлык кылучылар өчен һәлакәт.+ 30  Тәкъва кешене егып булмас,+Явызлар исә җир йөзендә бүтән яшәмәс.+ 31  Тәкъваның авызыннан зирәклек чыга,*Ә азгын тел юк ителер. 32  Тәкъваның теле ягымлы сүзләр сөйләр,Явызларның авызыннан исә бозык сүзләр чыга.

Искәрмәләр

Яки «кешенең җанына».
Яки «истәлеге».
Сүзгә-сүз «череп бетәр».
Сүзгә-сүз «әмерләрне».
Яки «кыйммәтле әйбере».
Я, бәлки, «тормыш юлында».
Яки «Яман сүз».
Яки «җитәкләп йөртә».
Яки «авырту; авырлык».
Яки «авызы зирәклек җимеше бирә».