Гыйбрәтле сүзләр 11:1—31

  • Тыйнакларга зирәклек хас (2)

  • Мөртәт башкаларны һәлак итә (9)

  • «Киңәшчеләр күп булганда, уңыш килә» (14)

  • Юмарт кеше муллыкка ирешер (25)

  • Байлыгына таянучы егылыр (28)

11  Ялган үлчәү Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә,Ә төгәл гер аның күңеленә хуш килә.+  Масаю белән бергә хурлык та килер,+Ә тыйнакларга зирәклек хас.+  Намуслыларны үз сафлыклары алып бара,+Ә мәкерле кешеләрнең хәйләсе үзләрен һәлак итәр.+  Ярсу көнендә мал-мөлкәтнең* файдасы булмас,+Тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.+  Саф кешенең тәкъвалыгы аның юлын туры итә,Ә явыз кеше үз явызлыгы аркасында егылыр.+  Намуслыларны тәкъвалыклары коткарыр,+Ә мәкерле кешеләр үз теләкләре тозагына тотылыр.+  Явыз кеше үлгәндә, аның өмете юкка чыга,Үз көченә ышанычы да юк була.+  Тәкъва кеше бәладән коткарыла,Аның урынына явыз кеше эләгә.+  Мөртәт* үзенең якынын теле белән һәлак итә,Ә тәкъваларны белем коткара.+ 10  Тәкъваларның игелегеннән шәһәр шатлана,Явызлар һәлак булганда, халык бәйрәм итә.+ 11  Намуслыларның фатихасы шәһәрне бөек итә,+Ә явызларның теле аны җимерә.+ 12  Акылга сай кеше үз якынын түбәнсетә,*Ә үткен акыллы кеше дәшми тора.+ 13  Гайбәтче башкаларның серен ачып йөри,+Ә ышанычлы кеше серне саклый белә. 14  Акыллы җитәкчелек булмаганда, халык газап чигә,Ә киңәшчеләр күп булганда, уңыш* килә.+ 15  Үз өстенә чит кешенең бурычын түләү өчен җаваплылык алучы зыян күрер,+Ә кул бирешүдән* баш тарткан* кеше исән-имин яшәр. 16  Ягымлы* хатын дан казаныр,+Ә аяусыз кешеләр байлык туплар. 17  Игелекле* кеше үзенә файда таба,*+Ә яман кеше үзенә бәла* китерә.+ 18  Явызның табышы ышанычсыз,+Ә тәкъвалык орлыклары чәчүченең әҗере какшамас була.+ 19  Тәкъвалык ягында нык торучы кеше яшәр,+Явызлык артыннан куып яшәүче исә үлем татыр. 20  Мәкерле күңелле кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч,+Ә саф юлдан йөрүчеләр аның күңеленә хуш килә.+ 21  Шикләнмә, яман кеше җәзасыз калмас,+Ә тәкъваларның токымы котылыр. 22  Акыллылыкны кире кагучы гүзәл хатын-кызДуңгыз борынындагы алтын балдак сыман. 23  Тәкъваларның теләге яхшыга илтә,+Явызларның өмете ачу чыгара. 24  Берәү юмарт бирә, ләкин аның милке арта бара,+Икенче берәү саран була, әмма бөлгенлеккә төшә.+ 25  Юмарт кеше* муллыкка ирешер,+Башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр.+ 26  Ашлыгын сатмый торучыга халыкның ләгънәте төшәр,Ә иген сатучыны кешеләр фатихалар. 27  Игелек кылырга теләүче Аллаһы* хуплавын эзли,+Ә яманлык кылырга теләүченең башына яманлык төшәр.+ 28  Байлыгына таянучы егылыр,+Ә тәкъвалар яшел яфраклар кебек гөрләп үсәр.+ 29  Үз гаиләсенә бәла* китерүче кешенең мирасы җил булыр,+Акылсыз кеше зирәк күңелленең хезмәтчесе булыр. 30  Тәкъваның җимеше — тормыш агачы,+Башкаларны* яхшылыкка күндерүче зирәк була.+ 31  Тәкъва кеше җирдә тиешлесен ала икән,Явыз кеше һәм гөнаһ кылучы тиешлесен бигрәк тә алачак!+

Искәрмәләр

Яки «кыйммәтле әйберләрнең».
Яки «Имансыз».
Яки «санламый».
Яки «котылу».
Ягъни килешеп кул бирешүдән.
Яки «кул бирешүне нәфрәт иткән».
Яки «Сокландыргыч».
Яки «Тугры мәхәббәт күрсәткән».
Яки «үз җанына игелек эшли».
Яки «хурлык».
Яки «җан».
Яки «кешеләрнең».
Яки «хурлык».
Яки «Җаннарны». Сүзлекне к.