Гыйбрәтле сүзләр 12:1—28

  • Төзәтүне нәфрәт итүче акылсыз (1)

  • «Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли» (18)

  • Тынычлыкка омтылу шатлык китерә (20)

  • Ялган тел Йәһвә өчен җирәнгеч (22)

  • Борчулар күңелне төшерә (25)

12  Тәрбия яраткан кеше белемне ярата,+Ә төзәтүне нәфрәт итүче акылсыз.+  Игелекле кеше Йәһвәнең хуплавына ирешә,Ә мәкерле кешене ул хөкем итә.+  Һичкем явызлык кылып, имин яши алмас,+Ә тәкъваларның тамыры беркайчан да йолкып алынмас.  Яхшы хатын — үз иренең таҗы,+Ә оятсыз хатын иренең сөякләрендәге черек кебек.+  Тәкъваларның уйлары гадел,Явызларның җитәкчелеге ышанычсыз.  Явызларның сүзләре — үлем тозагы,+Намуслыларның теле коткару китерә.+  Явызлар, бәреп төшерелгәч, юк була,Ә тәкъваларның йорты имин торыр.+  Теле зирәк кеше макталыр,+Ә күңеле бозык кеше хур булыр.+  Гади, әмма хезмәтчесе булган кешеҮз-үзен данлаучы, әмма икмәккә мохтаҗ кешедән яхшырак.+ 10  Тәкъва кеше мал-туары* турында кайгыртып яши,+Әмма явыз кешенең мәрхәмәте дә рәхимсез. 11  Үз җирен эшкәртүче кеше икмәккә туяр,+Ә юк-бар артыннан куып яшәүче акылга сай. 12  Явыз кеше яманнарның ятьмәсенә эләккән табыштан көнләшә,Ә тәкъваларның тамыры җимеш бирә. 13  Явыз кеше үзенең гөнаһлы сүзләре тозагына эләгер,+Ә тәкъва кеше бәладән котылыр. 14  Кеше үз сүзләренең җимешеннән игелек татыр,+Кылган эшенең әҗерен күрер. 15  Акылсыз үз юлын туры дип уйлар,+Ә зирәк кеше киңәшне кабул итәр.+ 16  Акылсыз ачуын шунда ук* белдерә,+Ә алдын-артын уйлап яшәүче хурлауны игътибарсыз калдыра. 17  Дөрес шаһитлек бирүче хак сүзләр сөйли,Ә ялган шаһит алдый. 18  Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли,Ә зирәкнең теле дәвалый.+ 19  Хак сүзләр мәңге яшәр,+Ә ялган телнең гомере — бер мизгел генә.+ 20  Явыз ниятләр коручының күңелендә хәйлә,Ә тынычлыкка омтылучыларның йөрәгендә шатлык.+ 21  Тәкъва кеше һичбер зыян күрмәс,+Ә явызларның кайгы-хәсрәтләре җитәрлек булыр.+ 22  Ялган тел Йәһвә өчен җирәнгеч,+Ә тугрылар аның күңеленә хуш килә. 23  Алдын-артын уйлаучы кеше белгәннәрен яшерә,Ә акылсызның күңеле ахмаклыгын ачып сала.+ 24  Тырыш куллар идарә итәр,+Ялкау куллар кол булыр.+ 25  Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә,*+Ә яхшы сүз күңелен күтәрә.+ 26  Тәкъва кеше үз даирәсен эзли,Ә явызларның юлы аларны адаштыра. 27  Ялкау кеше хайван ауламас,+Ә уңган булу — кешенең байлыгы. 28  Тәкъвалык юлында тормыш,+Аның сукмагында үлем очрамас.

Искәрмәләр

Яки «йорт хайванының җаны».
Яки «шул ук көнне».
Яки «аны баса».