Гыйбрәтле сүзләр 13:1—25

  • Киңәш эзләүчеләргә зирәклек хас (10)

  • Чынга озак ашмаучы өмет йөрәкне әрнетә (12)

  • Тугры илче файда китерә (17)

  • Зирәкләр белән йөрүче зирәк (20)

  • Тәрбияләү — ярату күрсәтү ул (24)

13  Зирәк угыл әтисенең тәрбиясен кабул итә,+Ә мыскыллаучы кеше шелтәгә* колак та салмый.+  Кеше үз сүзләренең җимешеннән игелек татыр,+Ә хыянәтчеләрнең теләге* — җәбер-золым.  Телен тыючы үз җанын саклар.+ Ә озын телле һәлак булыр.+  Ялкау кеше күп нәрсә тели, тик аның* һичнәрсәсе юк.+ Ә тырыш кешенең җаны тук булыр.+  Тәкъва кеше ялганны нәфрәт итә,+Ә явызның эшләре үзен хур итә һәм оятка калдыра.  Тәкъвалык саф юлдан йөрүчеләрне яклый,+Ә явызлык гөнаһ кылучыны һәлак итә.  Берәү бай булып кылана, ә үзенең бер нәрсәсе дә юк,+Икенче берәү хәерче булып кылана, ә үзе зур байлыкка ия.  Кеше үз җанын байлыгы белән йолып алыр,+Ә ярлыларга хәтта янамыйлар да.+  Тәкъваларның уты балкып яна,+Ә явызларның яктырткычы сүнеп китәр.+ 10  Масаю тарткалашуга гына китерә,+Ә киңәш эзләүчеләргә* зирәклек хас.+ 11  Тиз* җыелган байлык кимер,+Ә әз-әзләп җыючының милке арта барыр. 12  Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә,+Ә тормышка ашкан теләк — тормыш агачы.+ 13  Нәсыйхәтне* санга сукмаучы җәзага тартылыр,+Ә әмерне хөрмәт итүче әҗерен күрер.+ 14  Зирәк кешенең өйрәтүе* — тормыш чишмәсе,+Үлем тозагыннан читкә юнәлтә. 15  Төшенүчән кеше башкаларның илтифатын казаныр,Ә хыянәтчеләрнең юлы сикәлтәле. 16  Алдын-артын уйлаучы кеше белемгә таянып эш итә,+Ә акылсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә.+ 17  Явыз хәбәрче бәлагә юлыга,+Ә тугры илче файда китерә.+ 18  Тәрбияне санга сукмаучы бөлгенлеккә һәм хурлыкка төшә,Ә төзәтүне* кабул итүче дан казаныр.+ 19  Теләк чынга ашканда җан рәхәтләнә,+Ә ахмаклар өчен яман юлдан читкә борылу — җирәнгеч нәрсә.+ 20  Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр,+Ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер.+ 21  Бәла-каза гөнаһ кылучылар артыннан куып бара,+Ә тәкъваларга бәрәкәт бирелер.+ 22  Яхшы кеше мирасны хәтта оныкларына да калдыра,Ә гөнаһ кылучының байлыгы тәкъваныкы булыр.+ 23  Ярлының сөрелгән җире күп уңыш китерә,Тик кайчак гаделсезлек аркасында ул юк ителә. 24  Чыбыгын* кызганган кеше үз улын яратмый,+Ә улын яратучы аны тырышып* тәрбияли.+ 25  Тәкъва кеше туйганчы* ашый,+Ә явызларның карыны ач.+

Искәрмәләр

Яки «төзәтүгә».
Яки «җаны».
Яки «җанының».
Яки «бергә киңәшләшүчеләргә».
Яки «Ыгы-зыгы белән».
Яки «Сүзне».
Яки «кануны».
Яки «шелтәне».
Яки «Тәрбиясен; Җәзасын».
Я, бәлки, «шунда ук».
Яки «кешенең җаны туйганчы».