Гыйбрәтле сүзләр 15:1—33

  • Йомшак җавап ярсуны баса (1)

  • Йәһвәнең күзе җитмәгән җир юк (3)

  • Намуслыларның догасы Аллаһының күңеленә хуш килә (8)

  • Киңәшсез, ниятләр таркала (22)

  • Уйлап җавап бир (28)

15  Йомшак* җавап ярсуны баса,+Ә каты* сүз ачуны кузгата.+  Зирәкләрнең теле белемне акыллы куллана,+Ә ахмакларның авызыннан акылсызлык чыга.  Йәһвәнең күзе җитмәгән җир юк,Ул яманнарны да, яхшыларны да күзәтә.+  Шифалы тел — тормыш агачы,+Бозык тел рухны сындыра.  Акылсыз үз атасының тәрбиясен санга сукмый,+Алдын-артын уйлаучы исә төзәтүне* кабул итә.+  Тәкъваның йортында байлык күп,Явызның табышы исә үзенә бәла китерә.+  Зирәкләрнең теле белем тарата,+Ә акылсызларның йөрәге андый түгел.+  Явызларның корбаны Йәһвә өчен җирәнгеч,+Ә намуслыларның догасы аның күңеленә хуш килә.+  Йәһвә явызның юлыннан җирәнә,+Ә тәкъвалыкка омтылган кешене ярата.+ 10  Юлдан язган кеше өчен тәрбия начар* нәрсә булып күренә,+Ләкин төзәтүне нәфрәт итүче һәркем һәлак булыр.+ 11  Кабер* белән череп таркалу урынын Йәһвә күрә икән,+Адәм улларының йөрәген ул бигрәк тә күрә.+ 12  Мыскыллаучы кеше үзен төзәтүчене* яратмый,+Ул зирәкләр белән киңәшләшмәс.+ 13  Шатлыклы күңел көләч йөзле итә,Ә йөрәк әрнүе рухны сындыра.+ 14  Төшенүчән йөрәк белем эзли,+Ә ахмакларның теле акылсызлык белән туена.*+ 15  Мескеннең һәрбер көне начар була,+Ә шат* күңелле көн дә бәйрәм итә.+ 16  Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп, аз мөлкәтле булу+ Борчылып яшәп, бай булудан хәерлерәк.+ 17  Мәхәббәт хөкем сөргән җирдә яшелчә ашау+ Нәфрәт тулы урында симез үгез ите ашаудан яхшырак.+ 18  Тиз кызучан кеше гауга куптара,+Ә ярсырга ашыкмаган кеше ызгыш-талашны баса.+ 19  Ялкауның юлы чәнечкеле читән кебек,+Ә намуслыларның сукмагы тигез зур юл сыман.+ 20  Зирәк угыл үз атасын сөендерә,+Ә ахмак кеше үз анасын санга сукмый.+ 21  Акылга сай кеше ахмаклыкка шатлана,+Үткен акыллы адәм исә туры юлдан йөри.+ 22  Киңәшсез,* ниятләр таркала,Ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша.+ 23  Кешенең дөрес җавабы үзенә шатлык китерә,+Һәм үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!+ 24  Акыллы кешенең тормыш сукмагы аны югарыга алып бара,+Кабергә* төшәргә бирми.+ 25  Йәһвә тәкәббернең йортын җимерер,+Ә тол хатын җиренең чиген ул яклар.+ 26  Йәһвә явызның ниятләренә җирәнеп карый,+Ә ягымлы сүзләрне саф дип саный.+ 27  Намуссыз табыш алучы үз гаиләсенә бәла* китерә,+Ә ришвәтне күралмаучы озак яшәр.+ 28  Тәкъваның йөрәге уйлап җавап бирә,+Ә явызларның авызыннан яманлык чыга. 29  Йәһвә явызлардан ерак тора,Ә тәкъваларның догасын ишетә.+ 30  Якты күзләр* күңелне шатландыра,Яхшы хәбәр сөякләрне ныгыта.+ 31  Гомер бирүче төзәтүгә колак салган кешеЗирәкләр белән яши.+ 32  Тәрбияне кире кагучы үз җанын сөйми,+Ә төзәтүгә колак салучы акыл җыя.+ 33  Йәһвәгә карата курку-хөрмәт зирәклек тәрбияли,+Һәм басынкылык дан китерә.+

Искәрмәләр

Яки «авыртулы».
Яки «Юаш».
Яки «шелтәне».
Яки «кырыс».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «шелтәләүчене».
Яки «акылсызлыкка омтыла».
Яки «яхшы».
Яки «Ышанычлы сөйләшү булмаса».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «хурлык».
Яки «Куанычлы күз карашы».