Гыйбрәтле сүзләр 16:1—33

  • Йәһвә эчке теләкләрне тикшерә (2)

  • Эшләреңне Йәһвәгә тапшыр (3)

  • Төгәл үлчәү Йәһвәдән (11)

  • Горурлык һәлакәткә китерә (18)

  • Чал чәч — матурлык таҗы ул (31)

16  Кеше үз күңелендә уй-ниятләр кора,Ә биргән җавабы* Йәһвәдән.+  Кеше үзенең бар юлларын саф дип уйлый,+Әмма Йәһвә эчке теләкләрне тикшерә.+  Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр,+Шунда максатларың чынга ашар.  Йәһвә бөтен нәрсәне үз ниятен тормышка ашырыр өчен,Хәтта явызны да һәлакәт көне өчен булдырган.+  Горур йөрәкле кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч.+ Шикләнмә, андыйлар җәзасыз калмас.  Тугры мәхәббәт һәм тугрылык гөнаһтан йолып ала,+Йәһвәгә карата курку-хөрмәт явызлыктан саклый.+  Йәһвәгә берәүнең юллары ошаса,Ул аны дошманнары белән дә татулаштыра.+  Тәкъва булып аз мөлкәтле булу+Гаделсез булып бай булудан яхшырак.+  Берәү үз күңеленнән барыр юлларын уйлый торгандыр,Әмма аның адымнарын Йәһвә юнәлтә.+ 10  Патшаның телендә Аллаһы карары булсын,+Ул гаделлекне бер дә бозмасын.+ 11  Төгәл бизмән һәм төгәл үлчәү Йәһвәдән,Янчыктагы үлчәү герләре дә аңардан.+ 12  Явыз эшләр — патшалар өчен җирәнгеч нәрсә,+Чөнки тәкъвалык тәхетне ныгыта.+ 13  Патшаларга тәкъваларның теле ошый,Алар дөресен сөйләүчене ярата.+ 14  Патшаның ярсуы — үлем хәбәрчесе,+Ләкин зирәк кеше аны тынычландыра.*+ 15  Патшаның якты йөзе гомер бирә,Аның илтифаты язгы яңгыр болыты сыман.+ 16  Зирәклеккә ирешү алтынга ия булудан күпкә яхшырак!+ Төшенүчәнлек көмештән дә кыйммәтрәк.+ 17  Намуслылар яман юлдан читтә тора. Үз юлын саклаган һәркем җанын коткарыр.+ 18  Горурлык — һәлакәткә,Тәкәбберлек рухы абынуга китерә.+ 19  Юашлар арасында басынкы рухлы булу+Тәкәбберләр белән табыш бүлешүдән яхшырак. 20  Төпле кеше уңышка ирешер,Йәһвәгә таянучы бәхетле булыр. 21  Зирәк йөрәкле кеше турында аңлы диярләр,+Йомшак телле кеше* ышандырырлык итеп сөйли.+ 22  Төшенә белү — иясе өчен тормыш чишмәсе,Ә ахмакларны үз акылсызлыклары җәзага тарта. 23  Зирәк йөрәкле кеше төшенүчән була+Һәм ышандырырлык итеп сөйли. 24  Ягымлы сүзләр кәрәзле бал сыман,Җанга* татлы, сөякләр өчен шифалы.+ 25  Кайбер юллар кешегә туры булып күренә,Әмма ахырда алар үлемгә китерә.+ 26  Ашыйсы килгәнгә,* эшче тырышып эшли,Чөнки ач карыны* аны эшләргә мәҗбүр итә.+ 27  Юньсез кеше начарлык эзләп таба,+Аның теле уттай яндыра.+ 28  Гаугачы* ызгышлар чыгара,+Яла ягучы якын дусларны аера.+ 29  Залим кеше якынын аздыра,Яман юлга бастыра. 30  Ул күз кысып, мәкер кора,Иреннәрен тешләп, явыз ниятләрен үти. 31  Тәкъвалык юлыннан йөрүченең+Чал чәче — матурлык* таҗы.+ 32  Ярсырга ашыкмаган кеше+ көчле кешедән,Ә үз-үзен тота белүче шәһәрне яулап алучыдан яхшырак.+ 33  Жирәбәне итәккә салалар,+Әмма шулай кабул ителгән һәрбер карар Йәһвәдән килә.+

Искәрмәләр

Яки «дөрес җавап». Сүзгә-сүз «тел җавабы».
Яки «аннан кача».
Яки «Ягымлы тел». Сүзгә-сүз «Иреннәрнең татлылыгы».
Яки «Тәме». Сүзлекне к.
Яки «авызы».
Яки «Җаны аркасында».
Яки «Мәкерле кеше».
Яки «дан».