Гыйбрәтле сүзләр 2:1—22

  • Зирәклекнең кыйммәте (1—22)

    • Аны яшерелгән хәзинәдәй эзлә (4)

    • Аң яклау бирә (11)

    • Азгынлык бәла китерә (16—19)

2  Улым, әгәр сүзләремне кабул итсәңҺәм әмерләремне хәзинәдәй сакласаң,+  Зирәклеккә колак салсаң,+Һәм күңелең үткен акылга тартылса,+  Әгәр төшенүчәнлекне чакырсаң+Һәм үткен акыл сорап аваз салсаң,+  Боларның барысын көмеш эзләгәндәй эзләсәң,+Яшерелгән хәзинәне эзләп казыгандай казысаң,+  Йәһвәгә карата курку-хөрмәтнең нәрсә икәнен аңларсың+Һәм Аллаһы турында белем табарсың.+  Чөнки зирәклекне Йәһвә үзе бирә,+Белем һәм аңлау бирүче сүзләр аның авызыннан чыга.  Ул зирәклекне намуслылар өчен саклый,Сафлык юлыннан йөрүчеләр өчен калкан ул.+  Ул гаделлек юлын яклый,Үз тугрыларының сукмакларын саклар.+  Шулчак син тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен аңларсың,Игелек юлының асылына төшенерсең.+ 10  Зирәклек йөрәгеңә кереп урнашкач,+Белем җан* рәхәте булып киткәч,+ 11  Аң сине саклап,+Үткен акыл сине яклап торыр. 12  Алар сине яман юлдан,Азгын сүзләр әйтүче кешедән коткарып торыр.+ 13  Намуслылык юлыннан тайпылып,Караңгылык сукмагыннан йөрүчеләрдән,+ 14  Яман эшкә сөенүчеләрдән,Явызлыкка һәм азгынлыкка куанучылардан, 15  Сукмаклары кәкре булганнардан,Бөтен юллары мәкерле булган кешеләрдән яклап торыр. 16  Сине азгын* хатыннан,Бозык* хатынның кызыктыргыч* сүзләреннән саклап калыр.+ 17  Ул хатын үзенең яшьлектәге тормыш* иптәшен калдырган+Һәм Аллаһысы белән килешүне оныткан. 18  Аның йорты үлемгә алып бара,Йөргән юллары гүргә иңдерә.+ 19  Аның янына кергән һичкем кире кайтмас,Тормыш юлына яңадан аяк басмас.+ 20  Шуңа күрә яхшы кешеләр юлыннан йөр,Тәкъвалар сукмагында кал.+ 21  Чөнки җирдә намуслылар гына яшәячәк,Җир йөзендә саф* кешеләр генә калачак.+ 22  Ә явызлар җирдән юк ителәчәк,+Хыянәтчеләр аннан кырып бетереләчәк.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ят». Күрәсең, әхлакый яктан Аллаһыдан ераклашкан кеше.
Сүзгә-сүз «Чит». Күрәсең, әхлакый яктан Аллаһыдан читләшкән кеше.
Яки «ягымлы».
Сүзгә-сүз «якын».
Яки «сафлык саклаган».