Гыйбрәтле сүзләр 24:1—34

  • Явызлардан көнләшмә (1)

  • Йорт зирәклек белән корыла (3)

  • Тәкъва кеше егылса да торыр (16)

  • Үч алма (29)

  • Йокымсырау ярлылыкка китерә (33, 34)

24  Явызлардан көнләшмә,Алар белән дуслашырга омтылма.+  Чөнки алар күңелләреннән җәбер-золым турында уйлый,Бәла китерү турында сөйләшә.  Йорт* зирәклек белән корыла+Һәм үткен акыл белән ныгытыла.  Белем ярдәмендә аның бүлмәләреТөрле-төрле кыйммәтле һәм матур нәрсәләр белән тула.+  Зирәк зур куәткә ия,+Үз белемнәре белән кеше үз көчен арттыра.  Сугыш алып барганда, акыллы* җитәкчелеккә таян.+ Киңәшчеләрнең күп булуы җиңүгә* китерә.+  Акылсыз өчен чын зирәклек ирешмәслек биек,+Шәһәр капкалары янында аның әйтер сүзе юк.  Явыз ниятләр коручыныМәкер остасы дип атарлар.+  Акылсыз уй-ниятләр* — гөнаһ ул. Мыскыллаучыдан кешеләр җирәнә.+ 10  Кайгы-хәсрәт көнендә* күңелең төшкән икән,Көч-куәтең аз булачак, димәк. 11  Үлемгә алып барылган кешеләрне коткар,Һәлакәт юлында торучыларны саклап кал.+ 12  «Әмма без бу турыда белмәдек»,— дисең икән,Йөрәкләрне* тикшерүче моны белә түгелме?+ Әйе, сине* күзәтүче моны беләҺәм һәркемгә үз эшләренә карап кайтарыр.+ 13  Улым, бал аша, ул файдалы бит,Кәрәзле бал татлы ул. 14  Шуны да бел: зирәклек тә җаның өчен файдалы.+ Аны тапсаң, киләчәгең яхшы булыр,Өметең һичкайчан өзелмәс.+ 15  Явыз кеше кебек, тәкъваның йорты янында яшеренеп ятма,Аның яшәгән урынын харап итмә. 16  Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр,+Ә явызлар, бәла килгәндә, абыныр.+ 17  Дошманың егылганда, шатланма,Ул абынганда, йөрәгең куанмасын,+ 18  Югыйсә, моны күреп, Йәһвәнең күңеле кырылыр,Аңа* булган ачуы басылыр.+ 19  Яман кешеләр аркасында боекма,*Явызлардан көнләшмә, 20  Чөнки яманнарның киләчәге юк,+Явызларның яктырткычы сүнәр.+ 21  Улым, синдә Йәһвәгә һәм патшага карата курку-хөрмәт булсын.+ Фетнәчеләр* белән аралашма.+ 22  Чөнки башларына көтмәгәндә бәла төшәчәк,+Шул икәү* аларны ничек һәлак итәчәген кем белсен?+ 23  Зирәкләр шулай ук болай ди: «Хөкем иткәндә кешеләрне аеру яхшы түгел».+ 24  Явыз кешегә: «Син тәкъва»,— диючене+Халыклар ләгънәт итәр, милләтләр гаепләр. 25  Ә аны төзәтүчеләр бәрәкәтле булыр,+Яхшы нәрсәләр белән фатихаланыр.+ 26  Намуслы җавап кайтарган кешене ирененнән үбәрләр.*+ 27  Башта тыштагы эшләреңне башкар, кырда барысын әзерләп куй,Аннары гына йортыңны* кор. 28  Якыныңа каршы бер нигезсез шаһитлек бирмә.+ Телең белән башкаларны алдап йөрмә.+ 29  «Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшләрмен,Кылганнары өчен үч алырмын»*,— димә.+ 30  Ялкауның басуы яныннан,+Акылга сай кешенең йөзем бакчасы яныннан үтеп барганда, 31  Карасам, җирләрен чүп үләне баскан,Кычыткан каплаган,Таш коймалары җимерелгән.+ 32  Моны күреп, уйга чумдым. Моңа карап, үземә мондый сабак алдым: 33  Бераз йоклап, бераз йокымсырап алсаң,Кул кушырып бераз ял итсәң, 34  Ярлылыгың — юлбасардай,Мохтаҗлыгың кораллы кешедәй килеп җитәр.+

Искәрмәләр

Яки «Өйдәгеләр».
Яки «оста».
Яки «уңышка; котылуга».
Яки «Акылсызның уй-ниятләре».
Яки «Бәла-казалар вакытында».
Яки «Эчке теләкләрне».
Яки «җаныңны».
Ягъни дошманга.
Яки «кызып китмә».
Яки «Үзгәрешләр яклы кешеләр».
Ягъни Йәһвә һәм патша.
Я, бәлки, «Туп-туры җавап бирү үбү сыман».
Яки «өйдәгеләрне».
Яки «Аның кирәген бирермен».