Гыйбрәтле сүзләр 25:1—28

  • Серләрне ачма (9)

  • Уйлап әйтелгән сүзләр (11)

  • Шәхси тормышны хөрмәт итү (17)

  • Дошман башына күмер өю (21, 22)

  • Яхшы хәбәр салкын су кебек (25)

25  Болар шулай ук Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+ Аларны Яһүд патшасы Һизәкыянең+ кешеләре күчереп язды.*  Аллаһы даны — эшне сер итеп тоту,+Патшаларның даны — эшне тикшерү.  Күкләр югары һәм җир тирән булган кебек,Патшаларның күңеле дә белеп бетергесез.  Көмешне катнашмалардан арындыр,Һәм ул тулысынча саф булып чыгар.+  Патшаны явыз кешедән арындыр,Шунда аның тәхете гаделлеккә нигезләнер.+  Патша каршында үзеңне данлама,+Күренекле кешеләр арасында урын алма.+  Чөнки патшаның сине мирза алдында кимсетүенә карагандаАның: «Монда кил»,— диюе яхшырак.+  Судка барырга ашыкма,Чөнки аннары, якының сине түбәнсетсә, нишләрсең?+  Эшне якының белән хәл ит,+Ләкин үзеңә сер итеп әйтелгәнне* ачма.+ 10  Югыйсә тыңлаучы сине хурлыкка калдырыр,Һәм син кире ала алмаслык начар хәбәр* әйткән булырсың. 11  Үз вакытында әйтелгән сүз —Көмеш савыттагы* алтын алмалардай.+ 12  Игътибарлы колак өчен зирәк шелтәләүче —Алтын алка, саф алтыннан ясалган бизәк ул.+ 13  Тугры хәбәрче үзен җибәргән кешеләр өченАшлык уру вакытындагы кар салкыны сыман,Чөнки ул хуҗасын* җанландырып җибәрә.+ 14  Бирмәгән бүләге белән мактанган кешеЯңгырсыз болытка һәм җилгә охшаш.+ 15  Сабырлык җитәкчене күндерә,Йомшак тел* сөякне сындыра.+ 16  Бал тапкансың икән, туйганчы аша,Тик артыгын ашама, юкса косып чыгарырсың.+ 17  Якыныңның йортына еш аяк басма,Югыйсә ул синнән туеп, үзеңне нәфрәт итә башлар. 18  Үз якынына каршы ялган шаһитлек бирүчеЧукмар, кылыч һәм очлы ук кебек.+ 19  Бәла вакытында ышанычсыз* кешегә таянуСынган теш һәм аксак аякка өметләнү белән бер. 20  Кайгылы йөрәккә җырлар җырлаучыСалкын көнне үз киемен салучыга Һәм серкә белән соданы* кушучыга охшаш.+ 21  Дошманың ач булса, аны ашат,Сусаган булса, су эчер.+ 22  Шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең,*+Һәм Йәһвә сиңа үз әҗерен бирер. 23  Төньяк җиле яңгыр китерә,Гайбәтченең теле ачуны чыгара.+ 24  Тиргәшүчән* хатын белән бер йортта яшәүгә карагандаӨй түбәсенең бер почмагында яшәү яхшырак.+ 25  Ерактан килгән яхшы хәбәрАрыган җан* өчен салкын су кебек.+ 26  Явызга юл биргән* тәкъва кешеБолганчык чишмәгә һәм җимерек коега охшаш. 27  Артык күп бал ашау файдалы түгел,+Һәм кеше үзенә дан эзләсә, бу данмыни?+ 28  Үз-үзен кулда тота алмаган* кеше —Җимерек стеналы бер шәһәр ул.+

Искәрмәләр

Яки «күчереп язды һәм төзеде».
Яки «башкаларның серләрен».
Яки «кара гайбәт».
Яки «кысаларда».
Яки «Хуҗасының җанын».
Яки «Юаш тел».
Я, бәлки, «хыянәтче».
Яки «селте».
Ягъни кешенең күңелен йомшарту һәм кырыслыгын эретү өчен.
Яки «Мыгырданучан».
Яки «Явыз белән килешүче». Сүзгә-сүз «Явыз алдында селкенүче».
Яки «Үз рухын тыймаган».