Гыйбрәтле сүзләр 26:1—28

  • Ялкаулар сурәтләнә (13—16)

  • Кеше ызгышыннан ераграк тор (17)

  • Урынсыз шаяртулардан кач (18, 19)

  • Утын булмаса, учак сүнә (20, 21)

  • Яла ягучының сүзләре — тәмле ризык (22)

26  Җәен кар һәм урак өстендә яңгыр урынлы булмаган кебек,Акылсызга да дан килешми.+  Кош та, карлыгач та юкка гына очып китми,Каргыш та бер сәбәпсез төшми.*  Камчы — ат өчен, йөгән — ишәк өчен,+Ә чыбык — акылсызлар аркасы өчен.+  Акылсызга аның ахмаклыгы буенча җавап бирмә,Югыйсә аның кебек булырсың.*  Акылсызга аның ахмаклыгы буенча җавап бир,Шулчак ул үзен зирәк дип санамас.+  Эшләрне акылсызның кулына тапшыручыАякларын имгәтүчегә һәм үзенә зыян китерүчегә охшаш.  Акылсызның авызыннан чыккан гыйбрәтле сүзАксак кешенең зәгыйфь* аякларыдай.+  Акылсызга дан китерүПращка* ташны бәйләп кую белән бер.+  Акылсызларның телендәге гыйбрәтле сүзИсерекнең кулындагы чәнечкеле үсемлек сыман. 10  Акылсызны я үтеп баручы кешене яллаучыЯлгыш атып* яралаучы укчыга охшаш. 11  Эт үз косыгына кире кайткан кебек,Ахмак та акылсыз эшен кабатлый.+ 12  Үзен зирәк дип санаган кешене күргәнең бармы?+ Аңа караганда акылсыз кешегә өмет күбрәк була. 13  Ялкау: «Урамда яшь арыслан! Шәһәр мәйданында арыслан йөри!» — ди.+ 14  Ишек — үз күгәнендә,* Ә ялкау үз түшәгендә әйләнә.+ 15  Ялкау кулын тәлинкәгә сала,Тик, арыганга, аны авызына кадәр китерә алмый.+ 16  Ялкау үзен акыллы җавап бирүчеҖиде кешедән дә зирәгрәк дип саный. 17  Үтеп барганда кеше ызгышына ярсыган* берәүЭтне колакларыннан эләктереп алучы белән бер.+ 18  Утлы сөңге һәм үтергеч уклар* атучы акылсыз кеше нинди булса, 19  Үз якынын алдап: «Мин шаярттым гына ич!» — диюче дә шундый.+ 20  Утын булмаса, учак сүнә,Яла ягучы китсә, бәхәс басыла.+ 21  Күмер кызулык өсти, утын ялкынны көчәйтә,Ә тиргәшүчән кеше бәхәсне ялкынландыра.+ 22  Яла ягучының сүзләре тәмле ризык* сыман,Аларны йоталар да, алар туп-туры карынга эләгә.+ 23  Яман күңелдән чыккан назлы сүзләрБалчык савыт ватыгының көмеш ялтыравыгы сыман.+ 24  Башкаларны нәфрәт итүче моны үз теле белән яшерә,Ә күңелендә мәкер саклый. 25  Ягымлы тавыш белән сөйләсә дә, ышанма аңа,Аның күңелендә җиде явыз уй бар бит.* 26  Ул дошманлыгын ялган белән яшерсә дә,Яманлыгы җыелышта фаш ителәчәк. 27  Чокыр казыган кеше үзе шунда егылып төшәр,Ташны читкә тәгәрәткән кешегә шул таш кире кайтыр.+ 28  Ялган тел кемгә зыян китерсә, шуны нәфрәт итә,Ялагай тел һәлакәт китерә.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Нахак каргыш та үтәлми».
Яки «үзеңне аның сыңары итәрсең».
Яки «өстерәлеп барган».
Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.
Яки «Һәркемне».
Яки «тупсаларында».
Я, бәлки, «тыгылган».
Яки «сөңге, уклар һәм үлем».
Яки «комсызлык белән йотыла торган нәрсәләр».
Яки «Аның күңеле тулысынча җирәнгеч».