Гыйбрәтле сүзләр 28:1—28

  • Тыңлаусыз кешенең догасы җирәнгеч (9)

  • Гөнаһларын таныган кешегә шәфкать күрсәтелә (13)

  • Баерга ашыгучы гаепсез калмас (20)

  • Шелтә ялагайлыктан яхшырак (23)

  • Юмарт кеше мохтаҗлыкка калмас (27)

28  Явызлар артларыннан беркем кумаса да чабалар,Ә тәкъвалар* арыслан кебек батыр.+  Илдә халык җинаять кылганда,* мирзалар бер-берсен алмаштырып тора,+Ә үткен акыллы һәм белемле кешенең ярдәме белән мирза* озак идарә итә.+  Мескеннәрне алдаучы ярлы кеше+Бар ризыкны агызып алып киткән яңгырга охшаш.  Законны бозучылар явыз кешегә дан китерә,Ә законны үтәүчеләрнең аларга ачуы килә.+  Яманнар гаделлекне аңлый алмас,Ә Йәһвәне эзләүчеләр бар нәрсәгә төшенә.+  Сафлык юлыннан йөрүче ярлы кешеБозык юлдан йөрүче байдан яхшырак.+  Акыллы угыл әмерләрне үти,Ә бирәннәр белән дуслашучы әтисен хурлыкка калдыра.+  Байлыгын риба* алып арттыручы+Аны ярлыларга ярдәм иткән кеше өчен җыя.+  Канунга колак саласы килмәгән кешенеңДогасы да җирәнгеч.+ 10  Намуслыларны адаштыручы үзе казыган чокырга төшәр,+Ә саф кешеләр яхшылыкны мирас итеп алыр.+ 11  Бай кеше үзен зирәк дип саный,+Ә ярлы кеше, үткен акыллы булса, аны үтәдән-үтә күрә.+ 12  Тәкъваларның тантанасы нинди искиткеч! Ә явызлар идарә итә башлагач, халык яшеренә.+ 13  Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас,+Әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер.+ 14  Һәрвакыт сак* булган кеше бәхетле,Ә күңелен каты итүче бәлагә эләгер.+ 15  Мескен халык өстеннән хакимлек иткән явыз идарәчеҮкерүче арысланга һәм һөҗүм итүче аюга охшаш.+ 16  Акылы булмаган җитәкче хакимлеген дөрес кулланмый,+Ә намуссыз табышны нәфрәт итүченең гомере озын булыр.+ 17  Берәрсен үтереп кан* коюда гаепле кеше гүргә иңгәнче качып йөрер.+ Аңа һичкем ярдәм итмәсен. 18  Сафлыкта йөрүче кеше коткарылган булыр,+Ә юллары бозык кеше һич көтмәгәндә егылыр.+ 19  Үз җирен эшкәртүченең икмәге күп булыр,Ә буш нәрсәләр артыннан куып яшәүче бөлгенлек упкынына төшәр.+ 20  Тугры кеше мул фатихалар урыр,+Ә баерга ашыгучы гаепсез калмас.+ 21  Кешеләрне аеру яхшы түгел,+Әмма бер телем икмәк өчен кеше яман эш кылырга мөмкин. 22  Көнче* кеше байлыкка кызыга,Ә үзенә мохтаҗлык киләсен белми. 23  Ялагай теллегә карагандаШелтә бирүче+ күбрәк илтифат казаныр.+ 24  Ата-анасын талап: «Бу гөнаһ түгел»,— дип әйтүче+Һәлакәт китерүченең иптәше була.+ 25  Комсыз кеше* гауга күтәрә,Ә Йәһвәгә таянучы һәркем уңыш казаныр.+ 26  Үз йөрәгенә таянучы — акылсыз,+Үзен зирәк тоткан кеше котылыр.+ 27  Ярлыларга карата юмарт булган кеше мохтаҗлыкка калмас,+Ә аларга күз йомган кешегә ләгънәт явар. 28  Явызлар идарә итә башлагач, кешеләр яшеренә,Ә алар юк булгач, тәкъвалар күбәя.+

Искәрмәләр

Яки «гаделләр».
Яки «баш күтәргәндә».
Сүзгә-сүз «ул».
Ягъни процент.
Яки «Аллаһыга курку-хөрмәте».
Яки «Берәр җанның канын».
Яки «Комсыз».
Я, бәлки, «Тәкәббер җан».