Гыйбрәтле сүзләр 29:1—27

  • Тәрбиясез бала хурлыкка төшерә (15)

  • Җитәкчелеге булмаган халык йөгәнсез булыр (18)

  • Ачулы кеше низаг тудыра (22)

  • Басынкы кеше дан казаныр (23)

  • Кешеләрдән курку — тозак ул (25)

29  Күп тапкыр шелтә алганнан соң үҗәт булып калучы*+Көтмәгәндә төзәлмәслек итеп һәлак ителер.+  Тәкъвалар күп булганда халык шатлана,Ә явыз кеше идарә иткәндә халык ыңгыраша.+  Зирәклек яратучы угыл үз атасын сөендерә,+Ә фахишәләр белән чуалучы үз байлыгын туздыра.+  Патша илне гаделлек ярдәмендә ныгыта,+Ә ришвәт яратучы кеше аны тарката.  Якыны алдында ялагайланучыАның аякларына ятьмә сала.+  Яман кеше үз гөнаһының тозагына эләгә,+Тәкъва исә шатланып һәм сөенеп яши.+  Тәкъва кеше ярлыларның хокукларын кайгырта,+Ә явызны андый нәрсәләр борчымый да.+  Мактанчыклар шәһәрдә ярсу ялкыны кабыза,+Зирәкләр исә ачуны баса.+  Зирәк кеше акылсыз кеше белән бәхәсләшсә,Акылсыз күп сөйләр һәм мыскыллар, һәм зирәк тынычлык югалтыр.+ 10  Канга сусаучылар гаепсезләрне* нәфрәт итә,+Намуслыларның җанын алмакчы була.* 11  Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара,+Ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә.+ 12  Идарәче ялганга колак салса,Бөтен хезмәтчеләре явыз булыр.+ 13  Ярлы кеше белән җәберләүченең уртак ягы бар: Икесенең дә күзләренә Йәһвә нур бирә.* 14  Патша ярлыларны гадел хөкем итсә,+Аның тәхете һәрвакыт нык булыр.+ 15  Чыбык* белән шелтә зирәклек бирә,+Ә тәрбиясез калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерә. 16  Явызларның саны арту белән җинаятьчелек тә арта,Ләкин тәкъвалар аларның һәлакәтен күрер.+ 17  Улыңны тәрбиялә, шулчак ул сиңа тынычлыкҺәм җаныңа күп рәхәтлек китерер.+ 18  Аллаһы җитәкчелеге* булмаса, халык йөгәнсез булыр,+Канунны үтәүчеләр исә бәхетле.+ 19  Хезмәтчене сүз әйтеп кенә төзәтеп булмый,Чөнки ул аңласа да, сүзләргә колак салмый.+ 20  Уйламыйча сөйләүче кешене күргәнең бармы?+ Аңа караганда акылсыз кешегә өмет күбрәк була.+ 21  Берәр хезмәтчене бала чактан ук артык иркәләп үстерәләр икән,Соңрак ул яхшылыкның кадерен белмәс. 22  Тиз кызып китүчән кеше низаг тудыра,+Ярсучан кеше күп гөнаһ кыла.+ 23  Кешене үз тәкәбберлеге басынкы итәр,+Ә рухы басынкы кеше дан казаныр.+ 24  Каракның иптәше үз җанына дошман була. Шаһитлек бирергә чакырсалар да,* ул бернәрсә дә әйтми.+ 25  Кешеләрдән курку — тозак ул,*+Ә Йәһвәгә таянучылар яклау табар.+ 26  Күпләр идарәче алдына килеп басарга тели,*Әмма гаделлекне кеше Йәһвәдән күрә.+ 27  Тәкъва кеше — гаделсездән,+Ә явыз кеше юлларында намуслы булган кешедән җирәнә.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «муенын каты итүче».
Яки «сафларны».
Я, бәлки, «Әмма намуслы кеше үз җанын коткарырга тырыша».
Ягъни ул аларга тормыш бирә.
Яки «Тәрбия; Җәза».
Яки «Пәйгамбәрлек күренеш; Ачылыш».
Яки «Ләгънәтле ант ишетсә дә».
Яки «тозак куя».
Я, бәлки, «идарәченең хуплавын эзли». Сүзгә-сүз «битен эзли».