Гыйбрәтле сүзләр 3:1—35

  • Зирәк бул һәм Йәһвәгә таян (1—12)

    • Йәһвәне үзеңдә булганның иң яхшысын биреп данла (9)

  • Зирәклек бәхет китерә (13—18)

  • Зирәклек иминлек бирә (19—26)

  • Башкаларга яхшы мөгамәлә (27—35)

    • Кулыңнан килгәндә башкаларга ярдәм ит (27)

3  Улым, үгет-нәсыйхәтемне* онытма,Әмерләремне чын күңелдән үтә,  Шулчак синең гомерең озын булыр,Һәм син тыныч-имин яшәрсең.+  Тугры мәхәббәт һәм тугрылык* сине калдырмасын.+ Аларны муеныңа тагып куй,Йөрәгең тактасына уеп яз.+  Шулчак син Аллаһының һәм кешеләрнең илтифатын казанырсың,*+Төшенүчән кеше булып танылырсың.  Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян,+Үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма.+  Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал,+Һәм ул сукмакларыңны туры итәр.+  Үзеңне акыл иясе дип санама.+Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәт һәм явызлыктан кач.  Бу тәнең өчен дәва булыр,Сөякләреңә көч өстәр.  Йәһвәне данла: аңа үзеңдә булганның иң яхшысын бир,+Бөтен уңышыңның* беренче җимешләрен* китер.+ 10  Шулай эшләсәң, амбарларың шыгрым тулы булыр,+Мичкәләреңдә* яңа шәраб ташып торыр. 11  Улым, Йәһвә тәрбиясен кире какма,+Аның төзәтүен нәфрәт итмә,+ 12  Чөнки ата кеше үзенә шатлык китергән улын төзәткән кебек,+Йәһвә дә, кемне яратса, шуны төзәтә.+ 13  Зирәклек тапкан кеше+Һәм үткен акыл казанган адәм бәхетле. 14  Зирәклеккә ия булу көмешкә ия булудан яхшырак,Ул алтыннан файдалырак.+ 15  Ул мәрҗәннәрдән* дә кыйммәтрәк,Син теләгән бернәрсә дә аңа тиң булмас. 16  Аның уң кулында — озын гомер,Сул кулында — байлык һәм дан. 17  Аның юллары рәхәт,Бар сукмаклары тыныч-имин.+ 18  Зирәклеккә тотынганнар өчен ул тормыш агачы,Аңа нык тотынганнар бәхетле дип аталыр.+ 19  Йәһвә үз зирәклеге белән җиргә нигез салган.+ Үткен акылы ярдәмендә күкләрне нык урнаштырган.+ 20  Аның белеме ярдәмендә су упкыннары бүленгән,Болытлы күкләр тамчылар белән тулган.+ 21  Улым, аларны* күздән ычкындырма. Зирәклек һәм аңны сакла, 22  Алар сиңа* гомер бирер,Муеныңа бизәк булыр. 23  Ул чакта син үз юлыңнан имин йөрерсең,Һич абынмыйча атларсың.*+ 24  Яткач, куркуга төшмәссең,+Йокларга яткач, йокың тәмле булыр.+ 25  Син көтелмәгән бәладән курыкмассың,+Явызлар өстенә киләчәк давылдан хәвефләнмәссең.+ 26  Чөнки син ышанычыңны Йәһвәгә багларсың,+Ул аягыңны тозактан саклап торыр.+ 27  Ярдәм итү кулыңнан килгәндә,+Игелеккә мохтаҗ булганнарга аны күрсәтми калма.+ 28  Якының сораган әйберне шундук бирә алсаң,Аңа: «Бар, соңрак кил! Иртәгә бирермен»,— димә. 29  Якыныңа каршы явыз ният корма,+Ул бит яныңда синнән шикләнмичә яши. 30  Үзеңә явызлык кылмаган булса,+Кеше белән бер сәбәпсез талашма.+ 31  Мәрхәмәтсез кешедән көнләшмә,+Аның бер юлын да сайлама. 32  Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит,+Ә намуслылар — аның якын дуслары.+ 33  Явызның йортын Йәһвә ләгънәт итә,+Ә тәкъваның йортына фатихасын яудыра.+ 34  Мыскыллап көлүчеләрдән ул үзе көлә,+Юашларга исә илтифатын күрсәтә.+ 35  Зирәкләр ихтирам казана,Ә ахмаклар хурлыклы нәрсәләр белән горурлана.+

Искәрмәләр

Яки «канунымны».
Яки «хакыйкать».
Яки «хуплавына ирешерсең».
Яки «табышыңның».
Яки «иң яхшысын».
Яки «Йөзем изгечләрдә».
Күрәсең, Аллаһының өстәге шигырьләрдә әйтелгән сыйфатлары.
Яки «җаныңа».
Яки «Аякларың бернәрсәгә бәрелмәс».