Гыйбрәтле сүзләр 30:1—33

  • АГУРНЫҢ СҮЗЛӘРЕ (1—33)

    • Миңа ярлылык та, байлык та бирмә (8)

    • Канәгатьләнә белмәгән нәрсәләр (15, 16)

    • Аңлап булмаган нәрсәләр (18, 19)

    • Зиначы хатын (20)

    • Табигый зирәклеккә ия хайваннар (24)

30  Якы́й улы Агурның сүзләрендәге мөһим хәбәр. Ул аны Итии́л белән Укалга сөйләп бирде.  Мин һәркемнән дә наданрак,+Кешегә хас төшенүчәнлек юк миндә.  Мин зирәклеккә өйрәнмәдем,Изге Аллаһының белемнәре дә миндә юк.  Кем күкләргә менеп төшкән соң?+ Кем җилне учларында тота алган? Кем суларны киеменә салып бәйләп куйган?+ Кем җирнең бөтен читләрен урнаштырган?+ Аның һәм улының исеме ничек? Белсәң, әйт.  Аллаһының һәрбер сүзе саф.+ Ул — үзенә сыенучылар өчен калкан.+  Аның әйткәннәренә берни өстәмә,+Югыйсә ул сине шелтәләр дә,Син ялганчы булып чыгарсың.  Сиңа ике үтенечем бар. Мин үлгәнче, мине алардан мәхрүм итмә.  Миннән алдау белән ялган сүзләрне читләштер.+ Миңа ярлылык та, байлык та бирмә. Тик ашарга җитәрлек ризыгым гына булсын иде.+  Юкса баеп, сине кире кагармын һәм: «Кем соң ул Йәһвә?» — диярмен+Яки бөлгенлеккә төшеп, урлый башлармын һәм Ходаемның исемен хурлармын.* 10  Хезмәтчегә хуҗасы алдында яла якма,Югыйсә ул сине каһәрләр дә, син гаепле булып чыгарсың.+ 11  Бер буын бар: әтиләрен дә ләгънәт итә,Аналарын да фатихаламый.+ 12  Бер буын бар: үзләрен саф дип саный,+Ә үз пычрагыннан* арынмаган. 13  Бер буын бар: күзләре шундый тәкәббер,Һәм күз карашы шундый масаючан!+ 14  Бер буын бар: тешләре кылыч сыман,Теш казнасы пычак сыман,Алар җирдә яшәүче мескеннәрнеҺәм ярлы бәндәләрне йота.+ 15  Сөлекнең: «Бир! Бир!» — дип кычкыручы ике кызы бар. Өч нәрсә канәгатьләнә белми,Һәм дүрт нәрсә беркайчан: «Җитәр!» — димәс: 16  Кабер*+ һәм балага уза алмаган карын,Корыган җирҺәм беркайчан: «Җитәр!» — дия белмәүче ялкын. 17  Атасын көлкегә күтәрүче һәм анасын тыңларга теләмәүче кешенең күзләрен+Үзән* козгыннары чукып алыр,Бөркет балалары ашап бетерер.+ 18  Мин аңлап җиткерә алмаган* өч нәрсәҺәм төшенә алмаган дүрт нәрсә бар: 19  Бөркетнең күкләрдәге юлы,Еланның кыядагы юлы,Корабның ачык диңгездәге юлыҺәм ир-атның кыз йөрәгенә юлы. 20  Зиначы хатынның юлы мондый: Ул ашый да, авызын сөртеп: «Мин бернинди начарлык эшләмәдем»,— ди.+ 21  Өч нәрсәдән җир тетриҺәм дүрт нәрсәне җир күтәрә алмый: 22  Колның патша булып идарә итүен,+Акылсызның ризыгы мул булуын, 23  Нәфрәт ителгән* хатынның хатынлыкка алынуынҺәм хезмәтче кыз үз хуҗабикәсенең урынын алуын.*+ 24  Җир йөзендә дүрт кечкенә хайван бар,Әмма алар табигый зирәклеккә ия.*+ 25  Кырмыскалар көчле булмаса да,Ризыгын җәен әзерли.+ 26  Кыя даманы*+ да көчле түгел,Әмма ояларын кыяда ясый.+ 27  Саранчаның+ патшасы булмаса да,Алар оешып* хәрәкәт итә.+ 28  Геккон кәлтә+ аяклары белән ябышып йөри,Патша сараена үтеп керә. 29  Өчәүнең йөреше мәһабәт,Хәрәкәт итүләре таң калдырырлык дүртәү бар: 30  Арыслан — җанварларның иң көчлесе,Ул беркем алдында чигенми;+ 31  Бурзай, кәҗә тәкәсеҺәм янында гаскәре булган патша. 32  Акылсыз эш итеп үзеңне югары күтәргәнсең икән+Яки шулай эшләргә ниятләгәнсең икән,Авызыңны кулың белән капла.+ 33  Чөнки сөтне туглагач май булган кебекҺәм борынга суккач кан чыккан кебек,Ачу чыкканда ызгыш-талаш туа.+

Искәрмәләр

Яки «исеменә һөҗүм итәрмен».
Сүзгә-сүз «тизәгеннән».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Елга үзәне».
Яки «Минем өчен бик гаҗәеп».
Яки «Сөелмәгән».
Яки «хуҗабикәсен кысрыклап чыгаруын».
Яки «бик зирәк».
Кыяларда яшәүче куян сыман хайван.
Яки «төркемләшеп».