Гыйбрәтле сүзләр 5:1—23

  • Бозык хатыннардан кисәтү (1—14)

  • Үз хатының белән күңел ач (15—23)

5  Улым, зирәклек тулы сүзләремә игътибарлы бул. Үткен акыл турында әйткәннәремә колак сал,+  Шулчак син аңыңны саклап торырсың. Телеңдә хакыйкать кенә булыр.+  Азгын* хатынның сүзләре кәрәзле балдай татлы,+Теле майдан да йомшаграк.+  Ләкин ахырда ул хатын әремдәй ачы,+Ике яклы кылычтай үткен була.+  Аның аяклары үлемгә алып төшә,Адымнары Кабергә* илтә.  Ул гомер юлы турында уйламый,Сукмакларында адашып йөри, кая барганын белми.  Шуңа күрә, улларым, мине тыңлагыз,Сүзләремне кире какмагыз.  Аңардан ерак тор,Аның йортына якын барма,+  Югыйсә абруеңны югалтырсың,+Гомереңне кайгы-хәсрәт кичереп үткәрерсең;+ 10  Мал-мөлкәтеңнән* ят кешеләр файдаланыр,+Тир түгеп җыйган әйберләрең чит ил кешесе йортына күчәр; 11  Көчең беткәч, тәнең хәлсезләнгәч,Гомерең ахырында ыңгырашып,+ 12  Болай диярсең: «Ник тәрбияне нәфрәт иттем икән? Ник йөрәгем төзәтүне яратмады икән? 13  Нәсыйхәтчеләремне тыңламадым бит,Остазларымның сүзләренә колак салмадым. 14  Бөтен җыелыш алдындаҺәлак була яздым».+ 15  Үз коеңның суын,Үз чишмәңнән аккан* суны эч.+ 16  Ник чишмә суларыңны урам буйлапҺәм шәһәр мәйданнарында агызырга?+ 17  Алар синеке генә булсын,Чит кешеләр белән уртак булмасын.+ 18  Үз чишмәң* фатихалы булсын,Яшьлектәге хатының белән күңел ач.+ 19  Ул боландай нәфис, тау кәҗәседәй зифа.+ Аның күкрәкләре сине һәрвакыт шатландырып* торсын. Аның мәхәббәте белән әсәрләнеп яшә.+ 20  Улым, нигә сиңа азгын* хатын белән мавыгырга,Бозык* хатынны кочагыңа алырга?+ 21  Йәһвә кеше юлларын күреп тора ич,Аның һәр адымын күзәтә.+ 22  Явыз кеше үзенең җинаять тозагына эләгә,Ул үз гөнаһлары бавына тотылыр.+ 23  Тәрбияне кире какканы өчен, ул һәлак булыр,Чамасыз акылсызлыгы аркасында юлдан язар.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Ят». Гс 2:16 ны к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Көчеңнән».
Яки «чиста».
Яки «Су чыганагың».
Яки «исертеп».
Сүзгә-сүз «ят». Гс 2:16 ны к.
Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.