Гыйбрәтле сүзләр 6:1—35

  • Үз өстеңә кешенең бурычы өчен җаваплылык алма (1—5)

  • «И ялкау, кырмыска янына бар» (6—11)

  • Юньсез һәм явыз кеше (12—15)

  • Йәһвә нәфрәт иткән җиде нәрсә (16—19)

  • Яман хатыннан саклан (20—35)

6  Улым, үз өстеңә якыныңның бурычын түләү өчен җаваплылык алгансың икән,+Чит кеше белән килешеп кул бирешкәнсең икән,+  Үз вәгъдәң тозагына эләккәнсең икән,Үз сүзләрең ятьмәсенә тотылгансың икән,+  Син якыныңның кулына эләккәнсең ич. Улым, үзеңне азат итәр өчен,Аның янына бар да, басынкыланып, аңа ялынып ялвар.+  Аңарчы керфек тә какма,Күзләреңне йокы басмасын,  Аучы кулыннан качкан газәл сыман,Кошчы кулыннан котылган кош сыман, үзеңне коткар.  И ялкау, кырмыска янына бар,+Аның эшләренә карап, зирәклеккә өйрән.  Аның юлбашчысы да, башлыгы да, идарәчесе дә юк.  Шулай да ул җәен ризык әзерли,+Урак өсте җиткәч, азык җыя.  И ялкау, тагын күпме ятарсың инде? Йокыңнан кайчан уянырсың икән? 10  Тагын бераз йоклап, бераз йокымсырап алсаң,Кул кушырып бераз ял итсәң,+ 11  Ярлылыгың — юлбасардай,Мохтаҗлыгың кораллы кешедәй килеп җитәр.+ 12  Юньсез һәм явыз кеше мәкерле сүзләр әйтеп эш итә,+ 13  Күз кыса,+ аякларын кыймылдата, бармаклары белән ишарәләр ясый. 14  Аның йөрәге бозык. Ул һәрчак явыз ниятләр кора,+ гауга чыгарып йөри.+ 15  Шунлыктан аңа көтмәгәндә бәла килер,Ул бер мизгелдә һәлак булыр һәм аякка баса алмас.+ 16  Йәһвә нәфрәт иткән алты нәрсә,Әйе, җаны өчен җирәнгеч җиде нәрсә бар: 17  Тәкәббер күзләр,+ ялган тел,+ гаепсезнең канын коючы куллар,+ 18  Явыз ниятләр коручы йөрәк,+ яманлык кылырга дип тиз чабучы аяклар, 19  Сүз саен алдаучы шаһит+Һәм кардәшләр арасында гауга чыгаручы һәркем.+ 20  Улым, атаңның сүзен* тыңла,Анаңның күрсәтмәсен* кире какма.+ 21  Аларны һәрчак күңелеңдә сакла,Муеныңа тагып куй. 22  Йөрер юлыңда алар сине җитәкләп барыр,Ятканда, сине саклар,Уянгач, өйрәтеп* торыр. 23  Чөнки нәсыйхәт — яктырткыч ул,+Үгет — яктылык ул,+Төзәтү һәм тәрбия — тормыш юлы ул.+ 24  Алар сине яман хатыннан саклап калыр,+Бозык* хатынның мавыктыргыч теленнән яклар.+ 25  Күңелеңнән аның гүзәллегенә нәфесеңне сузма,+Мөлаем күзләре сине әсир итмәсен, 26  Чөнки фахишә аркасында бер телем икмәккә калырсың,+Кеше хатыны җаныңа тозак булыр. 27  Әллә берәү, куенына ут алып, киемнәрен яндырмыйча кала аламы?+ 28  Я утлы күмер өстеннән йөреп, аякларын пешермичә кала аламы? 29  Якынының хатыны белән якынлык кылган кеше белән дә шулай була. Кеше хатынына кагылган берәү дә җәзасыз калмас.+ 30  Карак ач карынын туйдырыр* өчен урласа,Кешеләр аңа түбәнсетеп карамый. 31  Әмма тотылса, ул җиделәтә кайтарыр,Йортындагы бөтен милкен тапшырыр.+ 32  Берәр хатын белән зина кылучы акылга сай,Алай эшләүче үз-үзен* һәлак итә.+ 33  Ул бәла-казага һәм хурлыкка төшәр,+Мәсхәрәсен юып төшереп булмас.+ 34  Көнчелек ирне ярсыта бит,Үч алганда, аңардан кызгану көтәсе юк.+ 35  Ул бернинди дә түләү* кабул итмәс,Бүләгең никадәр генә зур булмасын, ул тынычланмас.

Искәрмәләр

Яки «канунын».
Яки «әмерен».
Яки «сөйләп».
Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.
Яки «ач булганда җанын тутырыр».
Яки «җанын».
Яки «йолым».