Гыйбрәтле сүзләр 9:1—18

  • Чын зирәклек үзе янына чакыра (1—12)

    • «Минем ярдәмем белән тормыш көннәрең артыр» (11)

  • Акылсыз хатын чакыра (13—18)

    • «Урлап эчкән сулар татлы» (17)

9  Чын зирәклек үз йортын төзегән. Аның җиде баганасын юнып ясаган.  Ул хайван итеннән ризык пешергән,Шәрабын тәмләткән,Табын әзерләгән.  Ул үз хезмәтчеләренШәһәр калкулыкларыннан болай дип кычкырырга җибәргән:+  «Кем тәҗрибәсез, монда килсен». Акылсызга ул болай ди:  «Кил, икмәгем белән туклан. Тәмләткән шәрабымнан авыз ит.  Тәҗрибәсезлектән арынып,* озак яшә,+Аңлау сәләте сине алга алып барсын».+  Мыскыллаучыны төзәткән кеше хурлыкка калыр,+Явыз кешене төзәтүче һәркем зыян күрер.  Мыскыллаучыны төзәтмә, югыйсә ул сине нәфрәт итәр.+ Зирәк кешене төзәт — ул сине яратыр.+  Зирәккә нәсыйхәт бирсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр,+Тәкъва кешене өйрәтсәң, ул белемен арттырыр. 10  Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — зирәклекнең башлангычы,+Изге Аллаһы турындагы белем+ аңлау сәләтен үстерә. 11  Минем ярдәмем белән тормыш көннәрең артыр,+Гомерең озын булыр. 12  Зирәк булсаң, зирәклегеңнең файдасын үзең күрерсең,Мәсхәрәләүче булсаң, моның җимешен татырсың. 13  Акылсыз хатын гаугачан була.+ Ул надан һәм бернәрсә дә белми. 14  Ул шәһәрнең калку урынындагы өе янында,Ишек төбендә, утыргычка утырып,+ 15  Үтеп баручыларга,Үз юлларыннан тайпылмаучыларга болай дип кычкыра: 16  «Кем тәҗрибәсез, монда килсен». Акылсызларга ул болай ди:+ 17  «Урлап эчкән сулар татлы,Яшерен ашаган икмәк тәмле».+ 18  Әмма алар ул хатынның өе — гүр ияләре йорты икәнен,Кунаклары Кабер* тирәнлекләрендә икәнлеген белми.+

Искәрмәләр

Яки «Тәҗрибәсезләрне калдырып».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.