Гәләтиялеләргә 1:1—24

  • Сәламләү сүзләре (1—5)

  • Башка төрле яхшы хәбәр юк (6—9)

  • Паул вәгазьләгән яхшы хәбәр Аллаһыдан (10—12)

  • Паулның мәсихче булып китүе һәм беренче эшләре (13—24)

1  Бу хатны рәсүл итеп кешеләр тарафыннан да түгел, кеше аша да түгел, ә Гайсә Мәсих аша һәм аны үледән терелткән күктәге Атабыз Аллаһы тарафыннан билгеләнгән Пау́л+  һәм минем белән бергә барлык кардәшләр Гәлә́тиядәге җыелышларга яза.  Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.  Күктәге Атабыз Аллаһы ихтыяры буенча,+ Гайсә безне хәзерге явыз дөнья төзелешеннән* коткарыр өчен+ һәм гөнаһларыбызны юк итәр өчен үзен бирде.+  Аллаһыга мәңге дан булсын. Амин.  Хәйран калам, чөнки сез үзегезне Мәсихнең юмарт игелеге аша Чакыручыдан шундый тиз читкә китеп, башка төрле яхшы хәбәргә колак сала башлагансыз.+  Шулай да башка төрле яхшы хәбәр юк, ә сезгә кыенлыклар тудыручылар+ һәм Мәсих турындагы яхшы хәбәрне бозарга теләүчеләр генә бар.  Ләкин берәрсе — хәтта без үзебез яки күктән фәрештә — без сезгә игълан иткән яхшы хәбәрдән тыш яхшы хәбәр итеп башка нәрсә игълан итсә, аңа ләгънәт төшсен.  Без сезгә әйткән идек инде, һәм хәзер кабатлап әйтәм: берәрсе сез кабул иткән яхшы хәбәрдән тыш яхшы хәбәр итеп башка нәрсә игълан итсә, аңа ләгънәт төшсен. 10  Чыннан да, мин хәзер кешеләрне инандырырга тырышаммы яки Аллаһынымы? Я кеше күңелен табарга телимме? Минем әле дә кеше күңелен табып яшисем килсә, мин Мәсих колы булмас идем. 11  Кардәшләр, шуны белегез: мин игълан иткән яхшы хәбәр кешенеке түгел,+ 12  чөнки миңа аны кешеләр җиткермәде һәм өйрәтмәде, ә Гайсә Мәсих ачып бирде. 13  Сез минем яһүд динендәге элекке тәртибем турында, әлбәттә, ишеткәнсез.+ Ул чакта мин Аллаһы җыелышын аяусыз эзәрлекләдем, аны юк итәргә тырыштым,+ 14  ә яһүд дине турында әйткәндә, күп кенә яһүд яшьтәшләремнән алга чыктым, чөнки ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны тотуда күпкә ашкынучанрак идем.+ 15  Әмма миңа туарга мөмкинлек биргән һәм үзенең юмарт игелеген күрсәтеп мине чакырган Аллаһы,+ 16  мин аның Улы турындагы яхшы хәбәрне башка халыкларга игълан итсен өчен,+ мине куллануны яхшы дип тапкач, мин бер кеше белән дә киңәшләшеп тормадым. 17  Иерусалимга үземнән алдарак рәсүлләр булып киткәннәр янына да бармадым, ә Гарәбстанга киттем һәм шуннан соң яңадан Дәмәшекъкә кайттым.+ 18  Аннары, өч ел үткәч, мин Кифа́с*+ янына кереп чыгар өчен Иерусалимга бардым+ һәм аның янында 15 көн булдым. 19  Ә башка рәсүлләрдән Хуҗабызның энесен Ягъкубны+ гына күрдем. 20  Аллаһы каршында әйтәм: минем сезгә язганнарым ялган түгел. 21  Шуннан соң мин Су́рия һәм Килики́я җирләренә киттем.+ 22  Әмма Мәсих белән бердәмлектә торучы Яһүдиядәге җыелышларның мине күргәннәре юк иде. 23  Алар мондый хәбәр генә ишеткән иде: «Элек безне эзәрлекләгән кеше+ хәзер үзе кайчандыр юк итәргә тырышкан+ иман турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп йөри». 24  Шуңа күрә алар минем турында белгәч, Аллаһыны данлый башлаганнар.

Искәрмәләр

Аны Петер дип тә атаганнар.