Гәләтиялеләргә 2:1—21

  • Паул Иерусалимда рәсүлләр белән очраша (1—10)

  • Паул Петерне (Кифасны) төзәтә (11—14)

  • Иман аша гына тәкъва дип игълан ителү (15—21)

2  Аннан соң, 14 ел үткәч, мин Барна́б+ белән бергә кабат Иерусалимга күтәрелдем. Үзем белән Ти́тусны да алган идем.+  Миңа ачылыш бирелгән иде, шуңа күрә мин анда киттем һәм аларга үзем башка халыклар арасында вәгазьләгән яхшы хәбәрне сөйләп бирдем. Шулай да моны мөхтәрәм кардәшләргә генә сөйләдем, чөнки йөгерүем яки йөгергәнем юкка гына булмадымы икәнен беләсем килә иде.  Ләкин алар минем белән бергә булган Ти́тусны да,+ ул грек булса да, сөннәтләнергә+ мәҗбүр итмәделәр.  Әмма бу хәл җыелышка сиздермичә генә үтеп кергән ялган кардәшләр аркасында кыенлыклар тудырды.+ Алар без Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак ия булган азатлыгыбызны яшертен күзәтергә+ һәм безне тулысынча коллыкка төшерергә теләп,+ арабызга үтеп керделәр.  Әмма яхшы хәбәр аша килгән хакыйкать сезнең белән калсын өчен, без аларга бирешмәдек һәм һич тә буйсынмадык.+  Ә инде мөхтәрәм дип саналган кешеләр турында әйткәндә,+ алар миңа бернинди яңа нәрсә хәбәр итә алмадылар. Үткәндә алар кем генә булмасын, бу минем өчен әллә ни мөһим түгел, чөнки Аллаһы кешенең дәрәҗәсенә карап тормый.  Ә миңа сөннәтләнмәгән кешеләргә, Петергә сөннәтләнгән кешеләргә кебек, яхшы хәбәрне җиткерү эше ышанып тапшырылганын+ күргәч  (чөнки Петергә сөннәтләнгәннәр хакына рәсүл хезмәтен башкарырга кодрәт иңдергән зат миңа да башка халыклар хакына шул ук хезмәтне башкарыр өчен кодрәт иңдергән)+  һәм миңа бирелгән юмарт игелекне таныгач,+ җыелышның терәкләре дип саналган Ягъкуб,+ Кифа́с* һәм Яхъя, ризалык* билгесе итеп, Барнаб белән миңа+ уң кулларын суздылар, һәм без башка халыклар янына, ә алар сөннәтләнгәннәр янына барачак дип килештек. 10  Алар, тик ярлыларны истә тотыгыз, дип үтенделәр, һәм мин моны бар көчемне куеп эшләргә тырыштым.+ 11  Әмма Кифас*+ Антиохка килгәч,+ мин аның йөзенә бәреп әйттем,* чөнки ул хаклы түгел иде. 12  Ягъкуб+ җибәргән кайбер кешеләр килгәнче, Кифас башка халык кешеләре белән бергә ашаган,+ ә инде тегеләр килгәч, сөннәтләнгән кешеләрдән куркып, алардан читләшеп аралашмый башлаган.+ 13  Башка яһүдләр дә аңа кушылган һәм икейөзлеләнеп кылана башлаган, хәтта Барнаб та, аларга ияреп, икейөзлеләнгән. 14  Аларның яхшы хәбәр аша килгән хакыйкать буенча йөрмәүләрен күргәч,+ мин һәммәсе алдында Кифаска:* «Син, яһүд була торып, яһүдләрчә түгел, ә башка халыклар кебек яшисең икән, ничек син башка халык кешеләрен яһүдләрнең йолалары буенча яшәргә мәҗбүр итә аласың?»+ — дидем. 15  Без башка халыкларның гөнаһ кылучы кешеләре түгел, без — тумыштан яһүдләр 16  һәм шуны таныйбыз: кеше канун эшләре аша түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе аша гына тәкъва дип игълан ителә.+ Беркем дә канун эшләре аша тәкъва дип игълан ителмәячәк, шуңа күрә без канун эшләре аша түгел, ә Мәсихкә иман итү аша тәкъва дип игълан ителер өчен, Мәсих Гайсәгә иман иттек.+ 17  Әгәр без дә, Мәсих аша тәкъва дип игълан ителергә омтылып йөргәндә, гөнаһлылар булып чыксак, нәрсә, Мәсих гөнаһ хезмәтчесе булып чыгамы? Һич тә юк! 18  Мин үзем кайчандыр җимергән нәрсәләрне яңадан торгызам икән, үземне канунны бозучы итеп күрсәтәм. 19  Чөнки мин, Аллаһы хакына тере булыр өчен, канунны үтәү аша канун өчен үлдем.+ 20  Хәзер мин Мәсих белән бергә баганага кадакланып үтерелгәнмен.+ Һәм инде үзем түгел, ә Мәсих миндә яши.+ Әйе, мин хәзер Аллаһы Улына иманым буенча яшим.+ Ул мине яратып, минем өчен үзен биргән.+ 21  Мин Аллаһының юмарт игелеген+ кире какмыйм, чөнки тәкъвалык канунны үтәү аша килә икән, Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.+

Искәрмәләр

Аны Петер дип тә атаганнар.
Яки «хезмәттәшлек».
Яки «аның белән йөзгә-йөз очраштым».
Аны Петер дип тә атаганнар.
Аны Петер дип тә атаганнар.