Гәләтиялеләргә 3:1—29

  • Иман һәм Канун буенча эшләр (1—14)

    • Тәкъва үз иманы белән яшәр (11)

  • Ибраһимга бирелгән вәгъдә Канун аша түгел (15—18)

    • Мәсих — Ибраһим токымы (16)

  • Канунның барлыкка килүе һәм максаты (19—25)

  • Иман аша Аллаһының балалары (26—29)

    • Мәсихнеке булганнар — Ибраһим токымы (29)

3  И акылсыз гәлә́тиялеләр! Сезне кем адаштырды?+ Сез бит Гайсә Мәсихнең баганага кадаклануының мәгънәсен ачыктан-ачык аңлый идегез.+  Сездән шуны сорыйсым килә: сез рухны канун эшләре ашамы яки ишеткәннәрегезгә иман иткәнгә алдыгызмы?+  Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез юлыгызны рухка таянып башладыгыз, ә хәзер аны камил булмаган кешеләрдән килә торган нәрсәләргә таянып тәмамлыйсызмы?+  Юкка гына шулкадәр күп газап чиктегезмени? Юк, юкка гына түгел!  Шулай итеп, сезгә рух бирүче һәм сезнең арагызда кодрәтле эшләр башкаручы+ моны канун эшләрен үтәвегез аркасындамы яки ишеткәннәрегезгә иман итүегез аркасында эшлиме?  Ибраһим да «Йәһвәгә* иман итте һәм моның өчен тәкъва дип танылды».+  Сезгә, әлбәттә, шунысы билгеле: иман буенча яшәүчеләр — Ибраһим балалары.+  Язма да, Аллаһының башка халык кешеләрен иман аша тәкъва дип игълан итәчәген алдан күреп, Ибраһимга: «Бар халыклар синең аша фатихаланачак»+,— дигән яхшы хәбәрне алдан җиткергән.  Димәк, иман буенча яшәүчеләр иманлы Ибраһим белән бергә фатиха алалар.+ 10  Ә канун эшләренә таянып яшәүчеләрнең барысы ләгънәт астында кала, чөнки: «Кеше Канун төргәгендә язылганнарның барысын тотарга һәм үтәргә тиеш. Моны эшләмәүче һәркем ләгънәт ителсен»+,— дип язылган. 11  Шунысы да билгеле: канунны үтәү аша Аллаһы каршында һичкем дә тәкъва дип игълан ителми,+ чөнки: «Тәкъва үз иманы белән яшәр»+,— дип язылган. 12  Канун исә иман итүне таләп итми. Киресенчә, анда: «Боларны үтәгән һәркем алар ярдәмендә яшәячәк»+,— дип әйтелә. 13  Мәсих безнең урынга ләгънәт булып, безне Канун ләгънәтеннән йолып азат итте,+ чөнки: «Баганага асылган һәркем ләгънәтле»,— дип язылган.+ 14  Бу башка халык кешеләренә Мәсих Гайсә аша Ибраһимга вәгъдә ителгән фатиха бирелсен өчен+ һәм шулай итеп без иманыбыз аша вәгъдә ителгән рухны алсын өчен башкарылды.+ 15  Кардәшләр, сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерим: расланган килешүне, кеше тарафыннан расланган булса да, һичкем дә гамәлдән чыгара алмый һәм аңа һичбер нәрсә өсти алмый. 16  Ибраһимга һәм аның токымына* вәгъдәләр бирелгән булган.+ Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына»* диелмәгән, ә берәүгә генә әйтелгән кебек, «синең токымыңа»* диелгән, ә ул — Мәсих.+ 17  Шунысын да әйтим: Аллаһы килешүне төзегәннән соң 430 ел үткәч+ бирелгән Канун шул килешүне гамәлдән чыгармый һәм вәгъдәнең көчен дә бетерә алмый. 18  Чөнки мирас канун буенча булса, ул инде вәгъдә буенча булмас иде, ә Аллаһы Ибраһимга аны вәгъдә аша бүләк иткән.+ 19  Алайса, ни өчен Канун бирелгән соң? Ул җинаятьләрне ачыклар өчен+ өстәлгән булган һәм вәгъдә алган токым* килгәнгә кадәр+ гамәлдә калган, ул фәрештәләр аша+ арадашчы ярдәмендә тапшырылган.+ 20  Шәхес үзе генә эш иткәндә, аңа арадашчы кирәк түгел. Аллаһы да, вәгъдәсен биргәндә, үзе генә эш иткән. 21  Шулай итеп, Канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы булып чыгамы? Һич тә юк! Чөнки кешеләргә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, алар канунны үтәү аша тәкъва дип саналыр иде. 22  Әмма Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр Аллаһы вәгъдәсен ала алсын өчен, Язма барысын гөнаһ әсире иткән. 23  Ләкин хак иман килгәнче, без канун сагы астында, аның әсирләре булып калдык, шул ук вакыт хак иманның ачылуын көтеп яшәдек.+ 24  Шулай итеп, без иманыбыз аша тәкъва дип игълан ителсен өчен,+ Канун безне Мәсихкә җитәкләп алып бара торган саклаучы* булды.+ 25  Ә хәзер, хак иман килгәннән соң,+ безгә саклаучы* инде кирәк түгел.+ 26  Сез Мәсих Гайсәгә иман итүегез аша+ бөтенегез дә — Аллаһы балалары.+ 27  Сез бит чумдырылып, Мәсих белән берләштегез, һәм шулай итеп барыгыз Мәсих шикелле булды.+ 28  Шуңа күрә яһүд тә, грек та,+ кол да, ирекле дә,+ ир-ат та, хатын-кыз арасында да аерма юк,+ чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак берләштерелгән.+ 29  Ә инде Мәсихнеке икәнсез, сез чыннан да — Ибраһимның токымы,*+ вәгъдә буенча+ мирасчылар.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «орлыкларына».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «тәрбияче».
Яки «тәрбияче».
Сүзгә-сүз орлык.