Гәләтиялеләргә 4:1—31

  • Коллар түгел, ә инде угыллар (1—7)

  • Паулның гәләтиялеләр турында борчылуы (8—20)

  • Һаҗәр һәм Сарая — ике килешү (21—31)

    • Югарадагы Иерусалим ирекле, ул безнең анабыз (26)

4  Сүзем шуның турында: мирасчы сабый чагында, бар нәрсәнең хуҗасы булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылып тормый,  чөнки ул атасы билгеләгән вакытка кадәр яклаучылар һәм йорт идарәчеләренең күзәтүе астында кала.  Без дә бала чагыбызда бу дөньяның төп карашлары коллыгында идек.+  Әмма билгеләнгән вакыт узгач, Аллаһы үз Улын җибәргән, һәм ул хатын-кыздан туып,+ канун хакимлегенә эләккән.+  Аллаһы моны Улы канун хакимлегендәге кешеләрне йолып азат итсен өчен+ һәм без уллыкка алынсын өчен эшләгән.+  Хәзер Аллаһы, сез аның балалары булганга, йөрәкләребезгә үз Улының:+ «А́бба,* Әти!»+ — дип кычкыручы рухын җибәрде.+  Шуңа күрә син инде кол түгел, ә угыл. Угыл икәнсең, димәк, Аллаһы аша мирасчы да.+  Әмма элек, Аллаһыны белмәгәндә, сез ялган илаһларның коллары идегез.  Хәзер исә, Аллаһыны белгәч, дөресрәге, Аллаһы сезне белгәч, кабат зәгыйфь һәм файдасыз карашлар буенча яшисегез киләмени,+ кабат аларның коллары буласыгыз киләмени?+ 10  Билгеле көннәрне, айларны,+ вакытларны* һәм елларны җиренә җиткереп тотасыз. 11  Сезнең хакка куйган тырышлыкларым юкка гына булмадымы икән дип, сезнең өчен куркам. 12  Кардәшләр, үтенәм: минем кебек булыгыз, мин дә сезнең кебек идем бит.+ Сез миңа бернинди зыян китермәдегез. 13  Сезгә билгеле булганча, минем авыруым сезгә яхшы хәбәрне беренче тапкыр игълан итәргә мөмкинлек бирде. 14  Шул авыруым сезнең өчен сынау булса да, сез миңа кимсетеп карамадыгыз һәм җирәнеп төкермәдегез, киресенчә, мине Аллаһы фәрештәсен, Мәсих Гайсәне кабул иткәндәй кабул иттегез. 15  Элекке куанычыгыз кая китте соң? Һич тә шикләнмим: сез ул вакытта, әгәр мөмкин булса, үз күзләрегезне чокып алып, миңа биргән булыр идегез.+ 16  Нәрсә, сезгә дөресен сөйләп дошманыгыз булып киттемме? 17  Алар сезне үз якларына авыштырыр өчен бар көчләрен куя, әмма моны яхшы ният белән түгел, ә сез аларга тагылып йөрсен өчен, сезне миннән аерырга теләп эшлиләр. 18  Әмма сезне берәрсе, мин яныгызда булган чакта гына түгел, ә һәрвакыт, яхшы ниятләрдән чыгып үзенә ияртергә теләсә, бу бик әйбәт. 19  Кадерле балаларым,+ үзегезне Мәсихчә тота башлавыгызны* көтеп, сезнең хакка кабат бала тудыру газабы кичерәм. 20  Сезнең белән нәрсә эшләргә белмичә аптырашта калдым. Шуңа күрә нәкъ шушы мизгелдә яныгызда булып, йомшаграк сөйлисем килә иде. 21  Сез, канун хакимлегендә яшәргә теләүчеләр, әйтегез миңа: Канун әйткәнне әллә ишетмисезме? 22  Мәсәлән, анда Ибраһимның ике улы булган, һәм аларның берсе хезмәтче хатыннан,+ ә икенчесе ирекле хатыннан+ туган дип язылган. 23  Әмма хезмәтче хатыннан туганы дөньяга гадәттәгечә* килгән,+ ә ирекле хатыннан туганы Аллаһы вәгъдәсе буенча туган.+ 24  Моның барысы символик мәгънәгә ия: бу ике хатын — ике килешү, һәм аларның берсе Синай тавында төзелгән.+ Бу килешү, Һаҗәр кебек, коллык өчен балалар тудыра. 25  Һаҗә́р — ул Гарәбстандагы Синай тавы+ һәм хәзерге Иерусалимның чагылышы, чөнки ул үз балалары белән коллыкта яши. 26  Ә югарыдагы Иерусалим ирекле, һәм ул безнең анабыз. 27  Болай дип язылган бит: «Балага уза алмаган, бала тудырмаучы хатын, сөен. Бала тудыру газабын белмәүче хатын, шатлыгыңнан кычкыр, чөнки ташлап калдырылган хатынның балалары ире булган хатынныкыннан күбрәк».+ 28  Ә сез, кардәшләр, Исхак кебек, вәгъдә балалары.+ 29  Ләкин гадәттәгечә* дөньяга килгән угыл рух ярдәмендә туган угылны үткәндә ничек эзәрлекләгән булса,+ хәзер дә шул ук хәл.+ 30  Ә Язма нәрсә ди? «Хезмәтче хатынны һәм аның улын куып чыгар, чөнки хезмәтче хатынның улы беркайчан да ирекле хатын улының варисташы булмас».+ 31  Шулай итеп, кардәшләр, без — хезмәтче хатынның түгел, ә ирекле хатынның балалары.

Искәрмәләр

Евр. я арам. телендә «И Әтием!» дигән мәгънә белдерүче сүз.
Ягъни бәйрәм вакытларын.
Яки «Мәсихнең сезне формалаштыруын».
Сүзгә-сүз «тән буенча».
Сүзгә-сүз «тән буенча».