Даниял 1:1—21

  • Бабыллылар Иерусалимны камап ала (1, 2)

  • Әсирлеккә алынган егетләр махсус өйрәтү үтә (3—5)

  • Дүрт егетнең тугрылыгы сынала (6—21)

1  Яһүд патшасы Йәһуәкимнең+ идарә итүенең өченче елында Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р, килеп, Иерусалимны камап алды.+  Вакыт узу белән Йәһвә Яһүд патшасы Йәһуәкимне аның кулына тапшырды.+ Бабыл патшасы Аллаһы гыйбадәтханәсендәге кайбер нәрсәләрне алып, аларны Шина́р* җирендәге+ үз илаһының гыйбадәтханәсенә китерде һәм илаһының хәзинәсенә кертеп куйды.+  Аннары патша үзенең сараендагы Ашпина́з исемле баш түрәсенә кайбер исраиллеләрне, шул исәптән патшалар һәм морзалар нәселеннән булганнарны китерергә кушты.+  Егетләр* һичнинди кимчелексез, күркәм килеш-килбәтле, акыллы, белемле, зирәк+ һәм патша сараенда хезмәткә яраклы булырга тиеш иделәр. Ашпиназ аларны калдайлылар язуына һәм теленә өйрәтергә тиеш иде.  Патша шулай ук аларга һәр көн патша табынындагы затлы ашамлыклардан туенырга һәм үзе эчкән шәрабны эчәргә кушты. Алар өч ел буе белем-тәрбия алырга* һәм, билгеләнгән вакыт җиткәч, патшага хезмәткә алынырга тиеш иделәр.  Алар арасында Яһүд кабиләсеннән Дания́л,*+ Хәнания́,* Мисаи́л* һәм Азария́*+ бар иде.  Патша сараеның баш түрәсе аларга бүтән исемнәр* бирде. Даниялны ул Бәлтишәзә́р,+ Хәнанияне Сидра́х, Мисаилны Миса́х һәм Азарияне Әбдина́х+ дип атады.  Әмма Даниял, патша табынындагы ашамлыклар һәм патша эчкән шәраб белән үзен нәҗесләмәскә дип күңеленә беркетеп куйган иде. Шуңа күрә ул патша сараеның баш түрәсеннән үтенеп, үзен шул рәвешчә нәҗесләргә теләмәгәне турында әйтте.  Һәм Аллаһы патша сараеның баш түрәсенең күңелендә Даниялга карата илтифат һәм мәрхәмәт уятты.+ 10  Әмма патша сараеның баш түрәсе Даниялга болай диде: «Мин сезне ашатырга-эчертергә боерган хуҗам патшадан куркам шул. Ә ул сезнең бүтән егетләргә — үзегезнең яшьтәшләрегезгә караганда начаррак булып күренгәнегезне күрсә? Мин бит сезнең аркада патша алдында гаепле булып калачакмын!» 11  Даниял исә патша сараеның баш түрәсе тарафыннан куелган караучыга — Даниял, Хәнания, Мисаил һәм Азария өстеннән куелган кешегә болай диде: 12  «Зинһар, хезмәтчеләреңне ун көн сынап кара. Безгә ашарга яшелчә ризыгы, эчәргә су гына бирсеннәр. 13  Шуннан соң безне патша табыныннан туенган егетләр* белән чагыштырырсың һәм, безгә карап, хезмәтчеләрең белән нәрсә эшләргә икәнлеген хәл итәрсең». 14  Тегесе, аларның тәкъдиме белән ризалашып, аларны ун көн сынады. 15  Ун көн үтүгә, алар патша табыныннан туенган бөтен егетләргә караганда төскә-биткә килешлерәк һәм тазарак иде. 16  Шунда теге караучы кеше аларга патша табынындагы ашамлыклар белән шәраб урынына яшелчә бирә башлады. 17  Аллаһы шушы дүрт егеткә аң-белем, зирәклек, шулай ук төрле-төрле китапларны өйрәнер өчен аңлау сәләте бирде. Даниялга исә һәртөрле күренешләр белән төшләрнең мәгънәсенә төшенә белү сәләте дә бирелде.+ 18  Патша билгеләгән вакыт килеп җиткәч,+ патша сараеның баш түрәсе егетләрне Нәбукаднизар алдына китерде. 19  Патша, алар белән сөйләшеп алгач, барысы арасында Даниял, Хәнания, Мисаил һәм Азариягә+ тиң берәү дә юк икәнлеген күрде. Һәм алар патшага хезмәт итә башлады. 20  Патша алардан акыл һәм зирәклек таләп иткән нинди генә мәсьәлә турында сорамасын, ул аларны үзенең бөтен патшалыгындагы сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәргә* һәм тылсымчыларга+ караганда ун тапкыр яхшырак күрә иде. 21  Һәм Даниял Кир патшаның+ беренче елына кадәр шул җирдә кала бирде.

Искәрмәләр

Ягъни Бабыл патшалыгы.
Сүзгә-сүз «Балалар».
Я, бәлки, «азык белән тәэмин ителергә».
Мәгъ. «Йәһвә илтифат кылды».
Мәгъ. «Йәһвә ярдәм итте».
Бәлки, мәгъ. «Аллаһы кебек кем бар?»
Мәгъ. «минем хөкемчем — Аллаһы».
Ягъни Бабыл исемнәре.
Сүзгә-сүз «балалар».
Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.