Даниял 2:1—49

  • Нәбукаднизар патша борчуга төшергән төш күрә (1—4)

  • Акыл ияләре төшне сөйләп, юрап бирә алмый (5—13)

  • Даниял Аллаһыдан ярдәм сорый (14—18)

  • Серне ачып биргәне өчен Аллаһыга мактау белдерә (19—23)

  • Даниял патшага төшне сөйли (24—35)

  • Төшнең юралышы (36—45)

    • Патшалык ташы сынны челпәрәмә китерә (44, 45)

  • Патша Даниялны зурлый (46—49)

2  Үзенең идарә итүенең икенче елында Нәбукадниза́р берничә төш күрде. Бу патшаны* шулкадәр борчуга төшерде ки,+ ул хәтта йоклый алмый иде.  Шунда патша, үзенең күргән төшләрен юрау өчен, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәрне, тылсымчыларны, сихерчеләрне һәм калдайлыларны* чакырырга боерды. Алар, кереп, патша алдына килеп басты.+  Патша аларга: «Мин бер төш күрдем, һәм җанымны борчу басты. Шунлыктан төшемне беләсем килә»,— диде.  Калдайлылар патшага арамей телендә:*+ «И патшабыз, мәңге яшә! Хезмәтчеләреңә төшеңне сөйлә, һәм без аны юрап бирербез»,— диделәр.  Патша калдайлыларга болай дип җаваплады: «Минем соңгы сүзем шул: әгәр күргән төшемне сөйләп һәм аны юрап бирмәсәгез, сез чабып үтереләчәксез, ә йортларыгыз җәмәгать бәдрәфләренә* әйләндереләчәк.  Әгәр дә инде төшемне сөйләп, аны юрап бирсәгез, миннән бүләкләр алып, зур хөрмәткә лаек булачаксыз.+ Әйдәгез, сөйләгез төшемне, юрагыз».  Алар патшага икенче мәртәбә: «Патшабыз, хезмәтчеләреңә төшеңне сөйләсәң, без аны сиңа юрап бирер идек»,— диделәр.  Моңа җавап итеп патша болай диде: «Күреп торам, сез вакытны сузарга тырышасыз, чөнки соңгы сүземне ишеттегез инде.  Миңа төшемне сөйләмәсәгез, бөтенегезне дә бер җәза көтә! Сез бит минем кире уйлавыма өметләнеп, миңа ялганларга, мине алдарга сүз куешкансыз. Төшемне сөйләгез, шунда мин сезнең аны юрый да алганыгызны белермен». 10  Калдайлылар патшага болай дип җаваплады: «Патшаның бу таләбен җир йөзендәге бер адәм дә үти алмый, чөнки моңарчы андый нәрсә турында каһиннәрдән, тылсымчылардан һәм калдайлылардан бер патшаның да, бер хакимнең дә сораганы булмады. 11  Патшаның таләбен үтәү авыр. Патшага моны сөйләп бирә алган кеше юк ул дөньяда; илаһлар гына булса, ә алар үлемле кешеләр арасында яшәми». 12  Шулчак патша яман каты ярсыды һәм Бабылдагы бөтен акыл ияләрен юк итәргә боерык бирде.+ 13  Боерык чыкканга, акыл ияләренең гомерләре кыл өстендә тора иде. Шул вакытта Даниялны һәм аның өч иптәшен дә үтерергә дип эзләделәр. 14  Шулчак Дания́л Бабылдагы акыл ияләрен үтерергә чыккан, патшаның тән сакчылары башлыгы Ариа́х белән акыллылык һәм саклык белән генә сөйләшеп алды. 15  Даниял патша сарае түрәсе Ариахтан: «Нишләп патша шундый каты боерык чыгарды?» — дип сорады. Шунда тегесе булган хәлне Даниялга сөйләп бирде.+ 16  Һәм Даниял, патша янына барып, аңардан төшне юрау өчен вакыт бирүен сорады. 17  Аннары Даниял өенә кайтып китте һәм булган хәл турында үзенең иптәшләре Хәнания́, Мисаи́л һәм Азариягә сөйләп бирде. 18  Бабылдагы бүтән акыл ияләре белән бергә Даниял үзе дә, иптәшләре дә һәлак булмасын өчен, ул аларны күкләр Аллаһысына бу серне ачып, мәрхәмәт күрсәтүе турында дога кылырга сорады. 19  Һәм төнлә бу сер Даниялга күренеш аша ачылды.+ Шунда Даниял күкләр Аллаһысына мактаулар белдерде. 20  Даниял болай диде: «Аллаһының исеме мәңге* макталсын,Чөнки ул гына зирәклеккә һәм көч-кодрәткә ия.+ 21  Ул вакытларны, дәверләрне үзгәртә,+Патшаларны тәхеттән төшерә, патшаларны тәхеткә утырта,+Зирәкләргә зирәклек, төшенүчәннәргә аң-белем бирә.+ 22  Ул тирән һәм яшерен нәрсәләрне ача,+Ул караңгылыкта ни барлыгын белә,+Яктылык эчендә яши.+ 23  И ата-бабаларымның Аллаһысы, сиңа мин үз рәхмәтләремне һәм мактауларымны белдерәм,Чөнки син миңа зирәклек һәм көч-куәт бирдең. Без үтендек, һәм син миңа ачып бирдең,Безгә патшаның борчуын ачыкладың».+ 24  Аннары Даниял, патшадан Бабылдагы акыл ияләрен үтерергә боерык+ алган Ариах янына барып, аңа: «Бабылдагы акыл ияләренең берсен дә үтермә. Мине патша янына алып бар, мин патшага төшен юрап бирермен»,— диде. 25  Ариах Даниялны шунда ук патша хозурына китерде һәм болай диде: «Мин Яһүдтән китерелгән әсирләр+ арасыннан бер кешене таптым, ул патшаның төшен юрап бирә ала». 26  Шунда патша Бәлтишәзә́р+ дигән исем йөрткән Даниялга: «Сине, төшемне сөйләп, аны юрап бирә аласың, диләр. Бу дөресме?» — диде.+ 27  Даниял патшага болай дип җавап бирде: «Патша белергә теләгән серне акыл ияләре дә, тылсымчылар да, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр белән йолдызчылар да ачып бирә алмый.+ 28  Әмма күкләрдә серләрне ачучы Аллаһы бар,+ һәм ул Нәбукаднизар патшага соңгы көннәрдә нәрсә буласын ачты. Ятагыңда йоклап ятканда күргән төшең һәм башыңнан чыкмаган күренешләр менә алар: 29  И патша, ятагыңда яткан чакта синең уйларың киләчәк турында иде, һәм серләрне ачучы Аллаһы сиңа нәрсә буласын ачты. 30  Миңа исә бу сер мин бар кешеләрдән зирәгрәк булганга түгел, ә патшага төшен юрап биреп, йөрәгендәге уйларын билгеле итәр өчен ачылды.+ 31  И патша, син гаять зур бер сын күрдең. Гадәттән тыш зур, нурланып ялтырап торган бу сын синең алдыңда торды, һәм аның күренеше дәһшәтле иде. 32  Сынның башы — саф алтыннан,+ күкрәге һәм куллары — көмештән,+ корсагы һәм ботлары — бакырдан,+ 33  балтырлары — тимердән,+ табаннары* тимер катыш балчыктан* иде.+ 34  Сынга карап торганда, таудан кеше кулы тимичә бер таш кителеп төште дә сынның тимер катыш балчык өлешенә бәрелде һәм аны челпәрәмә китерде.+ 35  Шулчак тимер, балчык, бакыр, көмеш һәм алтын — барысы да челпәрәмә килеп, җәйге ындырдагы кибәктәй булды, һәм җил аларны очырып алып китте, бернәрсә дә калмады. Сынга килеп бәрелгән таш исә, зур тауга әйләнеп, бөтен җир йөзен тутырды. 36  Күргән төшең менә шундый иде, патша. Хәзер без сиңа аны юрап бирербез. 37  И патша, син патшаларның патшасы, һәм күкләр Аллаһысы сиңа патшалык, кодрәт, көч-куәт һәм дан-шөһрәт бирде.+ 38  Ул җир йөзендәге кешеләрне, шулай ук кыргый хайваннарны, күктәге кошларны синең кулыңа тапшырып, сине барысы өстеннән хаким итеп куйды.+ Син шушы сынның алтын башы булып торасың.+ 39  Синнән соң үзеңнән түбәнрәк булган икенче бер патшалык күтәрелер,+ аннары өченчесе — бакыр патшалык күтәрелер һәм бөтен җир йөзе белән идарә итәр.+ 40  Дүртенче патшалык исә тимердәй нык булачак.+ Тимер бар нәрсәне ватып, тузанга әйләндергән кебек, бу патшалык та, тимердәй булып, бөтен шул патшалыкларны җимереп, челпәрәмә китерәчәк.+ 41  Ә син күргән табаннарның һәм аяк бармакларының балчык катыш тимер булуы патшалыкның бүленгән булачагын аңлата. Шулай да аңарда берникадәр тимер катылыгы булачак, чөнки, үзең күргәнчә, тимер йомшак балчык белән аралаш иде. 42  Аяк бармаклары яртылаш тимердән, яртылаш балчыктан булганга, бу патшалык яртылаш каты, яртылаш уалучан булачак. 43  Тимер йомшак балчык белән аралаш булган кебек, болар* халык* белән аралаш булачак, һәм, тимер балчык белән кушылмаган кебек, алар да бер-берсе белән кушылмаячак. 44  Шул патшалар көннәрендә күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк+ патшалык*+ урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк.+ Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак,+ ә үзе мәңге торачак.+ 45  Чөнки, үзең күргәнчә, таудан кеше кулы тимичә бер таш кителеп төшеп, тимер, бакыр, балчык, көмеш һәм алтынны челпәрәмә китерде.+ Аллаһы Тәгалә патшага киләчәктә нәрсә булачагын ачты.+ Бу төш дөреслеккә туры килә, һәм юралышы ышанычлы». 46  Шунда патша Нәбукаднизар, Даниял алдында җиргә йөзтүбән капланып, аңа тирән хөрмәт күрсәтте. Шуннан соң патша аңа бүләк китерергә һәм аның хөрмәтенә фимиам яндырырга боерды. 47  Патша Даниялга болай диде: «Чыннан да сезнең Аллаһыгыз — аллаларның Аллаһысы, патшаларның Хакиме һәм серләр ачучы Аллаһы, чөнки син генә бу серне ача алдың».+ 48  Патша Даниялны югары күтәрде һәм аңа күп затлы бүләкләр бирде. Ул аны бөтен Бабы́л өлкәсе өстеннән хаким+ һәм Бабылдагы бөтен акыл ияләре өстеннән баш җитәкче итеп куйды. 49  Даниялның үтенече буенча, патша Сидра́х, Миса́х һәм Әбдинахны+ Бабыл өлкәсендә идарә эшләренә куйды. Даниял исә патша сараенда хезмәт итте.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «аның рухын».
Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
Төп нөсхәдә Дн 2:4ә—7:28 арам. телендә язылган.
Я, бәлки, «чүплекләргә; тиреслекләргә».
Яки «мәңгедән-мәңгегә».
Яки «тубыктан түбән өлеше».
Яки «яндырылган балчыктан».
«Болар», күрәсең, тимер итеп сурәтләнгән нәрсәгә карый.
Яки «кеше токымы», ягъни гади халык.
Яки «хөкүмәт».