Даниял 3:1—30

  • Нәбукаднизар патша алтын сын куя (1—7)

    • Сынга табынырга боера (4—6)

  • Өч егет буйсынмауда гаепләнә (8—18)

    • «Без синең илаһларыңа табынмаячакбыз» (18)

  • Егетләрне ялкынлы мичкә ташлыйлар (19—23)

  • Могҗизалы рәвештә уттан коткарыла (24—27)

  • Патша Йәһвә Аллаһыны мактый (28—30)

3  Нәбукадниза́р патша биеклеге 60 терсәк,* киңлеге 6 терсәк* булган алтын сын ясады. Ул аны Бабы́л өлкәсендәге Дәи́р тигезлегендә урнаштырды.  Аннары Нәбукаднизар патша сатрапларга,* башлыкларга, идарәчеләргә, киңәшчеләргә, казначыларга, хөкемчеләргә, тәртипчеләргә, шулай ук бөтен өлкә җитәкчеләренә хәбәр җибәреп, аларны Нәбукаднизар патша куйган сынның тантаналы ачылуына чакырды.  Шунда сатраплар, башлыклар, идарәчеләр, киңәшчеләр, казначылар, хөкемчеләр, тәртипчеләр һәм бөтен өлкә җитәкчеләре Нәбукаднизар патша куйган сынның тантаналы ачылуына җыелдылар һәм Нәбукаднизар патша куйган сын алдына килеп бастылар.  Шунда сөрәнче каты тавыш белән игълан итте: «Әй халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре, сезгә мондый боерык бирелә:  мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира, сорнай* һәм бүтән төрле уен коралларының тавышын ишетү белән сез тез чүгеп, Нәбукаднизар патша куйган алтын сынга табынырга тиеш.  Кем дә кем тез чүгеп табынмаса, шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытылачак».+  Мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира һәм бүтән төрле уен коралларының тавышын ишетү белән барлык халыклар, төрле милләт һәм төрле тел кешеләре Нәбукаднизар патша куйган алтын сын алдында тезләнеп сәҗдә кылдылар.  Шул вакытта кайбер калдайлылар патша янына килеп, яһүдләрне гаепли башладылар.*  Алар Нәбукаднизар патшага болай диделәр: «И патша, мәңге яшә! 10  И патша, мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира, сорнай һәм бүтән төрле уен коралларының тавышын ишеткән һәркемгә син тезләнеп, алтын сынга сәҗдә кылырга боердың, 11  ә кем дә кем тез чүгеп табынмаса, аны шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытырга дидең.+ 12  Ә менә кайбер яһүдләр — син Бабыл өлкәсендә идарә эшләренә куйган Сидра́х, Миса́х һәм Әбдина́х+ — сине, патша, санга сукмый. Алар синең илаһларыңа табынмый һәм син куйган алтын сынга сәҗдә кылырга теләми». 13  Шунда патша Нәбукаднизар, бик нык ярсып, Сидрах, Мисах һәм Әбдинахны үзе янына китерергә кушты. Һәм аларны патша алдына китерделәр. 14  Нәбукаднизар аларга болай диде: «Сидрах, Мисах һәм Әбдинах, сезне минем илаһларыма табынмый+ һәм мин куйган алтын сынга сәҗдә кылырга теләми диләр. Бу шулаймы? 15  Менә хәзер сез, мөгез быргы, сыбызгы, цитра, арфа, лира, сорнай һәм бүтән төрле уен коралларының тавышы яңгырагач, тезләнеп, мин куйган алтын сынга сәҗдә кылырга әзер икән, бик яхшы. Әгәр дә табынмасагыз, мин сезне шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытачакмын. Шунда карарбыз, нинди илаһ сезне минем кулымнан коткара алыр».+ 16  Сидрах, Мисах һәм Әбдинах патшага болай диде: «И Нәбукаднизар патша, без моңа җавап бирүне кирәк дип тапмыйбыз. 17  Әгәр шулай була калса, без хезмәт иткән Аллаһыбыз безне ялкынлы мичтән дә, синең кулыңнан да коткара ала, и патша.+ 18  Хәтта коткармаса да, сиңа, патша, шул билгеле булсын: без синең илаһларыңа табынмаячакбыз һәм син куйган алтын сынга сәҗдә кылмаячакбыз».+ 19  Шунда патша Нәбукаднизар Сидрах, Мисах һәм Әбдинахка шулкадәр ярсыды ки, йөзенең төсе үзгәреп китте.* Ул мичне гадәттәгедән җиде тапкырга кызурак ягарга боерды 20  һәм үз гаскәрендәге берничә гайрәтле кешесенә Сидрах, Мисах һәм Әбдинахны бәйләп, ялкынлы мичкә ташларга кушты. 21  Аларны бәйләделәр дә өс киемнәре, эчке күлмәкләре, баш киемнәре һәм башка бөтен киемнәре белән ялкынлы мичкә ташладылар. 22  Патшаның боерыгы үтә каты булып, мич кып-кызу итеп яндырылганга, Сидрах, Мисах һәм Әбдинахны алып килгән гайрәтле кешеләр ут ялкыныннан үлде. 23  Теге өчәү исә — Сидрах, Мисах һәм Әбдинах — бәйләнгән килеш ялкынлы мич эченә килеп төште. 24  Шулчак патша Нәбукаднизар куркып китте һәм тиз генә урыныннан торды да үз түрәләренә: «Без өч адәмне бәйләп, утка ыргыттык түгелме соң?» — диде. Тегеләре: «Нәкъ шулай, патша!» — диделәр. 25  Патша: «Карагыз! Ут эчендә дүрт адәм иркенләп йөри, аларга һичнинди зыян тими, дүртенчесенең кыяфәте исә илаһлар улына охшаш»,— диде. 26  Нәбукаднизар, дөрләп янган мич ишеге янына якынлашып: «Сидрах, Мисах һәм Әбдинах, Ходай Тәгаләнең хезмәтчеләре!+ Чыгыгыз, монда килегез!» — диде. Шунда Сидрах, Мисах һәм Әбдинах ут эченнән чыктылар. 27  Шулчак анда җыелган сатраплар, башлыклар, идарәчеләр һәм патшаның түрәләре+ егетләрнең тәннәренә уттан һичнинди зыян килмәгәнен күрделәр;+ башларындагы бер генә чәч бөртеге дә көймәгән, өс киемнәре дә шул килеш калган, алардан хәтта көйгән ис тә килми иде. 28  Шунда Нәбукаднизар болай дип игълан итте: «Сидрах, Мисах һәм Әбдинахның+ Аллаһысына мактаулар яусын, чөнки Ул фәрештәсен җибәреп, үз хезмәтчеләрен коткарды. Алар аңа таянды һәм патшаның боерыгына буйсынмады. Хәтта үлем янаса да, алар үз Аллаһыларыннан башка һичнинди илаһка табынырга, сәҗдә кылырга теләмәде.+ 29  Шуңа күрә мин мондый боерык чыгарам: әгәр дә берәр нинди халык, милләт я кабилә кешесе Сидрах, Мисах һәм Әбдинахның Аллаһысына каршы берәр нәрсә әйтсә, шул адәм чабып үтереләчәк, ә аның йорты җәмәгать бәдрәфенә* әйләндереләчәк, чөнки Аның кебек коткара алырлык бүтән һичнинди илаһ юк».+ 30  Һәм патша Бабыл өлкәсендә Сидрах, Мисах һәм Әбдинахның дәрәҗәләрен күтәрде.*+

Искәрмәләр

Як. 27 м. Ә14 кушымт. к.
Як. 2,7 м. Ә14 кушымт. к.
Яки «волынка».
Яки «әләкләделәр».
Яки «аның аларга карата мөнәсәбәте бөтенләй үзгәрде».
Я, бәлки, «чүплеккә; тиреслеккә».
Яки «тормышларын яхшыртты».