Даниял 4:1—37
4 «Нәбукадниза́р патшаның җир йөзендә яшәгән барлык халыкларга, милләтләргә һәм төрле тел кешеләренә юллаган сүзе: сезгә мул тынычлык телим!
2 Аллаһы Тәгаләнең миңа кылган галәмәтләре белән могҗизалары турында игълан итүемә шатмын.
3 Аның кылган галәмәтләре шундый бөек, кылган могҗизалары шундый көчле! Аның патшалыгы — мәңгелек патшалык, аның идарә итүе — буыннан-буынга.+
4 Мин, Нәбукаднизар, йортымда тыныч яшәп, сараемда рәхәт гомер кичерә идем.
5 Һәм менә бервакыт мин бер төш күрдем, шунда күңелемә курку төште. Ятагымда йоклап яткан чакта күргән һәм башымнан чыкмаган сурәтләр белән күренешләр аркасында хафага калдым.+
6 Шунлыктан мин, төшемне юрап бирсеннәр өчен, Бабылдагы бөтен акыл ияләрен үземә чакырттым.+
7 Шунда сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр, тылсымчылар, калдайлылар* һәм йолдызчылар+ килде. Аларга төшемне сөйләп биргәч, алар миңа аны юрап бирә алмады.+
8 Ниһаять, илаһымның хөрмәтенә+ Бәлтишәзә́р+ дип аталган һәм изге илаһларның рухы белән сугарылган+ Дания́л килде. Мин аңа үз төшемне сөйләп бирдем:
9 „И Бәлтишәзәр, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр башлыгы!+ Синдә изге илаһларның рухы бар+ икәнлеген һәм син ача алмаслык бер сер дә юк икәнлеген яхшы беләм.+ Шунлыктан төшемдә күргән күренешләрне аңлатып, юрап бирче.
10 Ятагымда йоклап яткан чакта мин шундый күренеш күрдем: җир уртасында гаять зур, биек бер агач тора.+
11 Агач үсеп, нык булып китте һәм аның очы күкләргә кадәр җитте, аны җир читеннән үк күреп була иде.
12 Агач куе яфраклы, мул җимешле иде, барлык җан ияләре анда азык таба иде. Аның астында җәнлекләр ышыклана иде, ботакларында кошлар оялый иде. Ул барлык тереклекне туендырып торды.
13 Аннары мин ятагымда йоклап яткан чакта күренештә күкләрдән бер сакчының* — изге затның төшкәнен күрдем.+
14 Ул каты тавыш белән болай диде: „Агачны кисеп ташлагыз,+ ботакларын чабыгыз! Яфракларын селкеп төшерегез, җимешләрен төрле якка чәчегез! Аның астыннан җәнлекләр качсын, ботаклары арасыннан кошлар очып китсен.
15 Әмма агач төбен, тимер һәм бакыр богау салып, тамырлары белән җирдә, яшел үлән арасында калдырыгыз. Ул күктән иңгән чык белән сугарылсын, аның өлеше җәнлекләр белән бергә җир өстендәге яшел үлән арасында булсын.+
16 Аның адәм йөрәге хайван йөрәгенә әверелсен, һәм шул рәвешчә җиде вакыт+ үтсен.+
17 Җир йөзендә яшәүче кешеләр Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким+ булуын, хакимлекне кемгә бирергә теләсә, шуңа бирүен һәм тәхеткә кешеләр арасыннан хәтта иң күренексезен утырта икәнлеген белсеннәр өчен, бу боерыкны сакчылар тапшырды,+ бу карар изге затлар аша бирелде“.
18 Мин, Нәбукаднизар патша, менә шундый төш күрдем. Хәзер син, Бәлтишәзәр, аны юрап бир, чөнки патшалыгымда бүтән бер акыл иясе дә миңа аны юрап бирә алмады.+ Син исә аны юрап бирә аласың, чөнки синдә изге илаһларның рухы бар“.
19 Бәлтишәзәр+ исемле Даниял бер мизгелгә хафага төште һәм уйларыннан куркып китте.
Патша: „Бәлтишәзәр, төшнең үзеннән дә, аның юралышыннан да котың алынмасын“,— дип әйтте.
Бәлтишәзәр болай дип җаваплады: „И хуҗам, бу төш сине нәфрәт итүчеләреңә караса иде, юралышы дошманнарыңның башына төшсә иде.
20 Син күргән агач — зур булып үсеп, ныгып һәм күкләргә кадәр җитеп, җир читеннән үк күренеп торган,+
21 куе яфраклы, мул җимешле, барлык җан ияләре азык тапкан, астында җәнлекләр ышыкланган, ботакларында кошлар оялаган+ агач —
22 ул — син, патша, чөнки син бөек һәм куәтле булып киттең, синең даның үсеп, күкләргә кадәр җитте,+ идарәң җир читенә хәтле җәелде.+
23 Патша күктән төшеп килгән сакчының — изге затның+ болай дип әйткәнен ишетте: „Агачны кисеп ташлагыз, юк итегез, ә төбен, тимер һәм бакыр богау салып, тамырлары белән җирдә, яшел үлән арасында калдырыгыз. Җиде вакыт үткәнчегә кадәр ул күктән иңгән чык белән сугарылсын, аның өлеше җәнлекләр белән бергә җир өстендәге яшел үлән арасында булсын“.+
24 И патша, төшнең юралышы, Аллаһы Тәгаләнең хуҗам патшага карата чыгарган карары менә шундый:
25 сине кешеләр арасыннан куачаклар, һәм син җәнлекләр белән бергә яшәячәксең. Сиңа, үгезләргә ашаткандай, яшел үлән ашатачаклар, син күктән иңгән чык белән сугарылачаксың,+ һәм син Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булуына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенгәнчегә кадәр,+ җиде вакыт+ үтәчәк.+
26 Ә агачның төбе белән тамырлары калдырылсын дигән сүзләр,+ син Аллаһының күкләрдә хакимлек итүенә төшенгәч, патшалыгың яңадан үзеңә кайтарылачак, дигәнне аңлата.
27 Шуңа күрә, патша, минем киңәшемә колак салчы. Тәкъва эшләр кылып — гөнаһларыңнан, ярлыларга шәфкать күрсәтеп, җинаятьләреңнән арын. Бәлки, шулчак алга таба да тормышның рәхәтен күреп яшәрсең“».+
28 Моның барысы Нәбукаднизар патшаның башына төште.
29 Унике ай үтте. Бабылдагы сараеның түбәсе буйлап тегендә-монда йөргәндә патша болай диде:
30 «Нинди бөек Бабыл шәһәре! Мин аны үз даным һәм бөеклегем хакына патша йорты өчен үз көчем һәм куәтем белән төзедем!»
31 Патша бу сүзләрне әйтеп бетерергә дә өлгермәде, күкләрдән тавыш яңгырады: «Нәбукаднизар патша, тыңла: „Патшалык синнән алынды,+
32 син кешеләр арасыннан куылачаксың. Син җәнлекләр белән бергә яшәячәксең һәм сиңа, үгезләргә ашаткандай, яшел үлән ашатачаклар. Син Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булуына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенгәнчегә кадәр,+ җиде вакыт үтәчәк“».
33 Шул мизгелдә үк шушы сүзләр Нәбукаднизар патшада үтәлде. Аны кешеләр арасыннан кудылар, ул, үгезләрдәй, яшел үлән ашады, тәне күктән иңгән чык белән сугарылды, чәчләре — бөркет каурыйларыдай, тырнаклары кош тырнакларыдай озын булып үсте.+
34 «Шул вакыт үткәч,+ мин, Нәбукаднизар, башымны күтәреп, күкләргә карадым, һәм миңа акылым кайтты. Шунда мин Аллаһы Тәгаләне мактадым, мәңге яшәүче Ходайга мактау һәм дан белдердем, чөнки аның идарә итүе — мәңгелек, патшалыгы — буыннан-буынга.+
35 Җир йөзендә яшәүчеләр Аллаһы алдында берни дә түгел. Ул күк гаскәре һәм җир йөзендә яшәүчеләр белән үз ихтыяры буенча эш итә. Берәү дә аңа каршы төшә+ я: „Син нәрсә эшлисең?“+ — дип әйтә алмый.
36 Шул вакытта миңа акылым кайтты, патшалыгымның даны, бөеклегем һәм мәһабәтлегем үземә кайтарылды.+ Югары дәрәҗәдәге түрәләрем һәм морзаларым теләп минем алдыма килә башлады. Мин патшалык тәхетемә кабат утырдым, һәм миңа элеккегедән дә күбрәк дан-шөһрәт өстәлде.
37 Менә хәзер мин, Нәбукаднизар, күкләр Патшасын мактыйм, югарылыйм һәм данлыйм,+ чөнки аның бөтен эшләре хакыйкатькә туры килә, юллары гадел,+ ул эреләнеп йөргәннәрне басынкыландыра ала».+
Искәрмәләр
^ Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
^ Яки «бер фәрештәнең».