Даниял 5:1—31

  • Бәлшәзәр патша мәҗлес ясый (1—4)

  • Стенадагы язу (5—12)

  • Даниялдан язуны аңлатуын сорыйлар (13—25)

  • Язуның мәгънәсе: Бабыл яулап алыначак (26—31)

5  Бәлшәзә́р+ патша үзенең мең морзасына зур мәҗлес ясап, алар алдында шәраб эчте.+  Шәраб тәэсирендә булганда, Бәлшәзәр үз атасы* Нәбукадниза́р Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән алып чыккан алтын һәм көмеш савытларны+ китерергә боерды. Бәлшәзәр үзенең морзалары, җарияләре һәм кече хатыннары белән бергә шул савытлардан шәраб эчәргә теләде.  Шунда Иерусалимдагы Аллаһы йортының изге урыныннан алынган алтын савытларны китерделәр. Патша, аның морзалары, җарияләре һәм кече хатыннары шул савытлардан шәраб эчте.  Шәраб эчеп утырганда, алар алтыннан, көмеш, бакыр, тимер, агач һәм таштан ясалган илаһларны мактады.  Нәкъ шул мәлне кеше кулы пәйда булды һәм патша сараеның стенасына,* шәмдәл янында бармагы белән яза башлады. Патша язган кулның сырт ягын күрде.  Шулчак патшаның йөзе агарынды,* ул үз уйларыннан тетрәнеп китте, тез буыннары калтырап,+ бер-берсенә бәрелә башлады.  Шунда патша каты кычкырып, тылсымчыларны, калдайлыларны* һәм йолдызчыларны чакыртты.+ Патша Бабылдагы акыл ияләренә: «Кем дә кем бу язуны укып, миңа мәгънәсен аңлатып бирсә, шуның өстенә кызгылт-шәмәхә* кием, муенына алтын муенса кидерелер,+ һәм мин аны патшалыкта өченче идарәче итәрмен»,— диде.+  Һәм патшаның бөтен акыл ияләре килде, ләкин алар патшага язуны укып та, мәгънәсен аңлатып та бирә алмады.+  Шунда Бәлшәзәр патша бик нык куркуга төште, аның йөзе агарынды, ә морзалары аптырашта калды.+ 10  Патшабикә исә, патша белән морзаларының сүзләрен ишеткәч, мәҗлес үткән залга керде. Ул болай диде: «Патша, мәңге яшә! Ник йөзең качкан? Бер дә куркасы юк. 11  Синең патшалыгыңда өстенә изге илаһларның рухы иңгән бер кеше* бар. Әтиең көннәрендә аңарда аң-белем, тирән төшенүчәнлек һәм илаһларның зирәклегедәй зирәклек бар икәнлеге билгеле булды.+ Синең әтиең — Нәбукаднизар патша аны сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр, тылсымчылар, калдайлылар* һәм йолдызчылар өстеннән баш итеп билгеләде;+ әйе, патша, әтиең шулай эшләде. 12  Патша Бәлтишәзәр дип атаган Дания́л, гаҗәеп акылга,*+ аң-белемгә һәм тирән төшенүчәнлеккә ия булып, төшләрне юрый, табышмакларны аңлата һәм төенле мәсьәләләрне чишә ала иде.+ Чакырт Даниялны, ул килеп, сиңа язуны аңлатсын». 13  Даниялны патша алдына китерделәр. Патша Даниялдан: «Әтием патша Яһүд җиреннән әсирлеккә алып киткән+ Даниял синме ул?+ — дип сорады.— 14  Синдә илаһлар рухы,+ аң-белем, тирән төшенүчәнлек һәм чиксез зирәклек бар диләр.+ 15  Бу язуны укып, миңа мәгънәсен аңлатып бирер өчен, яныма акыл ияләре белән тылсымчыларны китергәннәр иде, ләкин алар бу язуны аңлатып бирә алмады.+ 16  Сине серләрне ачып,+ төенле мәсьәләләрне чишә аласың дип ишеткән идем. Әгәр хәзер шушы язуны укып, аны миңа аңлатып бирә алсаң, синең өстеңә кызгылт-шәмәхә кием, муеныңа алтын муенса кидерелер, һәм син патшалыкта өченче хаким булачаксың».+ 17  Шунда Даниял патшага болай дип җаваплады: «Бүләкләрең үзеңдә калсын я аларны бүтәннәргә бир. Шулай да мин патшага язуны укып, мәгънәсен аңлатып бирәм. 18  И патша, Аллаһы Тәгалә синең әтиең Нәбукаднизарга патшалык, бөеклек, хөрмәт һәм дан-шөһрәт бирде.+ 19  Аллаһы аңа шундый бөеклек биргәнгә, бөтен халыклар, милләт һәм төрле тел кешеләре аңардан куркып, калтырап торды.+ Патша ни теләсә шуны эшләде: үтерәсе килсә, үтерде; исән калдырасы килсә, исән калдырды; югары күтәрәсе килсә, югары күтәрде; түбәнсетәсе килсә, түбәнсетте.+ 20  Йөрәге горурланып китеп, үҗәт рухлы булып киткәч, ул үзбелдегенчә эш итә башлады.+ Ул патшалык тәхетеннән төшерелде һәм үз даныннан мәхрүм ителде. 21  Аны кешеләр арасыннан кудылар, йөрәге хайванныкыдай булып китеп, ул кыргый ишәкләр белән бергә яшәде. Ул Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булганына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенгәнчегә кадәр,+ аңа, үгезләргә ашаткандай, яшел үлән ашаттылар, тәне күктән иңгән чык белән сугарылды. 22  Ә син, аның улы Бәлшәзәр, боларның барысын да белә торып, үз йөрәгеңне басынкыландырмадың. 23  Юк, син күкләр Хакименә+ каршы баш күтәреп, аның йортыннан үзеңә савытлар китерттең.+ Морзаларың, җарияләрең һәм кече хатыннарың белән бергә син шулардан шәраб эчеп, берни дә күрмәгән, берни дә ишетмәгән, берни дә белмәгән, алтыннан, көмеш, бакыр, тимер, агач һәм таштан ясалган илаһларны мактадың.+ Ә сулышыңа+ һәм бар юлларыңа хуҗа булган Аллаһыны данламадың. 24  Шуның өчен ул синең янга шул кулны җибәреп, менә бу язуны яздырган да.+ 25  Монда МЕНЕ́, МЕНЕ́, ТЕКЕ́Л һәм ПАРСИ́Н дип язылган. 26  Бу сүзләрнең мәгънәсе исә шундый: МЕНЕ — Аллаһы, патшалыгыңның көннәрен санап, аны туктатты.+ 27  ТЕКЕЛ — син үлчәүдә үлчәнеп, бик җиңел дип табылдың. 28  ПЕРЕ́С — синең патшалыгың бүленеп, ми́диялеләр белән фарсыларга бирелде».+ 29  Шунда, Бәлшәзәр боерыгы буенча, Даниялның өстенә кызгылт-шәмәхә кием, муенына алтын муенса кидерделәр һәм аны патшалыкта өченче идарәче булачак дип игълан иттеләр.+ 30  Нәкъ шул ук төнне калдайлылар патшасы Бәлшәзәр үтерелде.+ 31  Һәм патшалык ми́дияле Да́рий+ кулына күчте. Аңа ул вакытта 62 яшьләр тирәсе иде.

Искәрмәләр

Яки «бабасы».
Яки «штукатурлы стенасына».
Яки «кыяфәте үзгәрде».
Андый төс хакимлек, байлык һәм дан белән бәйле булган.
Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
Яки «бер сәләтле кеше».
Монда оста күрәзәчеләр һәм астрологлар төркеме турында сүз бара.
Сүзгә-сүз «рухка».