Даниял 6:1—28

  • Фарсы түрәләре Даниялга каршы мәкер кора (1—9)

  • Даниял дога кылудан туктамый (10—15)

  • Даниялны арысланнар чокырына ташлыйлар (16—24)

  • Дарий патша Даниялның Аллаһысын зурлый (25—28)

6  Да́рий бөтен патшалыгы өстеннән 120 сатрап билгеләргә булды.+  Алар өстеннән өч түрә, шул исәптән Дания́л да куелган иде.+ Патша һичнинди зыян күрмәсен өчен, сатраплар+ аларга бар эшләре турында исәп биреп тора иде.  Даниял исә, гаҗәеп акылга* ия булганга,+ бүтән түрәләрдән һәм сатраплардан өстен иде, һәм патша аны бөтен патшалык өстеннән куймакчы булды.  Ул вакытта түрәләр һәм сатраплар Даниялны ил эшләре белән бәйле берәр нәрсәдә гаепләү өчен нигез эзләделәр. Әмма алар бәйләнерлек сәбәп тә, һичнинди начарлык та таба алмады, чөнки ул ышанычка лаек һәм барысын җиренә җиткереп үтәгән кеше иде, аңарда һичнинди начарлык юк иде.  Шунда бу кешеләр: «Бу Даниялны гаепләү өчен бернинди дә сәбәп табып булмастыр, аның динендә* генә берәр нәрсә тапсак инде»,— диделәр.+  Түрәләр һәм сатраплар күмәкләшеп патша янына керделәр һәм аңа болай диделәр: «Да́рий патша, мәңге яшә!  Патшалыктагы бөтен түрәләр, башлыклар, сатраплар, югары дәрәҗәдәге түрәләр һәм идарәчеләр — барысы бергә киңәшләшеп, патша указы чыгарырга кирәк дигән карарга килде. Аның буенча, и патша, 30 көн дәвамында синнән башка берәр нинди кешегә я илаһка үтенеп мөрәҗәгать итү тыела, ә аны үтәмәгән һәркем арысланнар чокырына ташланачак.+  Хәзер, патша, бу указны кабул итеп, кул куй,+ ул үзгәртелмәсен, чөнки ми́диялеләр белән фарсыларның законы — үзгәрмәс закон».+  Шунда Да́рий патша бу указга һәм тыюга кул куйды. 10  Даниял исә, шул указга кул куелганын белгәч, үз өенә кайтып китте. Өске бүлмәсендәге тәрәзәләре Иерусалимга карый иде.+ Даниял, гадәттәгечә, көненә өч тапкыр, тезләнеп, үз Аллаһысына дога кылды һәм мактаулар белдерде. 11  Шул вакытта теге кешеләр Даниялның өенә атылып кереп, аның үз Аллаһысы алдында дога кылып, илтифат итүен сорап ялварганын күрделәр. 12  Шунда алар патша янына килеп, аның чыгарган указы турында исенә төшерде: «Син, патша, үзең кем дә кем 30 көн дәвамында синнән башка берәр нинди кешегә я илаһка үтенеп мөрәҗәгать итсә, шул кеше арысланнар чокырына ташланачак дигән указга кул куйган идең түгелме?» Патша: «Әйе, ул ми́диялеләр белән фарсыларның үзгәрмәс законы буенча гамәлдә нык тора»,— дип җаваплады.+ 13  Алар аңа шунда ук: «Яһүд җиреннән китерелгәннәрнең берсе — Даниял+ сине дә, патша, санга сукмый, син чыгарган указга да буйсынмый, ә көненә өч тапкыр үз Аллаһысына дога кыла»,— диделәр.+ 14  Бу сүзләрне ишеткәч, патша кайгыга төште һәм Даниялны коткару җаен эзли башлады. Кояш батканчыга кадәр, ул аны коткарыр өчен кулыннан килгәнне эшләде. 15  Һәм ахыр чиктә теге кешеләр күмәкләшеп патша янына керделәр дә: «Патша, сиңа билгеле бит, ми́диялеләр белән фарсыларның законы буенча, патшаның бернинди тыюы да, указы да үзгәртелә алмый»,— диделәр.+ 16  Шунда, патша боерыгы буенча, Даниялны китереп, арысланнар чокырына ташладылар.+ Патша Даниялга: «Син берөзлексез хезмәт иткән Аллаһың сине коткарачак»,— диде. 17  Шунда бер таш китереп, чокырның авызын капладылар. Даниялга каршы чыгарылган карар үзгәртелмәсен өчен, патша аны үзенең мөһерле балдагы һәм морзаларының мөһерле балдагы белән мөһерләп куйды. 18  Шуннан соң патша үз сараена китте. Ул төне буе ураза тотып чыкты, һәртөрле күңел ачудан баш тартты,* һәм аның йокысы качты. 19  Таң атар-атмас патша торды да арысланнар чокырына ашыкты. 20  Чокыр янына килгәч, патша хәсрәтле тавыш белән Даниялга: «Даниял, тере Аллаһының хезмәтчесе! Син берөзлексез хезмәт иткән Аллаһың сине арысланнардан коткара алдымы?» — дип кычкырды. 21  Даниял шунда ук патшага: «И патша, мәңге яшә! — диде.— 22  Минем Аллаһым, үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын япты,+ һәм алар миңа зыян китермәде,+ чөнки мин аның алдында гаепсез дип табылдым, һәм сиңа каршы да, и патша, мин һичнинди начарлык кылмадым». 23  Патша бик сөенде һәм Даниялны чокырдан чыгарырга боерды. Даниял чокырдан чыгарылгач, аңа һичнинди зыян тимәгәнен күрделәр, чөнки ул үз Аллаһысына таянды.+ 24  Шунда, патша боерыгы буенча, Даниялны гаепләгән* теге кешеләрне китерделәр һәм балалары,* хатыннары белән бергә арысланнар чокырына ташладылар. Алар чокыр төбенә төшеп җитәргә дә өлгермәде, арысланнар аларга ташланып, бөтен сөякләрен сындырды.+ 25  Аннары Да́рий патша җир йөзендә яшәгән бөтен халыкларга, милләтләргә һәм төрле тел кешеләренә болай дип язды:+ «Барыгызга да мул тынычлык телим! 26  Мин мондый боерык чыгарам: патшалыгымның бөтен җирләрендә кешеләр Даниялның Аллаһысыннан куркып торырга тиеш,+ чөнки Ул — тере Аллаһы, Ул мәңге яши, аның патшалыгы һичкайчан җимерелмәс һәм хакимлеге мәңгелек.+ 27  Ул коткара,+ азат итә һәм күктә дә, җирдә дә галәмәтләр белән могҗизалар кыла.+ Менә Даниялны ул арысланнар авызыннан коткарды». 28  Даниял исә Да́рий патшалыгында+ һәм Фарсы́ патшасы Кир патшалыгында+ уңышлы иде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «рухка».
Яки «Аллаһысының канунында».
Я, бәлки, «аның янына музыкантларны кертмәделәр».
Яки «яманлаган».
Сүзгә-сүз «уллары».