Даниял 8:1—27
8 Бәлшәзә́р патшаның+ идарә итүенең өченче елында мин, Дания́л, күренеш күрдем. Бу күренеш миңа әүвәл бирелгән күренештән соң бирелде.+
2 Мин Ила́м өлкәсендәге+ Шуша́н ныгытмасында* идем.+ Күренешне күргәндә, мин Ула́й елгасы* янында идем.
3 Күзләремне күтәреп карасам, су буенда ике мөгезле+ сарык тәкәсе тора.+ Аның ике мөгезе дә озын иде, әмма берсе биегрәк иде, һәм шул биегрәк булганы соңрак чыкты.*+
4 Мин сарык тәкәсенең көнбатыш, төньяк һәм көньякка таба сөзеп һөҗүм ясаганын күрдем. Бер җанвар да аңа каршы тора алмады, һәм аның куәтеннән коткара алырлык берәү дә юк иде.+ Ул үзе теләгәнчә эшләде һәм үзен югарылады.
5 Мин карап торуымны дәвам иттем, һәм менә, көнбатыштан бер кәҗә тәкәсе килә.+ Ул бөтен җир өсте буйлап аяклары җиргә тими бара. Кәҗә тәкәсенең ике күзе арасында күзгә ташланып торган зур мөгезе бар.+
6 Ул мин су буенда күргән теге ике мөгезле сарык тәкәсенә һөҗүм итәргә дип якынлаша иде. Ул, котырынып, аңа таба чаба иде.
7 Мин аның сарык тәкәсенә якын килгәнен, бик нык ярсып, аңа ыргылганын һәм сөзеп, ике мөгезен сындырганын күрдем. Сарык тәкәсенең аңа каршы торырга көче җитмәде. Тегесе аны җиргә егып, таптый башлады, һәм берәү дә сарык тәкәсен аның куәтеннән коткара алмады.
8 Кәҗә тәкәсе үзен чамадан тыш югарылады, әмма куәтле булып китү белән зур мөгезе сынып төште. Шунда аның урынына дөньяның дүрт ягына* караган, күзгә ташланып торган дүрт мөгез үсеп чыкты.+
9 Шуларның берсеннән бүтән бер мөгез — кечкенә мөгез чыкты. Ул көньякка, көнчыгышка һәм Күркәм урынга*+ таба бик зур булып үсте.
10 Ул шулкадәр үсте ки, күкләр гаскәренә кадәр үк иреште һәм кайбер гаскәриләрен, кайбер йолдызларны җиргә бәреп төшереп, аяк астына салып таптады.
11 Ул хәтта гаскәр Әмиренә каршы баш күтәрде, Аңардан көндәлек* корбаннарның китерелүе алынды, һәм Ул урнаштырган изге урынны ваттылар.+
12 Җинаяте аркасында гаскәр һәм аның белән бергә көндәлек* корбаннар да мөгез хакимлегенә бирелде. Ул хакыйкатьне җиргә салып таптады һәм бертуктамый эш итеп, үз эшләрендә уңышлы булды.
13 Шуннан соң мин бер изге затның сөйләгән сүзләрен ишеттем, һәм икенче изге зат тегесенә болай диде: «Көндәлек* корбаннар, ташландык хәлгә китерүче җинаять,+ изге урынның һәм гаскәрнең аяк астына салып тапталуы турындагы күренештә күргән хәлләр күпме дәвам итәчәк?»
14 Ул миңа: «2 300 төн һәм көн* үткәнгә кадәр шулай булачак, һәм шуннан соң изге урын тиешле хәлгә кайтарылачак»,— диде.
15 Мин, Даниял, күренешне карап, мәгънәсенә төшенергә тырышкан арада, карасам, каршымда адәмгә охшаш берәү басып тора.
16 Шунда мин Улай+ уртасыннан бер адәмнең тавышын ишеттем. Ул: «Җәбраи́л,*+ аңа күргәннәрен аңлатып бир»,— диде.+
17 Аннары ул мин басып торган урын янына килде. Яныма килгәч, мин шундый тетрәндем ки, куркудан йөзтүбән капландым. Ул миңа: «Адәм улы, шуны бел: бу күренеш ахыргы вакытка карый»,— диде.+
18 Ул минем белән сөйләшеп торган арада, мин җирдә йөзтүбән ятып тирән йокыга талдым. Шунда ул миңа кагылды да мине моңарчы басып торган урынга торгызды.+
19 Ул миңа болай дип әйтте: «Мин сиңа Аллаһы хөкеме вакытының ахырында булачак вакыйгаларны ачыклап бирәм, чөнки бу күренеш билгеләнгән ахыргы вакытка карый.+
20 Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе — Ми́дия һәм Фарсы́ патшалары.+
21 Йонлач кәҗә тәкәсе — Греция патшасы,+ ике күзе арасындагы зур мөгез — беренче патша.+
22 Шул мөгез сынып, аның урынына дүрт мөгезнең чыкканы+ аның халкыннан дүрт патшалык чыгачагын аңлата, ләкин алар аның кебек үк куәтле булмаячак.
23 Һәм патшалык итүләренең ахырында, җинаятьчеләрнең җинаятьләре баштан ашкач, ике мәгънәле сүзләрне аңлаган* кырыс* кыяфәтле патша күтәреләчәк.
24 Аның куәте бөек булып китәчәк, ләкин үз куәте ярдәмендә түгел. Ул галәмәт рәвештә һәлак итеп,* уңышларга ирешәчәк, эшләре нәтиҗәсез булмаячак. Ул куәтлеләрне, шулай ук изге халыкны һәлак итәчәк.+
25 Үз мәкерлеген кулланып, ул алдауда уңышлы булачак. Ул үз күңелендә үз-үзен югарылаячак һәм тыныч вакытта* күпләрне һәлак итәчәк. Ул хәтта әмирләрнең Әмиренә каршы күтәреләчәк, ләкин сындырып төшереләчәк, әмма кеше кулы аркасында түгел.
26 Күренештәге төннәр белән көннәр* турында әйтелгәннәр — чынбарлык. Син бу күренешне сер итеп сакла, чөнки ул ерак киләчәк турында».+
27 Ә мин, Даниял, хәлдән тайдым һәм күп көннәр авырып яттым.+ Аякка баскач, мин патша эшләрен алып бардым.+ Әмма күргәннәрем аркасында мин телсез калдым, һәм һичкем бу күренешне аңлый алмады.+
Искәрмәләр
^ Яки «сараенда».
^ Яки «каналы».
^ Я, бәлки, «һәм шунысы соңрак биегрәк булып китте».
^ Сүзгә-сүз «күкләрнең дүрт җиленә таба».
^ Яки «Бизәктәй урынга».
^ Яки «даими».
^ Яки «даими».
^ Яки «Даими».
^ Сүзгә-сүз «кич һәм иртә».
^ Мәгъ. «Аллаһының куәтле заты».
^ Яки «мәкер оештыруга оста».
^ Яки «ярсулы».
^ Яки «коточкыч һәлакәт китереп».
^ Я, бәлки, «алдан кисәтмичә».
^ Сүзгә-сүз «кичләр һәм иртәләр».