Езра 1:1—11

  • Кир патшаның гыйбадәтханә турындагы әмере (1—4)

  • Сөргендәге кешеләр Бабылдан кайтырга әзерләнә (5—11)

1  Фарсы́ патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+  «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+  Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән аның Аллаһысы булсын, һәм ул Яһүд җирендәге Иерусалимга барсын һәм Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең — йорты Иерусалимда торган* Аллаһының — йортын яңадан торгызсын.  Килмешәк булып яшәүче һәркемгә,+ ул кайда гына тормасын, күршеләре* көмеш һәм алтын, төрле әйберләр һәм мал-мөлкәт, шулай ук Иерусалимда торган Аллаһының йорты өчен ирекле бүләкләр биреп булышсын“».+  Шунда Яһүд һәм Биньямин кабиләләренең нәсел башлыклары һәм руханилар белән ле́вилеләр — йөрәген Аллаһы кузгаткан һәр кеше* — Иерусалимдагы Йәһвәнең йортын барып торгызырга әзерләнде.  Аларга бөтен күршеләре булышты: алар бар ирекле бүләкләрдән тыш, көмеш белән алтыннан ясалган әйберләр, башка төрле әйберләр, мал-мөлкәт һәм кыйммәтле бүләкләр бирде.  Кир патша шулай ук Йәһвә йортының кирәк-яракларын алып чыкты. Аларны Нәбукадниза́р Иерусалимнан алып, үз илаһы йортына китергән иде.+  Фарсы патшасы Кир аларны казначы Митридә́т күзәтүендә чыгарырга кушты. Тегесе аларның исемлеген төзеп, Яһүд башлыгы Шәшбазарга*+ тапшырды.  Менә аларның исемлеге: кәрзингә охшаш 30 алтын савыт, кәрзингә охшаш 1 000 көмеш савыт, 29 башка савыт, 10  30 кечкенә алтын касә, 410 кечкенә көмеш касә, 1 000 башка кирәк-ярак әйбер. 11  Алтыннан һәм көмештән ясалган бар кирәк-яракларның саны 5 400 булды. Боларның барысын Шәшбаза́р, сөргендәге кешеләр+ Бабылдан Иерусалимга киткәндә, үзе белән алды.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Иерусалимдагы».
Сүзгә-сүз «шул җирдә яшәүчеләр».
Сүзгә-сүз «рухына Аллаһы дәрт биргән һәркем».
Күрәсең, Ез 2:2 һәм 3:8 дәге Зәрубабыл.