Езра 10:1—44

  • Чит халык хатыннары турындагы килешү (1—14)

  • Чит халык хатыннары кайтарып җибәрелә (15—44)

10  Езра́ Аллаһы йорты алдында йөзтүбән ятып елаганда һәм гөнаһларны танып дога кылганда,+ исраилле ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалардан торган зур төркем җыелды, һәм халык үкереп-үкереп елады.  Шунда Ила́м+ улларыннан Яһии́л+ улы Шәхәния́ Езрага болай диде: «Без тирә-яктагы халыклардан үзебезгә хатыннар алып Аллаһыбызга тугрылыксыз булдык.+ Шулай да Исраи́л өчен өмет кала әле.  Әйдәгез, Аллаһыбыз әмерләрен олылаучы кешеләрнең+ һәм Йәһвәнең күрсәтмәләре буенча бар бу хатыннарны һәм алардан туган балаларны җибәрергә вәгъдә итеп, Аллаһыбыз белән килешү төзик.+ Әйдәгез, Канун буенча эш итик.  Тор, бу мәсьәләне хәл итү өчен син җаваплы. Без синең белән. Нык бул һәм эш ит».  Шунда Езра торды да руханиларның, ле́вилеләрнең һәм бөтен Исраилнең башлыкларын әйтелгәнне башкарырга ант иттерде,+ һәм алар ант бирде.  Езра Аллаһы йорты алдыннан китте дә Ильяши́б улы Йәһухәна́н бүлмәсенә* керде. Анда керсә дә, бернәрсә ашамады, су да эчмәде, чөнки ул сөргеннән кайткан кешеләрнең тугрылыксызлыгы аркасында кайгыра иде.+  Аннары алар Яһүд җирендә һәм Иерусалимда белдерү ясап, сөргеннән кайткан бөтен кешеләргә Иерусалимда җыелырга кушты.  Мирзалар һәм өлкәннәр болай дип карар итте: өч көн эчендә килмәгән һәр кешедән бар булганы тартып алыныр, ул үзе исә сөргеннән кайткан кешеләр җыелышыннан чыгарылыр.+  Шуңа күрә Яһүд һәм Биньями́н кабиләләреннән бар кеше өч көн эчендә Иерусалимда бергә җыелды. Бу тугызынчы айның 20 нче көне иде. Бөтен халык бу җыелышның җитдилеге һәм коеп яуган яңгыр аркасында Аллаһы йортының ишегалдында калтырап утырды. 10  Шунда Езра торды да аларга болай диде: «Сез тирә-яктагы халыклардан үзегезгә хатыннар алып,+ тугрылыксыз эш иттегез һәм шулай итеп Исраил гаебенә тагы гаеп өстәдегез. 11  Хәзер ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвәгә гөнаһларыгызны ачып салыгыз һәм аның ихтыярын үтәгез. Үзегезне тирә-яктагы халыклардан һәм алардан алган хатыннарыгыздан аерыгыз».+ 12  Моңа бөтен җыелыш көчле тавыш белән болай дип җавап кайтарды: «Без нәкъ син әйткәнчә эш итәргә бурычлы. 13  Әмма халык күп, көннәре дә яңгырлы. Тышта басып торып булмый, сорау да бер-ике көн эчендә хәл итәрлек түгел, чөнки үз фетнәбез аркасында без бик зур гөнаһ кылдык. 14  Шуңа күрә үтенәбез: мирзаларыбыз бөтен җыелышның вәкилләре булсын.+ Бу сорау тулысынча хәл ителгәнче һәм без Аллаһыбызның купкан ялкынлы ачуын басканчы, чит халыктан хатын алган һәр кеше үз шәһәрендәге өлкәннәр һәм хөкемчеләр белән бергә билгеле бер вакытта килсен». 15  Асаи́л улы Йонафа́н һәм Тәкъви́ улы Ягъзия́х исә моңа каршы төште, һәм ле́вилеләр Мәшулла́м белән Шабта́й+ аларга булышлык күрсәтте. 16  Ләкин сөргеннән кайткан кешеләр кабул ителгән карар буенча эш итте. Езра рухани һәм үз нәселләре буенча гаилә башлыклары (һәрберсе исеме белән аталган) 10 нчы айның беренче көнендә бу сорауны карап чыгар өчен аерым җыелды. 17  Беренче айның беренче көненә алар чит халыктан үзенә хатын алган һәр кешенең эшен карап чыкты. 18  Шунда руханиларның кайбер уллары чит халыклардан үзләренә хатыннар алган икәнлеге ачыкланды.+ Бу — Яһузада́к улы Йешуаның+ уллары һәм аның туганнары: Маасия́, Илгазә́р, Яри́б һәм Гәдали́. 19  Ләкин алар үз хатыннарын җибәрергә вәгъдә итте. Гаепле булганга, алар үз гаепләре өчен көтүдән сарык тәкәсен корбан итеп китерергә тиеш иде.+ 20  Имме́р+ улларыннан Хәнани́ белән Зәбадия́ булды. 21  Хәри́м+ улларыннан — Маасия, Ильяс, Шемая́, Яһиил һәм Узия́; 22  Фәшху́р+ улларыннан Ильяна́й, Маасия, Исмәгы́йль, Нитани́л, Йозаба́д һәм Илиса́ булды. 23  Ле́вилеләрдән Йозабад, Шимгы́й, Кила́й, ягъни Кәли́т, Фәтхи́, Яһүд һәм Илгазәр булды. 24  Җырчылардан — Ильяшиб; капка сакчыларыннан Шалу́м, Тәли́м һәм Ури́й булды. 25  Исраил халкы арасыннан: Фару́ш+ улларыннан — Рами́, Иззә́й, Малкыя́, Миями́н, Илгаза́р, Малкыя һәм Бинья́һ; 26  Илам+ улларыннан — Маттания́, Зәкәрия́, Яһиил,+ Әбди́, Яраму́т һәм Ильяс; 27  Затту́+ улларыннан — Ильянай, Ильяшиб, Маттания, Ярамут, Зәба́д һәм Әзи́з; 28  Бива́й+ улларыннан — Йәһухәнан, Хәнания́, Зәбба́й һәм Атла́й; 29  Бәни улларыннан — Мәшуллам, Маллу́х, Ада́й, Йашу́б, Шиа́л һәм Раму́т; 30  Фәха́т-моа́б+ улларыннан — Адна́, Кила́л, Биньяһ, Маасия, Маттания, Бисәли́л, Бину́й һәм Манашше́; 31  Хәрим+ улларыннан — Илгазәр, Ишая́х, Малкыя,+ Шемая, Шәми́н, 32  Биньямин, Маллух һәм Шемария́; 33  Хашу́м+ улларыннан — Мәттәна́й, Маттата́, Зәбад, Әлфәли́т, Ирема́й, Манашше һәм Шимгый; 34  Бәни́ улларыннан — Маада́й, Амра́м, Уе́л, 35  Биньяһ, Бәдья́һ, Килуха́й, 36  Вәнья́һ, Мәриму́т, Ильяшиб, 37  Маттания, Мәттәнай һәм Йаса́й; 38  Бинуй улларыннан — Шимгый, 39  Шеламия́, Ната́н, Адай, 40  Мәхнәдба́й, Шаша́й, Шара́й, 41  Әзари́л, Шеламия, Шемария, 42  Шалум, Әмәри́ һәм Йосыф; 43  Нәбу́ улларыннан Яи́л, Маттафия́, Зәбад, Зәби́н, Җәдда́й, Йәи́л һәм Биньяһ булды. 44  Боларның барысы үзләренә чит халыклардан хатыннар алган иде.+ Алар хатыннарын үз уллары белән кайтарып җибәрде.+

Искәрмәләр

Яки «ашханәсенә».