Езра 3:1—13

  • Мәзбәх яңадан төзелә, корбаннар китерелә (1—6)

  • Гыйбадәтханәне торгыза башлыйлар (7–9)

  • Гыйбадәтханәнең нигезе салына (10—13)

3  Җиденче ай+ башлангач, инде үз шәһәрләрендә яшәгән исраиллеләр Иерусалимда бер кешедәй җыелды.  Яһузада́к улы Йешуа́+ башка руханилар белән бергә һәм Шилтии́л+ улы Зәрубабы́л+ үз бертуганнары белән бергә торды да Исраи́л Аллаһысының мәзбәхен* төзеде. Шулай итеп алар, Аллаһы кешесе Мусаның канунында+ язылганча, яндыру корбаннары китерә алды.  Алар, тирә-якта яшәүче халыклардан куркып торса да,+ мәзбәхне элеккеге урынына урнаштырды һәм анда Йәһвәгә яндыру корбаннары — иртәнге һәм кичке яндыру корбаннары китерә башлады.+  Аннары алар, Канунда язылганча, Куыш* кору бәйрәмен үткәрде+ һәм һәр көн, көнгә күпме таләп ителсә, шулкадәр яндыру корбаннары китереп торды.+  Шуннан соң алар даими яндыру корбанын,+ ай башында+ китерелә торган корбаннарны, Йәһвәнең изге бәйрәмнәрендә+ китерелә торган корбаннарны, шулай ук һәр кешенең Йәһвәгә үз ихтыяры буенча биргән ирекле бүләген+ китерде.  Җиденче айның беренче көненнән+ алып алар, Йәһвәнең гыйбадәтханәсенең нигезе әле салынмаган булса да, Йәһвәгә яндыру корбаннары китерә башлады.  Алар таш кисүчеләргә+ һәм башка һөнәрчеләргә+ — акча, ә сидонлылар белән тирлыларга, эрбет бүрәнәләрен китерсеннәр өчен, ризык, эчемлекләр һәм май бирде. Алар бүрәнәләрне Фарсы́ патшасы Кирның рөхсәте белән+ Ливаннан Яфага диңгез буйлап китерде.+  Исраиллеләр Иерусалимдагы Аллаһы йортына килгәннән соң икенче елның икенче аенда Шилтиил улы Зәрубабыл, Яһузадак улы Йешуа, аларның башка бертуганнары, шул исәптән руханилар белән ле́вилеләр һәм Иерусалимга әсирлектән кайткан башка бар кешеләр,+ эшкә кереште. Алар 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ле́вилеләрне Йәһвә йортында алып барылган эшләрне күзәтүчеләр итеп билгеләде.  Шулай итеп, үз уллары белән Йешуа һәм аның бертуганнары, үз уллары белән Яһүд улы Кәдмаи́л, шулай ук үз уллары белән Хәнада́д+ уллары һәм аларның туганнары — ле́вилеләр — бергәләп Аллаһы йортындагы эшләрне башкарган кешеләр өчен күзәтчеләр булып киттеләр. 10  Төзүчеләр Йәһвә гыйбадәтханәсенең нигезен салгач,+ махсус кием кигән руханилар быргылар тотып+ һәм ле́вилеләр — Аса́ф уллары — кимваллар тотып Йәһвәне Исраил патшасы Давыт биргән җитәкчелек буенча мактар өчен торып басты.+ 11  Алар Йәһвәне мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп чиратлашып җырлый башлады:+ «Чөнки ул игелекле; аның Исраилгә карата тугры мәхәббәте мәңгелек».+ Шунда бөтен халык каты тавыш белән кычкыра-кычкыра Йәһвәне мактады, чөнки Йәһвә йортының нигезе салынган иде. 12  Күп кенә руханилар, ле́вилеләр һәм нәсел башлыклары — элекке йортны күргән картлар+ — йорт нигезенең салынуын күргәч, үкереп еларга тотынды, ә башка күп кенә кеше шатланып кычкыра башлады.+ 13  Халык шатлыктан кычкыруны елау тавышыннан аера алмады, чөнки кешеләр шулкадәр нык кычкырды ки, тавыш бик еракта ишетелеп торды.

Искәрмәләр

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «Вакытлы торак».