Езра 4:1—24

  • Гыйбадәтханәне торгызуга каршылык күрсәтелә (1—6)

  • Дошманнар Артаксеркс патшага шикаять яза (7—16)

  • Артаксерксның җавабы (17—22)

  • Төзү эшләре туктатыла (23, 24)

4  Яһүд белән Биньяминның дошманнары,+ сөргеннән кайткан кешеләрнең+ Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең гыйбадәтханәсен төзүләрен ишеткәч,  Зәрубабы́л һәм нәсел башлыклары янына шунда ук килде дә болай диде: «Без дә сезнең белән төзик, чөнки без дә Аллаһыгызга гыйбадәт кылабыз*+ һәм аңа корбаннар китерәбез. Ассирия патшасы Асархәдду́н+ безне монда китергәннән+ бирле шулай эшлибез».  Әмма Зәрубабыл, Йешуа́ һәм Исраилнең башка нәсел башлыклары аларга болай диде: «Сез Аллаһыбызга йорт төземәячәксез.+ Фарсы́ патшасы Кир кушканча, без аны Исраил Аллаһысы Йәһвәгә үзебез төзиячәкбез».+  Шунда тирә-яктагы халык яһүдләрнең рухын төшерә башлады һәм, төзү эшләрен туктатыр өчен, аларның рухын сындырырга тырышты.+  Яһүдләрнең ниятләрен бозар өчен,+ алар Фарсы патшасы Кирның бар көннәрендә, Фарсы патшасы Да́рийның+ идарә итү вакытына кадәр киңәшчеләр яллады.  Ахашверошның хакимлек итүе башында алар Яһүд җирендә һәм Иерусалимда яшәүчеләр өстеннән шикаять язды.  Фарсы патшасы Артаксе́ркс көннәрендә Бишла́м, Митридә́т, Таби́л һәм аның тарафдарлары Артаксеркс патшага хат язды. Алар аны арамей теленә+ тәрҗемә итте дә арамей хәрефләре белән язып куйды.*  * Зур түрә Рәху́м һәм язу эшләрен алып баручы Шимша́й Артаксеркс патшага Иерусалим халкы өстеннән мондый хат язды:  (Бу хат болар тарафыннан язылган: зур түрә Рәхум белән язу эшләрен алып баручы Шимшай һәм аларның башка тарафдарлары, шул исәптән хөкемчеләр, түрәләр, сәркатипләр, Әре́х+ халкы, бабыллылар һәм Шушанда+ яшәүчеләр, ягъни иламлылар,+ 10  шулай ук бөек һәм ихтирамлы Аснафа́р әсирлеккә алып Сама́рия шәһәрләренә күчергән башка халыклар+ һәм бөек елга* аръягындагы бүтән халыклар. 11  Бу — алар аңа җибәргән хатның күчермәсе.) «Артаксеркс патшага хезмәтчеләреңнән — бөек елга аръягы өлкәсендә яшәүче кешеләрдән. 12  Патшага шул билгеле булсын: сез яшәгән җирдән безнең якларга күченгән яһүдләр Иерусалимга килде. Алар фетнәчел һәм явыз шәһәрне яңадан торгызалар, алар стеналарны инде торгызып бетереп киләләр+ һәм шәһәрнең нигезләрен төзәтәләр. 13  Патша шуны белсен: бу шәһәр торгызылса һәм аның стеналары төзеп бетерелсә, алар ясак,+ пошлина һәм салым түләмәячәк. Нәтиҗәдә, патша хәзинәләре зыян күрәчәк. 14  Без патша сараеннан тоз ашаганга,* патшаның мәнфәгатьләренә зыян китерелүен күреп тә дәшми калу дөрес булмас дип саныйбыз. Шуңа күрә, бу хәлне патшага җиткерергә теләп, хат җибәрәбез. 15  Моны без ата-бабаларыгызның язмалар китабы+ буенча тикшерү үткәрелсен өчен эшләдек. Язмалар китабыннан сез шуны күрерсез һәм белерсез: бу шәһәр фетнәчел, патшалар белән өлкәләргә зыян китерә, һәм анда борынгы заманнардан чуалыш күтәрүче кешеләр яши. Шуңа күрә ул шәһәр җимерелгән булган да.+ 16  Патшага шул мәгълүм булсын: бу шәһәр торгызылса һәм аның стеналары төзеп бетерелсә, сез бөек елга аръягы+ өлкәсе өстеннән хакимлегегезне югалтачаксыз». 17  Патша зур түрә Рәхумга, язу эшләрен алып баручы Шимшайга, аларның Сама́риядә дә, бөек елга аръягының калган өлешендә дә яшәүче башка тарафдарларына мондый хат җибәрде: «Тынычлык сезгә! 18  Безгә җибәрелгән рәсми хатыгыз минем алдымда ачык итеп укылды.* 19  Боерыгым буенча тикшерү үткәрелде, һәм шул ачыкланды: бу шәһәр күптән патшаларга каршы чыга, фетнә чыгара һәм баш күтәрә икән.+ 20  Иерусалимда бөек елга аръягындагы бөтен өлкә белән идарә иткән көчле патшалар булган, һәм аларга ясак, пошлина һәм салым түләгәннәр. 21  Мин боерык чыгарганчы, шәһәр торгызылмасын. Моның өчен бу кешеләргә эшләрен туктатырга кушыгыз. 22  Карагыз аны, патша мәнфәгатьләренә бүтән зыян килмәсен өчен,+ бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмагыз». 23  Рәхум, язу эшләрен алып баручы Шимшай һәм аларның тарафдарлары алдында патша Артаксерксның рәсми хатының күчермәсе укылгач, алар шунда ук Иерусалимга яһүдләр янына китте һәм көч кулланып аларны туктатты. 24  Шунда Иерусалимдагы Аллаһы йортында алып барылган эш тукталды һәм Фарсы патшасы Да́рий хакимлегенең икенче елына кадәр дәвам ителмәде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Аллаһыгызны эзлибез».
Я, бәлки, «аны арамей телендә язды һәм аннары тәрҗемә итте».
Ез 4:8—6:18 арам. телендә язылган булган.
Яки «Евфрат».
Яки «хезмәт хакын алабыз».
Я, бәлки, «тәрҗемә ителеп укылды».