Езра 7:1—28

  • Езра Иерусалимга килә (1—10)

  • Артаксерксның Езрага биргән хаты (11—26)

  • Езра Йәһвәне данлый (27, 28)

7  Бу вакыйгалардан соң, Фарсы́ патшасы Артаксерксның+ хакимлек итүе вакытында Езра́*+ Бабылдан кайтты. Ул Азария́ улы Сирайның+ улы иде. Азария Хилкыяның,+  Хилкыя́ Шалумның, Шалу́м Садыйкның, Сады́йк Әхитубның,  Әхиту́б Әмәринең, Әмәри́ Азариянең,+ Азария Мирәятнең,  Мирәя́т Зирәхиянең, Зирәхия́ Уззиның, Уззи́ Бактиның,  Бакти́ Абишуйның, Абишу́й Пинхәснең,+ Пинхә́с Илгазарның,+ Илгаза́р баш рухани Һарунның+ улы иде.  Шул Езра Бабылдан килде. Ул күчереп язучы һәм Исраи́л Аллаһысы Йәһвә биргән Муса канунын яхшы белүче* иде.+ Езрага Аллаһысы Йәһвә ярдәм иткәнгә, патша аңа сораган һәрбер нәрсәсен бирде.  Исраиллеләрнең һәм руханиларның кайберләре, ле́вилеләр,+ җырчылар,+ капка сакчылары+ һәм гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ Артаксе́ркс патшаның идарә итүенең җиденче елында Иерусалимга китте.  Езра Иерусалимга бишенче айда, патшаның идарә итүенең җиденче елында килде.  Беренче айның беренче көнендә ул Бабылдан чыгып китте һәм Иерусалимга бишенче айның беренче көнендә барып җитте, чөнки аңа Аллаһысы ярдәм итте.+ 10  Езра Йәһвә Кануныннан киңәш эзләр өчен, Канун буенча эш итәр өчен,+ шулай ук андагы кагыйдәләргә һәм хөкем карарларына Исраилдә өйрәтер өчен+ үз йөрәген әзерләде.* 11  Йәһвәнең әмерләрен һәм аның Исраилгә биргән күрсәтмәләрен оста белүче,* рухани һәм күчереп язучы Езрага Артаксеркс патша биргән хатның күчермәсе шул: 12  * «Патшаларның патшасы Артаксеркс+ күкләр Аллаһысының Канунын күчереп язучы, рухани Езрага: „Тынычлыгың мул булсын. 13  Мин мондый боерык бирәм: патшалыгымда Исраил халкыннан булган һәркем, аларның руханилары һәм ле́вилеләр синең белән бергә Иерусалимга барырга теләсә, барсын.+ 14  Чөнки патша һәм аның җиде киңәшчесе сине тикшерү үткәрергә җибәрә: Аллаһыңның үзеңдә булган Кануны Яһүдтә һәм Иерусалимда үтәләме, юкмы икәнен тикшер. 15  Патша белән аның киңәшчеләре яшәү урыны Иерусалимда урнашкан Исраилнең Аллаһысына бүләк итеп биргән көмеш белән алтынны, 16  үзең бар Бабы́л өлкәсеннән алган бөтен көмеш белән алтынны, шулай ук халык һәм руханилар Иерусалимдагы үз Аллаһылары йортына биргән бүләкләрне ал.+ 17  Шул акчага шунда ук үгезләр,+ сарык тәкәләре,+ сарык бәтиләре+ һәм икмәк бүләге+ белән шәраб бүләге+ өчен бар кирәклесен сатып ал. Боларны Иерусалимдагы Аллаһың йортындагы мәзбәхтә корбанга китер. 18  Калган көмеш һәм алтын белән син, шулай ук туганнарың нәрсә яхшы дип тапсагыз, Аллаһың ихтыяры буенча шуны эшләгез. 19  Үзеңә бирелгән һәм Аллаһың йортында гыйбадәт кылу өчен кулланылган бар савытларны Иерусалимга Аллаһы алдына китер.+ 20  Аллаһың йорты өчен башка берәр нәрсә таләп ителсә, аны патша казнасыннан ал.+ 21  Мин, Артаксеркс патша, бөек елга* аръягы өлкәсендәге бар казначыларга мондый боерык бирәм: сездән рухани һәм күкләр Аллаһысы Канунын күчереп язучы Езра+ нәрсә генә сораса да, аны аңа шунда ук бирегез. 22  Аңа 100 талантка* кадәр көмеш, 100 корга* кадәр бодай, 100 батка* кадәр шәраб,+ 100 батка кадәр май+ һәм күпме теләсә шулкадәр тоз+ бирегез. 23  Аллаһы патшаның патшалыгына һәм аның улларына ярсымасын өчен,+ күкләр Аллаһысы йорты өчен күкләр Аллаһысы таләп иткән һәрнәрсә ашкыну белән башкарылсын.+ 24  Сезгә тагын шул билгеле булсын: руханилар, ле́вилеләр, музыкантлар,+ капка сакчылары, гыйбадәтханә хезмәтчеләре+ һәм Аллаһы йортындагы башка эшчеләрнең берсеннән дә бернинди ясак,+ пошлина һәм салым алырга рөхсәт ителми. 25  Син, Езра, Аллаһың үзеңә биргән зирәклекне кулланып идарәчеләр һәм хөкем итүчеләр билгеләп куй. Алар бөек елга аръягы өлкәсендәге бар халыкны, Аллаһың кануннарын белгән һәркемне хөкем итсен. Кануннарны белмәгән һәркемне өйрәтегез.+ 26  Аллаһың Канунын һәм патша канунын тотмаган һәркем — аңа үлем җәзасы бирелепме, сөргенгә җибәрелепме, берәр штраф түләтепме я төрмәгә утыртылыпмы — шунда ук хөкемгә тартылсын“». 27  Иерусалимдагы Йәһвәнең йортын бизәү уен патша йөрәгенә салган ата-бабаларыбызның Аллаһысы Йәһвә данлансын!+ 28  Аллаһы патша, аның киңәшчеләре+ һәм патшаның бар куәтле мирзалары алдында миңа карата тугры мәхәббәт күрсәтте.+ Мин кыю булып киттем,* чөнки Аллаһым Йәһвә миңа ярдәм итеп торды. Һәм мин, үзем белән барсыннар өчен, Исраилнең җитәкче ир-атларын җыйдым.

Искәрмәләр

Мәгъ. «ярдәм».
Яки «оста күчереп язучы; канунчы».
Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Яки «үз йөрәгендә тәвәккәл булды».
Яки «сүзләрне күчереп язучы».
Ез 7:12—7:26 арам. телендә язылган булган.
Яки «Евфрат».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Бер бат — 22 л. Ә14 кушымт. к.
Бер кор — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «үземне ныгыттым».