Езра 8:1—36

  • Езра белән кайтканнарның исемлеге (1—14)

  • Сәяхәткә әзерләнү (15—30)

  • Бабылдан Иерусалимга килү (31—36)

8  Нәсел башлыклары һәм Артаксе́ркс патшаның хакимлек итүе вакытында+ минем белән Бабылдан чыккан кешеләрнең шәҗәрәләре мондый:  Пинхә́с+ улларыннан Гирсә́м, Итама́р+ улларыннан Дания́л, Давыт улларыннан Хәттү́ш;  Шәхәния́ улларыннан, әйе, Фару́ш улларыннан Зәкәрия́ һәм аның белән шәҗәрә буенча 150 ир-ат;  Фәха́т-моа́б+ улларыннан Зирәхиянең улы Ильяһна́й һәм аның белән 200 ир-ат;  Затту́+ улларыннан Яхәзиилнең улы Шәхәния һәм аның белән 300 ир-ат;  Ади́н+ улларыннан Йонафанның улы Әбә́д һәм аның белән 50 ир-ат;  Ила́м+ улларыннан Аталиянең улы Яша́й һәм аның белән 70 ир-ат;  Шәфәта́й+ улларыннан Микаилның улы Зәбадия́ һәм аның белән 80 ир-ат;  Йоһа́б улларыннан Яһиилнең улы Абадия́ һәм аның белән 218 ир-ат; 10  Бәни́ улларыннан Йосыфиянең улы Шелами́т һәм аның белән 160 ир-ат; 11  Бива́й+ улларыннан Бивайның улы Зәкәрия һәм аның белән 28 ир-ат; 12  Әзга́т+ улларыннан Хакатанның улы Йохана́н һәм аның белән 110 ир-ат; 13  соңгы булып килгән Адоника́м+ уллары: Әлфәли́т, Яи́л, Шемая́ һәм алар белән 60 ир-ат; 14  Биква́й+ улларыннан Ута́й, Зәббу́д һәм алар белән 70 ир-ат. 15  Мин аларны Аһавага+ таба аккан елга янында җыйдым, һәм без анда чатырлар корып өч көн тордык. Халыкны һәм руханиларны тикшергәч, мин араларында бер ле́вилене дә тапмадым. 16  Шуңа күрә мин җитәкче ир-атлар Илгазә́р, Әрии́л, Шемая, Илната́н, Яри́б, Илнатан, Ната́н, Зәкәрия һәм Мәшулламны, шулай ук нәсыйхәтчеләр Йоари́б белән Илнатанны чакырттым. 17  Шуннан соң мин аларга Касифия́ дигән урынның җитәкчесе Иддо́ турында әмер бирдем. Аларга Иддо белән аның туганнарына — Касифиядә яшәүче гыйбадәтханә хезмәтчеләренә* — Аллаһыбыз йорты өчен хезмәтчеләр китерсеннәр дип әйтергә куштым. 18  Аллаһы безгә булышканга, алар Исраи́л улы Ле́винең оныгы Маһли́+ улларыннан Шәрибия́+ исемле бер акыллы кешене һәм аның уллары белән туганнарын китерде. Барысы 18 кеше булды. 19  Шулай ук Хәшәбине, мерарилылардан+ Яшайны, аның туганнарын һәм аларның улларын китерде. Барысы 20 кеше булды. 20  Шулай ук исеме белән аталган 220 гыйбадәтханә хезмәтчесе* булды. Гыйбадәтханә хезмәтчеләрен Давыт һәм мирзалар ле́вилеләргә хезмәт күрсәтү өчен билгеләгән. 21  Шунда мин, үзебезне Аллаһыбыз алдында басынкыландырыр өчен һәм аңардан үзебезне, балаларыбызны һәм бар мөлкәтебезне юлыбызда саклап торуын сорар өчен, Аһава́ елгасы янында ураза игълан иттем. 22  Мин патшадан безне юлда сакласыннар дип сугышчылар һәм җайдаклар сорарга оялдым, чөнки без патшага: «Аллаһы үзен эзләүче һәркемгә булышып тора,+ ләкин үзен калдыручы һәркемгә аның көчле ачуы чыга»+,— дигән идек. 23  Шул сәбәпле без ураза тоттык һәм Аллаһыбыздан җитәкчелек сорадык, һәм ул ялваруыбызны ишетте.+ 24  Мин руханиларның унике башлыгын — Шәрибия белән Хәшәбине+ һәм аларның ун туганын аерып куйдым. 25  Аннары мин аларга патша, аның киңәшчеләре белән мирзалары һәм андагы бөтен исраиллеләр Аллаһыбыз йорты өчен бүләк иткән көмешне, алтынны һәм кирәк-ярак әйберләрне үлчәп бирдем.+ 26  Шулай итеп мин үлчәдем дә аларның кулларына 650 талант* көмеш, бәясе 2 талант булган 100 көмеш кирәк-ярак әйбер, 100 талант алтын, 27  бәясе 1 000 да́рик* булган 20 кечкенә алтын касә, алтын кебек бәяләнгән уттай кызыл саф бакырдан ясалган 2 кирәк-ярак әйбер тапшырдым. 28  Шунда мин аларга болай дидем: «Сез Йәһвә өчен изге,+ шушы кирәк-ярак әйберләр дә изге. Бу көмеш белән алтын — ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвәгә китерелгән ирекле бүләкләр. 29  Бу әйберләрне Иерусалимдагы Йәһвә йортының бүлмәләренә* китереп руханиларның һәм ле́вилеләрнең башлыклары, шулай ук Исраилнең нәсел башлыклары* алдында үлчәгәнче,+ аларны игътибар белән саклап торыгыз». 30  Иерусалимдагы Аллаһыбыз йортына алып китәр өчен, руханилар белән ле́вилеләр үлчәп бирелгән шул көмеш белән алтынны һәм кирәк-ярак әйберләрне алды. 31  Ахыр чиктә без беренче айның+ 12 нче көнендә Аһава+ елгасы яныннан Иерусалимга таба юлга чыктык. Аллаһыбыз безгә булышып торды. Ул безне дошман кулыннан һәм яшерен урыннардан һөҗүм итүче кешеләрдән коткарып торды. 32  Шулай итеп без Иерусалимга барып җиттек+ һәм анда өч көн булдык. 33  Дүртенче көнне без Аллаһыбыз йортында көмеш белән алтынны һәм кирәк-ярак әйберләрне үлчәдек+ тә Урийә́һ улы Мәриму́т+ руханига тапшырдык. Аның белән бергә Пинхәс улы Илгазар һәм ле́вилеләр Йешуа́ улы Йозаба́д+ белән Бину́й+ улы Нуа́д булды. 34  Барысын санадылар, үлчәделәр һәм әйберләрнең гомуми авырлыгын язып куйдылар. 35  Сөргендә булган кешеләр әсирлектән кайтканнан соң Исраил Аллаһысына яндыру корбаны итеп бөтен Исраил өчен 12 үгез+ китерде, алар шулай ук 96 сарык тәкәсе,+ 77 яшь сарык тәкәсе һәм гөнаһ йолу корбаны итеп 12 кәҗә тәкәсе+ китерделәр. Моның барысы Йәһвәгә яндыру корбаны иде.+ 36  Аннары без патша сатрапларына* һәм бөек елга* аръягы+ өлкәсе идарәчеләренә патша боерыкларын+ җиткердек, һәм алар халыкка һәм Аллаһы йортына булышлык күрсәтте.+

Искәрмәләр

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Дарик — фарсыларның алтын тәңкәсе. Ә14 кушымт. к.
Яки «ашханәләренә».
Яки «мирзалары».
Бу титулның мәгъ. «патшалык яклаучысы». Бу урында Фарсы империясендәге өлкә идарәчеләренә карата кулланыла.
Яки «Евфрат».