Езра 9:1—15

  • Исраиллеләрнең катнаш никахлары (1—4)

  • Езраның дога кылуы (5—15)

9  Шул вакыйгалардан соң минем яныма мирзалар килде һәм болай диде: «Исраи́л халкы һәм руханилар белән ле́вилеләр үзләрен башка җирдәге халыклардан һәм аларның җирәнгеч эшләреннән+ — кәнганлылар, хитлеләр, пәризлеләр, йәвүслеләр, амунлылар, моаблылар, мисырлылар+ һәм аморлылар+ эшләреннән аермады.  Алар үзләренә һәм үз улларына хатынлыкка аларның кызларын алды.+ Алар, изге нәсел,*+ тирә-якта яшәүче халыкларга кушылды.+ Бу тугрылыксызлыкта иң гаепле кешеләр мирзалар белән түрәләр булды».  Бу сүзләрне ишетү белән мин өс киемемне һәм эчке күлмәгемне ертып җибәрдем, башымдагы чәчләрне һәм сакалымны йолкый башладым һәм тирән борчылу кичереп утырдым.  Кичке икмәк бүләге+ китерү вакытына кадәр шул хәлдә калдым. Шул арада минем яныма Исраил Аллаһысы сүзләрен олылаучы һәр кеше җыелды. Сәбәбе — сөргеннән кайткан кешеләрнең тугрылыксызлыгы иде.  Үземне шулай итеп басынкыландырганнан соң кичке икмәк бүләге+ китерү вакытында мин торып бастым. Өс киемем һәм эчке күлмәгем ертык иде. Мин тезләндем һәм Аллаһым Йәһвәгә таба кулларымны суздым.  Мин болай дип әйттем: «И Аллаһым, сиңа таба йөземне күтәрергә оялам, уңайсыз миңа. И Ходаем, гөнаһларыбыз баштан ашты, гаебебез күкләргә кадәр күтәрелде.+  Ата-бабаларыбыз яшәгән вакыттан алып бу көнгә кадәр өстебездә бик зур гаеп ята.+ Гөнаһларыбыз аркасында без үзебез дә, патшаларыбыз белән руханиларыбыз да тирә-якта яшәүче халыкларның кулына тапшырылдык, кылычка,+ әсирлеккә,+ талауга+ һәм хурлыкка дучар булдык. Бу хәл әле дә шулай кала.+  Әмма Аллаһыбыз Йәһвә безгә кыска вакытка илтифат күрсәтте. И Аллаһыбыз, күзләребез балкып китсен өчен һәм без коллыкта бераз тереләнсен өчен, син калган халкыбызны кайтардың һәм изге урыныңда безгә имин урын* бирдең.+  Без коллар булсак та,+ Аллаһыбыз безне коллыкта ташлап калдырмады. Фарсы́ патшалары алдында ул безгә тугры мәхәббәтен күрсәтте.+ Ул моны, без тереләнеп Аллаһыбыз йортын төзесен өчен,+ аның җимерекләрен яңадан торгызсын өчен, шулай ук безгә Яһүдтә һәм Иерусалимда таш стена* бирер өчен башкарды. 10  Ә хәзер, и Аллаһыбыз, бу вакыйгалардан соң нәрсә әйтик инде? Без бит әмерләреңне тотмадык. 11  Син аларны безгә үз хезмәтчеләрең — пәйгамбәрләрең аша бирдең һәм болай дидең: „Сез биләп алырга барган җир нәҗес, чөнки бу җирдә яшәүче халыклар нәҗес һәм алар аны үз шакшылыгы белән һәм җирәнгеч эшләре белән бер читеннән икенче читенә кадәр тутырды.+ 12  Шуңа күрә үз кызларыгызны аларның улларына хатынлыкка бирмәгез һәм аларның кызларын үз улларыгыз өчен алмагыз.+ Көчле булыр өчен, бу җирнең иң яхшы җимешләрен ашар өчен һәм аны улларыгызга мәңгегә мирас итеп тапшырыр өчен, аларның тыныч һәм рәхәтләнеп яшәвенә беркайчан да өлеш кертмәгез“.+ 13  Явыз эшләребез һәм зур гаебебез аркасында башыбызга төшкән боларның барысыннан соң — син бит, и Аллаһыбыз, гөнаһларыбыз буенча эш итмәдең+ һәм мондагы кешеләргә котылырга рөхсәт иттең+ 14  әллә без әмерләреңне яңадан бозып һәм бу җирәнгеч нәрсәләрне кылып торган халыклар белән никах килешүләре төзеп яшәрбезме?+ Әллә ачуың ялкынланып, син, бернинди калдык я беркемне исән калдырмыйча, безне тулысынча юк итмәссеңме? 15  И Исраил Аллаһысы Йәһвә, син гадел,*+ чөнки без калдык буларак бу көнгә кадәр исән. Гаебебез аркасында беребезнең дә синең алдыңда торырга хокукыбыз булмаса да, без гаепле булып синең каршыңда торабыз».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «казык».
Яки «яклау стенасын».
Яки «тәкъва».